16+

103 елдан соң, туганнарны эзләдем

Мин өч ел рәттән Төркиягә барып, 103 ел элек югалган туганнарымны эзләп тапмакчы булдым...

103 елдан соң, туганнарны эзләдем

Мин өч ел рәттән Төркиягә барып, 103 ел элек югалган туганнарымны эзләп тапмакчы булдым...

...Мәктәптә укыганда, әтигә ияреп, маллар фермасына  каравыл торырга бара идем. Анда электр уты төн буена янып чыкса да, сүз әйтүче юк. Колхоз эшеннән арып кайткан әти, юеш аркасы җылы мичкә тию белән, йокыга тала. Миңа исә үз җаем белән бер-ике тапкыр малларга күз салып чыгарга туры килүне исәпкә алмаганда, каравыл өендә җан рәхәте. Төн ката китап укып чыкканга әтинең генә эче пошкан чаклар була.          
- Ни нәрсәсен табасың инде шул китапның? 
- Кызык бит. Сугыш турында...                                                                                            
- Юкны сөйләмә. Сугышның кызыгы булмый. Ходай күрсәтмәсен... 

Бераз тын гына ятканнан соң, әти яңадан кызыксына:                                                     
- Кем язган инде ул китапны?                                                                                                 
- Нәби Дәүли. “Яшәү белән үлем арасында” дип атала. Сугышта күргәннәрен язган... 
– Сүзләремне раслар өчен китапның бер урыныннан өзек укып күрсәтәм. Язучының әсирлектә калып, фашист концлагерында күргәннәрен әти тыныч кына тыңлый алмый. Күзләрендә яшь ялтырап китә.   

 - Каян белеп язган? Минем баштан үткән хәлләр бит болар! Миңа мавыктыргыч булып тоелган хәлләрне сугышның бар ачысын үз җилкәсендә татыган, фашист концлагерының нинди икәнлеген бик яхшы хәтерләгән кеше үзенчә кабул итә бугай.  

Китап нигә күмелгән? 
Мин ул вакытта сигезенче сыйныфта укый идем. Сан саен булмаса да, айга берничә тапкыр район гәҗитендә мәкаләләрем басыла. Кирәк бит: Җиңү бәйрәме алдыннан әтинең сугышта күргәннәре турында язма басылып чыкты. И сөендем бу хәлгә, и сөендем. Әтигә генә шатлык китермәде ул. Нәрсәдәндер шикләнеп тә калды бугай. Сугыштан тагып кайткан орден-медальләре дистәдән артык булса да, Сталинның әсирлектә булганнарга мөнәсәбәте күңелендә сакланган иде булса кирәк. Шулай да, бер көнне каравыл өендә янә нидер язып утыруымны күргәч, түзмәде:   

- Кулың бик кычыта икән, ачлык елларындагы гыйбрәтләрне яз! - ди.- Ачлыктан көн саен кешеләр үлә. Өйдәгеләр кая да булса китү турында сөйләшә. Кайчандыр Бохарада укыган дәү әтинең Төркиядә танышлары да бар икән...                                                           

Шуннан башланды... Әти сөйли тора, мин язам. Баштарак искә төшерерлек итеп, кыскача эчтәлеген теркәп куям. Аннары амбар кенәгәсенә күчерәм.  Үземә дә кызык: ничек итеп бар акчаларын караклардан урлатып, әллә-нинди маҗаралар аша Үзбәкстан якларына барып җитүләре, юлда чакта бер-бер артлы чирләп интегүләре кинодагы сыман күз алдына килә. Ташкентка җитәрәк минем булачак әтием, ул вакытта сигез яшьлек үсмер тиф белән чирләп, сырхауханәдән... моргка эләгә. Салкын подвалда кинәт аңына килеп елап ятканда, аны очраклы рәвештә генә шунда эшләүче урыс агае кызганып, өенә алып кайта... Өйдәгеләр белән бергә көн саен чатка карап чукынырга теләмичә, аннан да китәргә туры килә...Сигез яшьлек малайның биш елга якын җәяүләп авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә күчә-күчә, туган авылына җәяүләп кайтуы, әллә-ничә тапкыр ятимнәр йортына эләгеп күргән газаплары бер амбар кенәгәсенә генә дә сыймады. Берничә кенәгәне тегәрҗеп белән берләштереп, шактый күләмле китап килеп чыкты.                                                                                                              

Язылганны  кемгә дә булса күрсәтергә кирәк иде. Район газетасында эшләүче Абдулла агай Бикмәмәтов (урыны җәннәттә булсын) - тәҗрибәле журналист. Авылга килгәнен туры китереп, китапны аңа тапшырдым. Бер ай үтте, ике, өч ай... Шалтыратып та карыйм. Ярар, ярардан ары китеп булмый. Ниһаять, “Отчет-сайлау җыелышына сезгә барасым бар. Шунда күрешербез” - дигән сөенечле хәбәрен алдым. Җыелыш беткәнче көттем. Абдулла агайның кәефе кырылган чак иде бугай:    

- Әтиең кайда эшли? 
- Фермада... Җәен көтүдә...
- Мә, ал талмутыңны! Йөрмә мине аптыратып! Көтүче малаеннан нинди язучы чыксын!                                                           
Яңгырлы кич иде. Каравыл йортында бер үзем. Абдулла агайның сүзләре колак төбендә озак яңгырады. Китапны берничә кат гәҗиткә төреп, баз казып күмгәч кенә тынычландым... 

Син безнеке түгелме?
Бу турыда беркайчан сүз кузгатмаса да, әтинең күзләрендәге сагышны һәрчак тоеп яшәдем. Төркиягә китеп югалган әти-әнисен, туганнарын соңгы көненә кадәр ниндидер өмет белән сагынып яшәде ул. Беренче тапкыр инфаркт кичергәч тә, янына җыелыштык. Тыйнак кеше иде. Уңайсызланып кына “Әниегез юкка борчыды. Үлмим әле мин”, - диде. Янында озак утырдым. Сизеп торам, нидер әйтәсе килә, тик дәшми. Шактый вакыттан соң, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: 

 - Сигез кешенең берсе булса да, исәндер бит инде?... Ул чакларда тормыш мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килеп, бу турыда уйларга вакыт та калмагандыр, күрәсең. Улым Илдарның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Матбугат хезмәтендә эшләгән чоры. Ул вакытта Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән Үзбәкстанда узган Халыкара симпозиумда катнашып кайткач, сүз иярә сүз чыгып, Төркия делегациясе составындагы берәүнең фамилиясе безнекенә охшаш булуы турында турында әйтеп куйды. “Узган гасырда ук Болгардан күчеп киткәннәр икән”, - ди. Кызганыч, аңа туганнарымның  Төркиядә булырга мөмкин икәнлекләре турында алданрак сөйлисе калган... Янә әтинең сүзләре хәтергә төште. Алар миңа әйтелгән васыять икән бит! 

Теләк булганда, мөмкинлек табыла икән. Ходайга шөкер, соңлабрак булса да, өч ел рәттән Төркиягә барып, нәсел җепләрен барлап йөри алдым. Билгеле, 103 елдан соң, туганнарны эзләп табу - җиңел генә икән дип әйтә алмыйм. Әмма, таптым! Ә иң сөенечлесе, әлеге хәлләр турында “Күмелгән китап” дигән романым язылып бетеп ята...             



 

Камил Сагъдәтшин
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading