9 нчы сыйныфны тәмамлаган егет шәһәрдә бодай үстерә.
Эш көтә, ә авылга кайтырга теләүче яшьләр юк. Бу сүзләрне бик еш ишетәбез. Хезмәт базарында вазгыять һәрвакыт киеренке. Аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Аграр югары уку йортларын тәмамлаучылар да хәлне коткарып кала алмый – эш бирүчеләр яшьләрнең һөнәр буенча эшләргә теләмәүләренә зарлана.
Искәрмәләр була. Буада яшәүче 16 яшьлек Ислам Хисаметдинов менә балачактан үсемлекчелек белән мавыга. Аның киләчәккә планнары зурдан: 11 сыйныфны тәмамлап, Казан аграр университетына укырга керергә, агроном булырга һәм туган районына эшкә кайтырга.
Ислам шәһәрдә үссә дә, кечкенәдән эшнең тәмен белеп үсскән. Кырык-Садак авылында яшәүче әби-бабайларына ялга кайткан вакытта печәнгә дә барган, мал-туар карарга да ярдәм иткән. Нәкъ шул вакытта шәһәр егетенә авыл җене кагылган да инде. Яшь агрономның әти-әнисе авыл хуҗалыгыннан ерак кешеләр. Әтисе Илдар – энергетика өлкәсендә эшли, ә әнисе Рәзина – Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортының директоры. Исламга авыл хуҗалыгы белән кызыксыну әнисенең икетуган абыйсы Айраттан күчкән.
– Абыйның хуҗалыгы зур. 1 мең гектарга якын чәчү җирләре бар. Хәзер инде абый белән урып-җыю, чәчү эшләренә дә йөрим. Кырда йөрергә яратам. Шәһәрдәге ыгы-зыгы түгел инде. Иксе-чиксез кыр, син берүзең, үзеңнең уйларың белән... Кырга чыккач, ял итеп кайткан кебек булам. Кешеләр барыбер кайчан булса да авылга кайтачаклар, чөнки ашарга кирәк. Ә авыл ашата да, эчертә дә, дәвалый да. Мин шуны аңлап алдым. Беркая да китәсе килми. Укып бетергәч тә үз районыма кайтасым килә, – ди Ислам.
“Ашлама керткән бодайларның башаклары зуррак, уңышы да яхшырак иде”
Үсемлекләрне өйрәнүгә Ислам җитди карый. Махсус китаплар укып, үсемлекләрне теоретик яктан гына түгел, практик яктан да, төрле тәҗрибәләр куеп тикшереп карый. Быел ул бодай үсешенә ашламаларның йогынтысын өйрәнгән. Шәһәр җирендә дә бодай чәчәргә урын табылган. Бодайларны икегә аерып, Ислам, берсенә ашлама керткән.
– Авылда булганда абый гел ашлама кертергә кирәк, дип әйтә иде. “Ник кирәк соң ул ашлама?” – дип уйландым. Менә шулай итеп бодай чәчәп карарга булдым. Ашлама керткән бодайларның башаклары зуррак, уңышы да яхшырак иде. Үзем белгәннәрдән чыгып, ике тапкыр “Азофоска” (азот, форфор, калийлы ашлама) керттем. Мин әле чын агроном түгел, артык белеп бетермим. Әмма ашламаның нәтиҗәлелеген күрдем. Рапс та үстереп карадым. 17 сентябрь чәчкән идем, бик яхшы үсте. Кышны да әйбәт кенә чыкты, – ди яшь агроном.
Хыяллар зурдан: министр буласы килә!
16 яшьлек Ислам Хисаметдиновның тагын бер шөгыле – умартачылык. Исламның абыйсы Айрат 5 ел умартачылык белән шөгыльләнә. Нәкъ менә ул Исламга бу эштә үзен сынап карарга тәкъдим иткән.
– 7-8 оя гына умартабыз бар. Үзебез өчен генә асрыйбыз. Кортлардан бер дә курыкмыйм, алар тими бит. Умарта карау өчен махсус кием дә бар. Чаксалар, бераз авырта да бетә. Анысы да файдалы бит аның, – ди ул.
Ислам Хисаметдинов – Республика Аграр яшьләр берләшмәсе әгъзасы. “Школьник в деревне” телеграмм-каналын да актив алып бара. Һәркөн язылучылары белән авыл тормышы турында видеолар белән уртаклаша. Быел Ислам яшьләр арасында авыл хуҗалыгын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Яшь фермер мәктәбе» мәгариф проектын тәкъдим иткән. Ул мастер-класслар һәм белем бирү лекцияләре үткәрү яшьтәшләрендә авыл хуҗалыгы белән кызыксыну уятыр дип өметләнә. Проектны гамәлгә ашыру өчен егет 450 мең сумлык грант откан. Актив яшьләр турында хакимият вәкилләре дә хәбәрдар. Быел Ислам Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров белән бергә “Агроволга” күргәзмәсендә дә кунак булды.
– Аграр берләшмә җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина минем хыяллымны чынга ашырды. Авыл хуҗалыгы министры белән бер көн үткәрә алдым. Минем өчен бу зур дәрәҗә! Марат Азатович: “Яраткан эшеңне эшлә, белем ал, калганын булдырасың”, – диде. Бу сүзләр мине тагын да ныграк канатландырды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булу – хыял инде ул, – ди Ислам.
Шәһәр җирендә шундый авыл җанлы бала үсүе үзе бер могҗиза. Исламның әнисе Рәзинә ханым: “Без башкала турында хыялланабыз, ә Ислам беркайда да китмим, ди”, – дип еламаеп куйды.
– Әтисе энергетика өлкәсе буенча үсеш алырга кыстады, мин: “Табиб булмыйсыңмы?” – дип әйтеп карадым. “Юк, авылга кайтам”, – ди. Фикере үзгәрер әле дигән идек. Әмма ул сүзендә нык торды. Әлбәттә, без аның мавыгуларын хуплап торабыз. Авыл тормышына битараф булмаган яшьләр хәзер бик аз. Әгәр Ислам үз урынын авылда таба икән, без аның өчен шат кына булачакбыз. Ул кечкенәдән эшләп үсте. Аның югалып калмаячагына ышанам, – ди Рәзинә ханым.
Бу гаилә белән әңгәмә корганнан соң бер генә теләктә калам: Исламның хыяллары тормышка ашсын иде. Киләчәк Ислам кебек тырыш, авыл җанлы яшьләрнең кулына калачак бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар