Яшел Үзән районында 3D-принтер ярдәмендә йортлар төзиләр. Анда яшәп буламы икән, салкын түгелме? Җавап эзләп, Кызыл Яр авылына юл тоттык.
Хәзерге вакытта 3D-өйләрнең бишесен бастырганнар. Тиздән аларның саны 34кә җитәргә тиеш, ахыр чиктә бу җирлек зур гына бер бистәгә әвереләчәк.
Заманча технология белән эшләнгән өйләр кирпеч яисә агач бинадан яхшырак та икән әле
Моның турында әлеге проектны тормышка ашыручы төзелеш оешмасы җитәкчесе Владислав Булацкий әйтте. Аның фикеренчә, шушы заманча технология белән эшләнгән йорт кирпеч яисә агачныкыннан бер дә ким түгел, хәтта, кайбер сыйфатлары буенча яхшырак та санала икән әле. “Нәрсәсе белән башка биналардан аерыла соң ул?” – дип, шунда ук кызыксындырган сорауны да биреп куйдым.
– Беренчедән, тизлек белән – принтер ярдәмендә йортлар 22 көн эчендә төзелә. Икенчедән, кешедән аермалы буларак, эш барышында җиһаз бернинди дә хата ясамый, бу бик мөһим фактор. Ә инде өченчедән, бу проект – яңа, кызыклы, заманча. Өйнең стеналарына салына торган пенобетонның калынлыгы 40 сантиметр, җылыны күпкә яхшырак саклый, монда, хәтта, радиатор да булмаячак бит. Без мондагы эшкә бик зур игътибар бирәбез, чөнки әлеге йортларда үзебез дә, туганнарыбыз да яшәргә планлаштыра, – диде Владислав Булацкий.
– Ә 3D-принтер ярдәмендә өй төзү идеясе ничек килде?
– Хатын белән үзебезгә йорт эзләгән идек. Шунда бер фактка тап булдык: әгәр коттедж бистәсе әйбәт икән, юлында асфальт, яшәү шартлары яхшы булса, андагы өйнең бәясе 10 миллион сумнан артып китә. Андый акча күп кешедә юк, аның бәясе Казандагы бер яисә ике бүлмәле фатирныкы кебек булырга тиеш. Ә без шушы бистәдә заманча яшәү шартлары тудырачакбыз, хәтта, якындагы елга ярын да кешеләргә ял итү өчен уңайлы итеп ясаячакбыз. Без шушы проектка булган чыгымнарны санап карадык та, аны кызыклы дип таптык, – ди Владислав.
Баш инженер Владимир Скрипачев белән 3D-принтер эшли торган җиргә кузгалдык. Йортларның берсенә кереп тә чыктык. Эчендә башкалардан әлләни аерылмый, мәйданы 80 квадрат метр чамасы икән. Өч бүлмәсе, кухнясы, бәдрәф белән ваннасы бар, тәрәзәләре бик зур күренә. Әле өйләрнең җәй көне ял итеп утыра торган зонасы да булачак. Скрипачев әйтүенчә, бу биналарның норматив буенча хезмәт итү срогы 80-120 ел.
3D-принтер белән бер оператор идарә итә, аның ярдәмчесе бар. Белгеч компьютерга программа куя да, җиһаз алдан әзерләп куйган растворны сала башлый. Аның калынлыгы – 25, киңлеге – 50 мм. Шулай периметр буенча йөри. Әлеге раствор ике тәүлек буена кибә. Принтер эшләп бетергәннән соң, каркас эченә пенобетон салына. Йортның диварларын 7-9 көндә күтәрәләр, ә тулысынча ул 22 көндә әзер була. Принтер дигәне дүрт тотып торучы баганадан гыйбарәт, алар арасында раствор сала торган экструдер дигән җиһаз йөри, аңа шланг тотыштырылган. Аннан төзелеш җилеме белән су кушылган катнашма килә.
– Болай төзелгән дивар ишелмиме ул? – дип, сорарга мәҗбүр булдым.
– Ә ник ишелергә тиеш соң? 3D-принтер шушы раствор белән ныклы каркас ясый, әле яңадан аның эченә 40 сантиметр калынлыкта пенобетон тутырыла. Эш вакытында төрле хәлләр булырга мөмкин, әйтик, экструдер аз гына читкә тайпылса, оператор аны тиз генә төзәтә. Ә болай ул куелган программа буенча растворны сала, аның һәрбер рәте астагысын тотып тора алырдай сыйфатта була. Әле бит диварны беркетүче тимер рәшәткәләр дә бар, анысы инде бетонны тагын да яхшырак тоташтырырга ярдәм итә, — дип, җаваплады инженер.
– Бу принтер өй генә түгел, башка әйбер дә ясый аламы?
– Әлбәттә, компьютерда нинди проект җибәрәсең, ул шуны ясап бирә. Кайберәүләр гараж төзи, кемдер барбекю зонасын, өченчеләре мунчасын да шуның белән торгыза. Дөрес, эш башлаганчы җиһазны дөрес итеп урнаштырырга кирәк, югыйсә ул хаталанырга мөмкин.
Тормышыбызга заманча технологияләр ныклап керә. Шушы төзелештән кайтканда шул хакта уйландым. Машиналар да кыйммәт бит хәзер, анысын да принтердан гына чыгартып булмас микән якын киләчәктә?
Рәсим Хаҗиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар