16+

70 яшьлек беренче курс студенты колгага менә!

Арча үзәгендә гомер итүче Илфат абый Аскаровның шаккатырган сәләтләре бу гына түгел. Гомер көзләрендә Россия ислам университетында укып йөрүе дә кызык – журналист булырга әзерләнә. Быел ул беренче курсны тәмамлаган.

70 яшьлек беренче курс студенты колгага менә!

Арча үзәгендә гомер итүче Илфат абый Аскаровның шаккатырган сәләтләре бу гына түгел. Гомер көзләрендә Россия ислам университетында укып йөрүе дә кызык – журналист булырга әзерләнә. Быел ул беренче курсны тәмамлаган.

Бунтарь холыклы абзыйның хыяллары да хәттин – авыл җирендәге мәдәният учаклары сүнмәсен дип, клуб хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештырырга җыена. Кирелеге еш кына чирәмле басуларга яңа юллар түшәргә мәҗбүр итсә дә, түмгәкләргә абына-сөртенә атлауны кызыгырак күрә. Кыскасы, берәүне дә кабатламый, бер генә төнен дә уйсыз йоклый алмый.

Сигезенче дистәсенә керешеп тә, җитезлеген, егетлеген җуймый үзе. Ярты гасыр дәвамында бер елны да калдырмыйча Сабантуйлар аралыгында биш-алты авыл, ике-өч район, шәһәр, башкала мәйданнарындагы колгага тиз һәм җиңел итеп кенә менәр өчен көч тә, махсус әзерлек тә кирәк.

- Көн саен йөгерәм, күнегүләр ясыйм. Өйдә тренажер сыйфатында ясалган багана бар минем – 3 метрлы колга. Шуңа көненә ничә менеп төшәм икән!.. Аннары түшәмгә беркетелгән бауларга аякларны бәйләп, мускулларны тарттырам. Озак асылынып торам – колга башына менеп җиткәч, гармун уйнаганда оемасыннар өчен. Олыгайгач аяклар бетә, ә мин әле зарланмыйм, аякларым шөкер генә! - ди Илфат абый. 

Ярар, колга башына менсен инде, хәрби хезмәттән кайткач, кызыгып өйрәнгән шөгыле. Ә менә аяклары белән кочаклаган көйгә, колга башында гармун уйнавында ни хикмәт?

- Мин гел башкалардан аерылып торырга яраттым. Багана башына менүчеләр күп, хәзер шәкертләрем үземне узып китәләр. Күпкә калышам, элек 30 секундта менгән колгага хәзер бер минут тирәсе үрмәлим. Халыкны шаккатырыйм әле дип, гармун алып менәм. Бер еллап уйнарга өйрәндем, башта бик кыен иде. Күз курка, кул эшли дигәннәр. Элек мин ояла идем. Яшь чагымда матур биюемне каян белгәннәр диген, клубта эшләүче Гөлирам исемле кыз полька биергә өйрәтте. Әй, шул чакта кыенсынуларым... Оялудан үз-үземне кая куярга белмим, сәхнә артыннан этеп диярлек чыгарып җибәрәләр иде. Гармунда уйнаштыргалаганга, хәрби хезмәттән кайткач, туган авылым Казаклар клубына мөдир итеп куйдылар. Әти куанып йортны зурайтты, мине өйләнеп, авылда калыр, дигәндер... Ике еллап эшләгәч, Арчага чыгып киттем. Сәнгать остаханәсенә. Рәсем ясарга керештем. Совет заманында рәсем, лозунг, плакатларның кыйммәте зур иде, аена 180 сум хезмәт хакы алып эшләдем. Клубта 50 сум хезмәт хакы алган егет мин, монда таң белән генә кайтам... Ике ел эчендә Арчага өй салып кердем!.. - ди Илфат абый. 

Үзендә үзгә бер “ямь” күрүе, шул ямьгә башкаларның да сокланып яшәвен теләүдәндерме ул, укырга керәсе килеп, башкалага кузгала. Институтның спорт бүлегенә үтми, бер балл җитми. Музыка училищесына сугыла – алмыйлар, “Мин бит театрлар куеп йөрим”, диюенә дә карамыйча аны театр училищесыннан да кире боралар. Рәссам булырга теләге дә сәнгать училищесы ишеге төбендә басып кала. Кул селти дә, йортын бикләп, остаханәдә көрәп эшләгән акчасына Әлмәткә чыгып китә. Бию, баянда уйнау серләренә төшенәсе килә. 

- Бер үк вакытта берничә колхоз белән килешү төзеп эшләгән егет мин. Бер җәйлек өстәмә керемгә “Запорожец» машинасы алдым. Арчага күченеп китәр алдыннан Сеже кызы Раушаниягә өйләнгән идем, кавышуыбызның беренче көненнән аерым яшәп, тормышны икәү тарттык, шуңа бүгенгәчә мәхәббәтебез бөтен, ике арага берәүне дә кысылдырмадык, - ди Илфат абый.

Китәләр Әлмәткә. Муеннан саз ерып, юлсыз юлларда интегеп.

- Матур кәчтүмне салып, пычрактан машина этеп тилмергәннәрем... Әрешкә генә кигән киемнәрнең карарлык җире дә калмаган иде. Әлмәтен дә, анда яшәүче туганнарны да чак эзләп таптык. Раушаниягә рәхмәт, ул туку фабрикасына эшкә керде, мине укытты. Бәби тапты. Ләйсәнебез әйбәт кенә иде, икенчесе Гөлназ йөрәк өянәге белән туды, бер айдан үлеп тә китте. Игезәкләребез Айсылу белән Алсу да борчулы итте, Алсуыбыз да шул чирдән бер ай эчендә китеп барды. Ләйсән белән Айсылуыбызны күз карасыдай үстердек, - ди Илфат абый. - Кызларым минем юлдан киттеләр, оныклар да төрле музыка инструментларында уйныйлар!

Укып кайткач, район мәдәният йортында балалар өчен бию түгәрәкләре ачып җибәрә, өстәмә акча эшләргә дә керешә, авыллар буйлап концертлар куеп йөри башлый. Тик күпсенәләр... Юлына аркылы төшеп, билет бирмәүләрен сәбәп итә дә, Илфат абый эштән китә. 

- Холкым шундый, юк дигән сүз ишеттемме, борылам да китеп барам. Биектауга йөреп эшләдем. Хезмәт хакын да икеләтә арттырдым. Үземә дигәндә сорый беләм мин, - дип тә шаярта әңгәмәдәшем. - Концертка соңарып килүем аркасында берсендә кара тавыш чыкты – киттем дә бардым.

Киредән “кайтып” егылган кешегә урын ишек төбенә җәелә, Илфат абыйны иске генә клублы Кәче авылына җибәрәләр, яшьләре дә “йөгәнсез”, күрмәгәнен күрсен әле, диләр. Эшли егет! Бер түгел, ун йодрык аша үтсә дә сынатмый.

- Элек күңелле иде! Авылларда 80 кешелек хорлар, духовой оркестрлар эшләде, Казаннан махсус кайтып өйрәттеләр бит. Ә хәзер? Авыллар саен йөрим, клублары бикле диярлек. Йә эшләргә кешеләре юк, йә кешесе булып та эшләми. Кулымнан күп төрле эш үтте. Умартачы булып бал кортлары да карадым, ике ел эчендә 40 оядан 120 башка җиткердем. Тимер чардуганнар, кабер ташлары да ясадым. Исемнәрен нәзек борау очы белән чукып яза идем, кулдан. Тик гомер буена күңелдән җыр-моң китмәде, сәхнә эшен яраттым. Сабантуйлар җитсә, мин колга төбендә. Элек бернинди хәйләсез менә идем. Шәһәр сабантуйларында башкаларны күргәч, остардым – йә авызга су кабып менәм, йә аяк табанына, балтырларны менәр алдынан юешләп җибәрәм. Түбән Кама егетләренең аяк табанына нарат сагызы сылаганнарын күрдем дә, мин дә урманга барып алып кайттым. Балта белән әз генә чукып җибәрәсең дә, сыек кына агып та чыга ул нараттан. Шуны бераз гына тидереп җибәрсәң дә, аяклар шумый, бик җиңел менәсең. Сизсәләр беттең — ярыштан төшереп калдыралар. Быел Казан сабантуенда хәрәмләште дип, дүртенче урын гына бирделәр. Алдагы елларда өч ел рәттән башкала сабантуйларына кертмәделәр, исемеңне каралтмау хәерле, — ди ул.

Илфат абый тхэквандо буенча кызыл билбау остасы да икән. 4 ел буе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә укырга җитешкән. “Бирегә кабат килеп укыйм әле!” – дип, тәмамламыйча гына киткән. Журналистикага укуы да күптәнге хыялы булып чыкты. Аналитик мәкаләләр язарга өйрәнеп йөргән көннәре. Журналист тикшерүен чыгып язмалар әзерләүне дә кызык, ди. Диплом алыр көннәргә килеп ирешкәнче кызыксынулары сүнмәсме – вакыт күрсәтер, әлегә ул үз тормышы күчәрендә, күп итеп терлекләр асрый, бакча тутырып яшелчәсен үстерә, таңнан торып йөгерә, көн буена колгага әллә ничә менеп төшә һәм, әлбәттә, интернет киңлекләрен өйрәнә. Гыйлем алыр өчен анысын белү дә бик мөһим. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading