16+

Абхазиялдә ял иттем, нибары 40 меңгә

Уйламаганда гына Абхазиягә ялга очтым. Дуслар белән. Быелга диңгезгә бару хыялым да, өметем дә, ниятем дә юк иде.

Абхазиялдә ял иттем, нибары 40 меңгә

Уйламаганда гына Абхазиягә ялга очтым. Дуслар белән. Быелга диңгезгә бару хыялым да, өметем дә, ниятем дә юк иде.

Тик Аллаһы язган эш син уйламаган тарафларга юлны бик ансат сала икән. 

Аэропортлар ябык...
Ял хакында сүз купкач, улым белән киңәштем. Әйдә, мәйтәм, диңгез буенда 5 кенә көн булса да сырт кыздырып, су коенып кайтабыз. Кырт кисте, ел буе ике-өч җирдә йокы күрмичә эшләдең, ял сиңа тиеш, мин бармыйм, диде. Үзен генә калдырып китәргә йөрәк җитмәсә дә тәвәкәлләдем. 15 яшь улыма, песиебез дә бар, командировкалы эшемә ул күнгән, үзен-үзе, йортны карап тора аласына ышана идем. Аның бармавына гаҗәпләнүчеләр күп булды, калдырып китүемне гаеп итүчеләр шактый иде, ләкин улым күңелемне тынычландырып, бер генә сүз әйтте, тик көнләшсеннәр, диде. Менә шул! 

Ялны авторлык турлары хуҗасы Фәрдилә ханым оештырды. Үз эшенә өстәмә итеп, ул әнә шулай кәсеп итә. Тик бу юлы безнең ялга үзе дә кушылды. Билетларны бару-кайту юлына үзе алды, тору урынын да кайгыртты, трансфер да аның җилкәсендә иде.

Бер якка очу өчен төрле бәя күрсәтте, без гадәттәгечә, иң арзанлысын 8600 сумлыгын сайладык. Дөрес, аны тагын да арзанракка алып була, әйтик, 5600 сум яисә 6400 сум торган мәлләрендә форсатны гына кулдан ычкындырмыйсы. Очу сәгате җитәрәк ни ишетик – рейсны кичектергәннәр. Көндезге сәгать өчтә күкләргә менеп китәбез дигәндә кичке сәгать җидене дә, төнге сәгать унберне, уникене дә җиткердек, бер белән иртәнге ике дә тулды, өч тә җитте... Мәскәүгә баручылар да безнең кебек интегә. Аэропортлар ябык – беспилотниклар галәмәте. Халык сабыр үзе, мессенжерда группа төзеп куйдылар, хәлнең торышын, яңалыкларны компания шунда гына урнаштыра. Андагы сораулар... Билетны кире тапшырырга да әзер кешеләр бар, әмма акчасы кире кайтмый, димәк, барыбер очасы. Рәхмәт, ашарга дип 500, эчәргә 100 сумлык ваучерлар бирделәр. Аэропорттагы берничә төрле кафеда гына туклана аласың, күңелне күргәч, арыганнар да онытылды. Очабыз дип, соңгы тикшерү зонасын да кичтек. Өч рейс халкы бер залда... Утырырга түгел, басып торулар да консерв банкасындагы балыклар кебек. Мәскәүләрне бер чакыралар, билетларын карап ишектән чыгарып җибәрәбез дигәндә генә кабат тараталар... Юри кылансаң да болай уйнап булмас.

Очтык ниһаять, мәскәүлеләрдән соң без дә күтәрелдек. Пилот беренче сүзе итеп гафу үтенде, һавада 62 градус суык, ә Сочида сезне 26 градус җылы көтә диде, машалла!

Төнге ауга да чыктык...
Барып төшүгә җылы дулкын килеп сарылды, диңгез исе, рәхәт инде! Андагы таксилар 4500 сумга Сочидан Абхазиягә илтеп куялар. Хәтта клиентлары булып, микроавтобуслары тизрәк тулуын теләүчеләр 5 кешене 2500 алып барырга да риза, диләр. Без бит Фәрдилә арбасында, әзергә менеп кунаклаучылар. Чик үткәнче дә тикшерәләр, чиктә халык күп түгел иде, артык бәйләнеп тормыйлар. Абхазия ягында да тикшерделәр, машинадан төшерми генә, паспортны ачып карадылар. 

Барып җиттек, ялыбыз – Пицундада. Без урнашкан кунак йорты өч катлы, беренче катында хуҗа абзыйның авыру әнисе, үзе яши. Элитный бүлмәләр һәр катта да бар, керсәк кеше башына 2000 сум килеп чыга иде. Арзанлысын – 1000 сумлыгын сайладык та, җәһәт кенә урнаштык. Ике кешелек бүлмә, кондиционеры бар, ятаклары уңайлы. Дөрес, бәдрәф белән душ дүрт бүлмәгә бер. Булмагае, көне буе утырмыйсың ич анда.

Үзәк пляж түләүле, керү билеты 80 сум. Сату нокталары, ашау-эчү кафелар тезелеп киткән. Бәяләре һәммәсендә дә бер тирә. Тамак туярлык ашау бәясе, якынча 350 сум тирәсе. Пылау порциясе, хачапури, итле ашлар мәсәлән. Салат, гарнирларның бәясен 100 граммына 100-150 сумнан исәплисе. Шашлыклар да шул тирә. Тавык шашлыгы арзанрак – 120 сум, ә менә сарыкныкы бәя ягыннан нык сикерә 350 сумнан 100 граммы. Мең тәңкәгә ике кисәк эләгә. Анысын да авыз иттек, ялга килдек чүтеки. Милли ризыкларыннан абхазча әзерләнгән итләре исемә төшсә дә авыз суы килә, бик тәмле! Кафеларның төрлесе бар, бик сыйфатсызлары да, сервис, сыйфат ягыннан ресторан зәвыгына тиңнәре дә. Халык ашау тирәсендә болыт өере кебек, бигрәк тә кичләрен! Төне буе гөрли ул кафелар. Хәтта кайберләрендә тере тавышка җырлаучы диджейларына кадәр бар. Без дә кичкә кадәр диңгез ярында ятабыз да, кайтып юынгач, төнге ауга чыгабыз: ашыйбыз, биибез, дигәндәй. Төнге бердә генә кайтып авабыз.

Сталин күрсә нишләр иде?
Абхазиянең матур урыннарын күргәнем бар. Экскурсияләрдән диңгез юлы буйлап кына, Сталин белән Горбачевның Мюссерада урнашкан дачасын күреп кайтырга булдым. 1500 сум гына. Гомумән экскурсияләрнең бәясе 1900 – 2200 сум тирәсе. Курорт бистәләре буйлап халыкны җыя барулары белән өч сәгать ярымга сузылган сәфәрдән мин күбрәк хисләр көткән идем. 

Совет чорының бөек юлбашчысы Сталин дачалары Абхазиядә бишәү. Мюссерыдагысы исә иң беренче төзелгәне. Тарихы да бар. Коллективизация мәшәкате белән Абхаззиягә килеп, берничә көн генә ял иткән Сталин белән аның иярченнәрен Н.А.Лакоба (Абхазия дәүләт эшлеклесе, Сталин дусты) 1917 елда бар байлыгын, утарын калдырып Финляндиягә күченгән нефтепромышленник Степан Лианозов дачасын күреп чыгарга тәкъдим итә. Тар юллардан машиналар белән генә киләләр. Урыны да, табигате дә ошый аңа, Лианозовның мрамордан эшләнгән йорты нигезенә яңа йорт җиткерергә боера. Иске дворецны шартлаталар, шул рәвешле җир асты юлларын эшләп калдыралар, ә менә яр буеннан тау башындагы дачага алып менгән 172 сиртмәле баскычны калдыралар. Ул инде мүкләр белән капланган, әмма тарихи булуы белән бүген дә матур әле. Дача салынып беткәч, Нестор Лакобаны юк итәләр, сәбәпләре билгесез. Сталин дачаны урман массивында ерактан ук күренеп тормасын өчен яшел түбәле, һәр бүлмәне ике ишекле итә. Һәр бүлмәдә янәшә ике ятак урнаштырылгын: умырткалыгы авыртканлыктан берсе йомшак, икенчесе катырак.

Нигездә ул бер бүлмәдә йоклап киткән, эчке ишекләр аша күчеп, иртән икенче яисә өченче йокы бүлмәсендә уянган. Буе кыска булганлыктан һәр җирдә көзгеләр куйдырткан, көзгеләргә карагач, ул озынрак булып та, артында кем басып торганлыгы да күренгән. Ашханә бинасы аерым, анда ул җир асты юлы буйлап я үзе йөргән яисә тегеләрнең үзен китерткән. Диңгездә коенырга яратмаган, махсус бассейн ясаткан. Ул елларда ук дача каршысына таш дивар һәм дивар буйлап агып торучы фонтан, ә аның өстенә сәхнә ясатып, концерт-театрлар караганнар. 1936 еллардан соңгы хәлләр бу! Сугыш башлангач, дачага миналар урнаштырткан, андый-мондый хәл килеп туса, юк итәр өчен. Шөкер, исән калган. Сталин үз гомерендә биредә 8 мәртәбә булган. Җир асты юлы диңгездән теплоходлар йөзеп керер өчен ясалган бухтага кадәр чыга икән, тик бункерын да, бормалы җир асты юлларын да инде томалаганнар. Хәер, Сталинның бу дачасы да инде бик ташландык хәлдә. Җиһазлар да калмаган, хәтта бильярд өстәле белән йомшак кәнәфиләрен дә Горбачев дачасына илтеп куйганнар. Купкан диварлар, җимерек ишекләр, шыксызлык – беткән авыл клубын хәтерләтә. Их, мин әйтәм, шуны ипләп кенә ясап куйсалармы! Көрәп акча эшләрлек объект бит. Абхазиянең совет чорында утырып калганлыгын истә тотсак, гомергә дә тернәкләнәсе юк бу истәлекле бинаның.

Ә Горбачев дачасы – патшалар йорты инде. Биш катлы. Шуның бер катын гына күрсәтәләр, калганында хәлле кешеләр ял итә. Раиса Горбачева Сочи аэропортыннан бирегә вертолет белән килгән, диләр. Төзелешне үзе күзәтеп торган, күп мәртәбәләр үзгәрткән, ягъни аның капризын үтәп төзегәннәр дә сүткәннәр, сүткәннәр дә төзегәннәр. Диңгез ярына хәтта Белорусиядән ком кайтарттырып җәйдергән, ләкин кызганыч, үзләре шунда бер генә көн дә килеп ял итә алмаганнар. 

Хушлашмыйм, тагын киләм әле
Китәр көн җитте. Базарга барып күчтәнәчләр җыйганда, үземә 3 күлмәк алырга да җитештем. Һиндстанда эшләнгән! Бездә аларның бәяләре бик кыйммәт, монда 3000 сум тирәсе генә. Чик чыкканда паспортыма бәйләнделәр. Ник бик еш алмаштырдыгыз, диләр. Сәбәпләре сер түгел: беренчесендә ламинированный бите купты, икенче юлысында, 45 яшь тулгач ясалганында туган районымны бутап язганнар иде. Ышанмый! Исем-фамилиямне сорый. Әле икенчебезгә нәрсә белән килдең дигәннәр. Нәрсә дип тә әйтергә белмәгән. Себеркегә атланып, дияргә иде мин әйтәм. Ләкин рәхәт ял булды. Кесәңдә 50 000 сум акчаң булса, рәхәтләнеп ял итеп кайтып китәсең. Минем кебек киенергә дә җитә акчаң, күчтәнәчләргә дә, рестораннарда ашап-эчеп йөрергә дә. Иң мөһиме, юллар гына тыныч булсын. Кайтканда безне бер сәгатькә иртәрәк озаттылар. Ләкин Пермь, Уфа, Санкт-Петербургка очучыларның төнге рейслары төшкә кадәр тоткарлануы таблода язылган иде…






 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

22

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading