16+

Аҗдаһа елында туган мәшһүр шәхесләр елны ничек каршылый?

2024 елның символы 12 хайван арасындв иң үзенчәлеклесе. Аҗдаһа - уңыш, көч, байлык һәм ирек символы.

Аҗдаһа елында туган мәшһүр шәхесләр елны ничек каршылый?

2024 елның символы 12 хайван арасындв иң үзенчәлеклесе. Аҗдаһа - уңыш, көч, байлык һәм ирек символы.

Йолдызнамәнең бердәнбер мифологик хайваны начар мәгънә йөртми, киресенчә, ул күк белән җир гармониясен күрсәтә.

Аҗдаһа елында туучылар тормышта карарны тиз кабул итәргә омтыла. Алар импульсив һәм тиз кызып китә торган кешеләр.  Аждаһа башкаларны тәнкыйтьләргә ярата, кайвакыт ул аралашуда артык кырыс, башкаларга һәм үзенә карата бик таләпчән була ала.  Табигатьтән бирелгән актерлык сәләте,  башка өлкәләрдәге талантлары Аждаһага теләсә нинди өлкәдә дан һәм уңышка ирешергә булыша.  Сез аңа теләсә нинди эштә таяна аласыз. 

Безнең сәнгать өлкәсендә дә танылган аҗдаһалар бар. Татар эстрадасында Азат Фазлыев, Эльмира Калимуллина, Рифат Зарипов аҗдаһа елында туган. Һәр җырчыга  көчле энергетика хас. 

Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:

Аллаһ Тагалә үзе шушы елны сайлап тудырган. Тормыш иптәшемнең әтисе дә аҗдаһа елында туган. Аҗдаһа елында туу холыкта сизеләдер. Ут уйнатып эшләүләр дә шуңа керәдер. Гаиләдә дә кызып киткәндә ут чыгып аладыр. Яңа елны якыннарыбыз белән каршы алабыз. Һәр елны Коръән укытырга тырышабыз. Быел югалтуларсыз, табышлар белән узды. Исән-сау булу да бик зур бәхет. Икенче елга да ут уйнатып яшәргә, эшләргә язсын. 3 гыйнвардан концертлар башлана һәм язга кадәр дәвам итә. Февраль айларында Башкортстанга гастрольләргә китәбез. Өйдә бар да тәртиптә, Аллаһка мең шөкер. Һәрберегезгә дә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телим. Аҗдаһа бары сөенечле хәбәрләр иңдерсен.

Камал театрында да аҗдаһалар күп икән. Алар арасында һәркемгә таныш, яраткан актерларыбыз, легендалар: Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Әсһәр Шакиров, Халимә Искәндәрова. 

Фирая Әкбәрова, Татарстанның халык артисты:

Бәхәсләшергә яратмыйм.  Аҗдаһа кебек очып кына китәм. Миңа машина йөртергә ярамый, өч баш бер фикергә килгәнче авария була ала. Бәлки, без озаграк нәтиҗә ясыйбыздыр. Тик моның уңай ягы да бар, аҗдаһалар бик зирәк. Өч баш бер башка караганда әйбәтрәк уйлый бит. Һәр елны Яңа елны олы улым белән каршы алам. Киленем чакыра, бергә матур итеп бәйрәм итәбез. Яңа елга әзерли торган "фирменный" ризыгым - дөрелдәвек. Һәрберебез табынга ризык алып килә. Ел саен ясасам да, дөрелдәвек уңса ярар иде дип бик кайгырам. Бу ел бик уңышлы узды. Яңа дача алдым. Язны зарыгып көтәм инде, шунда барып, кайнашасы килә. 71 яшьтә Яңа елга планнар корып утырмыйсың инде. Хәзер мәхәббәт көтмибез, булганын саклап каласы килә. Балалар дип яшибез. Иң мөһиме - илебез тыныч булсын, балаларыбыз, якыннарыбыз  сау-сәламәт булсын. Йортларыбызга кайгы килмәсен. 

Тинчурин театрында, гомумән, аҗдаһалар оясы икән. Ләлә Миңнуллина, Миләүшә Нәҗмиева, Алмаз Фәтхуллин, Гөлчәчәк Хафизова, Әлфия Хәсәнова, Гүзәл Гайнуллина – барысы да аҗдаһалар. Тинчурин сәхнәсендә ут уйнатып, тамашачыны көтелмәгән образлары белән куандыручы артистлар бу. 

Гүзәл Гайнуллина, Татарстанның атказанган артисты: Мин йолдызнамәгә ышанмыйм. Аны шаяру, мәзәк итеп кенә кабул итәм. Үземне үзгә, башка кешеләргә охшамаган бер гайре табигый үзенчәлекле зат дип исәплим. Иң кызыгы шул 12 хайван арасында аҗдаһа бердәнбер табигатьтә булмаган мифик җанвар. Авылда йорт салганнан бирле Яңа елны гел табигать кочагында каршы ала идек. Быел күзләрем ачылды. 8 ел инде яңа фатирга күчүебезгә, ә Яңа елны бер тапкыр да "Кояшлы шәһәр "дә каршы алмаганбыз. Бу ялгышны төзәтергә  уйладык. Ирем һәм кызым белән каршы алачакбыз Аҗдаһаны. Ә инде 1 гыйнвардан кунаклар туганнар агылыр. Ел авыр булды... Барын да сөйләп тә булмый. Киләсе ел яхшы булыр дип ышанам. Аҗдаһага зур өметләр баглыйм. Ышанмыйм дисәм дә. Исбат итсен ул аждаһа узенен барлыгын, мина бер киная, билге бирсен. Бәлки, мин дә ышанырмын. Ирем дә, кызым да күсе елында туган. Күсе иң беренче килгән ди елларны бүлешкәндә. Иң акыллы, хәйләкәр, зирәк хайван ул. Менә ике күсе башымны ашамакчы була, ә мин аждаһа булгач, башларым тагын үсеп чыга, күрәсең. (көлә) Бәйрәм табынын әзерләүгә һәр елны бик җаваплы карыйм. Үзем инкубаторда чыгарып үстергән каз-үрдәкләрем бар. 5 килограммлы казымны пешерәм, Аллаһ Бирса. Кыздырылган Королевские креветки, цезарь салаты да табында булыр. Артык күп ризык әзерләмим аз булсын, тәмле, затлы булсын. Яңа елда һәркемгә сәламәтлек телим. Якыннарының исән-сау булсыннар. Ирем, кызым сезне бик яратам. Сез дип яшим.

Аҗдаһа елында туучылар холыклары буенча яхшы җитәкчеләр, лидерлар. Алар барлык максатларын тормышка ашырырга тырыша. Дәүләт эшлеклеләре арасында да аҗдаһа елында туучылар бар. Алар арасында Россиянең президенты Владимир Путин, Россиянең спорт министры Олег Матицын. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Финанслар министры Радик Гайзатуллин,  юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, җәмәгать эшлеклесе Зилә Валиева. 

Аҗдаһа елы һәрберебезгә саулык-сәламәтлек, бәхет телибез. Көннәребез аяз һәм тыныч булсын! 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading