16+

Айфон иясе Гөлсирин Хәйдәрова: «Бу бәхеткә ия булуыма ышанып җитә алмыйм»

«Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесендә катнашкан Гөлсирин Хәйдәровага айфон отуы турында иң беренче булып без хәбәр иттек.

Айфон иясе Гөлсирин Хәйдәрова: «Бу бәхеткә ия булуыма ышанып җитә алмыйм»

«Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесендә катнашкан Гөлсирин Хәйдәровага айфон отуы турында иң беренче булып без хәбәр иттек.

Котлыйбыз дип язуыбызга ул «аңламадым» дип җавап бирде. Мин айфон отуы турындагы хәбәрнең ссылкасын җибәргәч, хезмәттәше белән, бу мошенник түгелме икән, дип киңәшләшеп тә алган.

«Коллегам басма ул ссылкага, дип кисәткәч, улыма шалтыратып, кара әле, бу хәбәр дөресме икән, дидем. Әни, айфон откансың, дигәч кенә ышандым. Дөресен генә әйткәндә, әле барыбер мондый бәхеткә ия булуыма ышанмый торам», — диде ул безгә. 

Гөлсирин Хәйдәрова Спас районының Болгар шәһәреннән. 2012 елдан бирле балалар бакчасында тәрбияче эшли. Аңарчы мәктәптә укыткан. Тормыш иптәше Марат белән ике ул үстерәләр.

«Фотоны ВКонтакте сәхифәсенә урнаштырганда, улыма бисмиллә дип куй, бәлки берәр нәрсә отарбыз, дигән идем. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән», — ди айфон иясе.

Фото: ВК

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading