16+

Айфон откан Евгения Вавилова: «Мошенниклар язмыймы дип уйладым»

Чистайда яшәүче Евгения Вавилова «Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесендә катнашып, 17нче айфон ияләренең берсе булды.

Айфон откан Евгения Вавилова: «Мошенниклар язмыймы дип уйладым»

Чистайда яшәүче Евгения Вавилова «Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесендә катнашып, 17нче айфон ияләренең берсе булды.

Җиңү турындагы яңалыкны аңа беренчеләрдән булып «Шәһри Казан» журналисты җиткерде.

— Чынлапмы! Мин ышанмыйм! Хис-кичерешләрем ташып чыга. Без мондый чараларда сирәк катнашабыз, чөнки моңа кадәр бернәрсә дә отканыбыз булмады, — дип сөенечен яшермәде Евгения.

Башта ул хәтта хәбәргә ышаныргамы-юкмы икәнен дә белмәгән. «Бу розыгрыш түгелме икән, мошенниклар язмыймы?» — дигән уйлар да килгән аңа. «Вакыты шундый бит», — ди Евгения.

Евгения — ике кыз тәрбияләүче әни. Үзе матурлык өлкәсендә хезмәт күрсәтә. Кече кызы Влада 6 сыйныфта укый, ә өлкән кызы София көллияттә белем ала һәм үз белгечлеге буенча эшли дә инде. Өстәвенә, София быел 18 яшен тутырып, беренче тапкыр сайлауларда катнашучыларның берсе дә әле. Алдагы көнне ул әнисеннән тавыш бирүгә чыгарылган партияләр һәм депутатлар турында сорашкан.

— Иртән-иртүк, эшкә барганчы Чистайдагы Боз сараенда урнашкан сайлау участогында тавыш бирдек. София өчен бу беренче тәҗрибә иде. Ул сайлауларга зур кызыксыну белән барды. Тавыш биргәч, сайлау участогындагылар аны алкышлап котлады, — дип сөйләде Евгения.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading