16+

Айфон отучы Флер Әхмәтшин: «Оештыручыларга рәхмәт»

Бүген Сарманнан Флер Әхмәтшин да айфон отты.

Айфон отучы Флер Әхмәтшин: «Оештыручыларга рәхмәт»

Бүген Сарманнан Флер Әхмәтшин да айфон отты.

"Без ел да сайлауларда катнашып киләбез, быел да ялларны көтеп тормыйча, җомга көнне үк сайлау участогына бардык. Фотога төшеп конкурста да катнашырга булдык, өмет дигән әйбер бар бит. Менә нәтиҗәдә - отыш. Башта ышанасы да килмәде, дуслар да шалтыратып котлады, бик сөендем. Миннән дә бигрәк балалар, оныклар сөенде. Рәхмәт оештыручыларга", - диде ул.

Флер абый 37 ел төзелеш һәм архитектура өлкәсендә эшләгән, ялга чыккач, күңел өчен агачтан төрле өстәлләр, савыт-саба, сувенирлар ясый, талчыбыктан кәрзиннәр, бишекләр үрә. Болар барысы да миңа күңел тынычлыгы бирә, ди айфон иясе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading