16+

Айфон отучы Гөлнара апа Садыйкова: «Отышым турында белгәч, елап та алдым»

«ТНВ каналының туры эфирында баручы «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафонында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотобәйгесенең 10 нчы җиңүчесен игълан иттеләр.

Айфон отучы Гөлнара апа Садыйкова: «Отышым турында белгәч, елап та алдым»

«ТНВ каналының туры эфирында баручы «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафонында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотобәйгесенең 10 нчы җиңүчесен игълан иттеләр.

Ул Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылыннан Гөлнара Садыйкова булды. Җиңүче 12 iPhone15 нең берсен алачак. Гөлнара апа Садыйкова белән элемтәгә кереп, әлеге отышы белән котладык. 

– Моңарчы бернинди бәйге, лотореяда берни отканым булмады, – дип дулкынланып сөйләде җиңүче. – Сайлау участогында тавыш биреп чыктык та, кызым Фирүзә, улым Камил белән фотога төшәргә булдык. Кызым Казанда 7нче номерлы балалар поликлиникасында эшли, улым энерготехникумның 3 курсында белем ала. Фотога төшүебез әбәткә кадәр булды.

Гөлнара апа үзе бик оста әңгәмәдәш,теле телгә йокмый. Кайбыч район үзәге Олы Кайбыч авылында урнашкан Галия Кайбицкая исемендәге музейда фонд саклаучы булып хезмәт куя икән. 

– Телефон отуыбызны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип әйтәм инде. Әйтүемчә, моның ише нәрсәләр минем белән булганы юк иде бит. Кызым фотобызны социаль челтәргә куюга каршы да иде. Әмма күндердем, әле улыма да үз сәхифәсенә куярга куштым. Өмет бар инде ул һәркемдә. Кичкырын өйдә утырып торам, Иске Чәчкаб сайлау участогы әгъзасы Энҗе шалтырата, "Гөлнара апа, котлыйм", ди. Башкалар да шалтырата башлады. Аптырадым, хәйран калдым. Шуннан елап та алдым.  Оештыручыларга рәхмәт, алар минем белән элемтәгә кереп кайдан, ничек барып аласын аңлаттылар, – ди Гөлнара апа. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading