16+

Аксубай халкы җәяү йөрергә ярата

Аксубай мишәрләре янына кунакка барып кайттык бит әле – алар яшәгән бистәне аркылыга-буйга әйләнеп тә чыктык. Казаннан әлеге район үзәгенә ике сәгать ярымлык юл, башкаладан чагыштырмача ерак урнашкан дияргә була.

Аксубай халкы җәяү йөрергә ярата

Аксубай мишәрләре янына кунакка барып кайттык бит әле – алар яшәгән бистәне аркылыга-буйга әйләнеп тә чыктык. Казаннан әлеге район үзәгенә ике сәгать ярымлык юл, башкаладан чагыштырмача ерак урнашкан дияргә була.

Монда яшәүчеләрнең тормышлары ничек икән соң? Тиешле шартлар тудырылганмы? Хәзер инде әйтә алам: барысы да урынында, әмма чишәсе мәсьәләләр дә юк түгел. 

Бистәгә керә торган җиреннән башласак, стеласы матур ясалган, юллары төзек дию дөрес булыр. Монда безне киң урам каршы ала, анда тигез итеп йортлар тезелеп китә, җәяүлеләр йөри торган юлы да ясалган. Бистәнең үзәгендә зур мәйдан каршы ала, аның тирәсендә административ биналар урнашкан, шул исәптән район хакимияте дә. Аңа балалар скверы терәлеп тора. Аннан ерак түгел Батырлар аллеясы балкый, мәңгелек ут янып тора. Әле артиллерия коралы белән хәрбиләрнең техникасын китереп куйганнар. 

Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Илдар Исламов белән бистә буйлап киттек. Үзәк мәйданнан ерак та китмәдек, Советская урамы буенча җәмәгать урыннарын үстерү программасы нигезендә тудырылган матурлыкны күрдек. Шунда ук күп кенә кибетләр һәм төрле оешмалар урнашкан. Тарихи мирас булып саналган бина да пәйда булды, ул элек дәүләт банкы буларак эшчәнлек алып барган икән. Тиздән шәп кенә ремонт ясалган балалар бакчасына терәлдек. Аннан ерак түгел ТАССРның беренче авыл хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемен йөрткән сквер ясалган. Тиздән инде бер матур гына бинага тап булдык, ул район мәдәният йорты икән. Мондыйны күргән юк иде әле, архитектурасы күп кенә башка җирлекләрнекеннән аерылып тора. Әле каршында “укымышлы песие” дә утырган. 

Дуслык урамы буйлап барабыз. Үзе кечкенә генә булса да, юлына асфальт түшәлгән, янында тротуары да эшләнгән. Шуннан узганда сыйфатлы итеп ясалган елга яры буен күрдем. Баксаң, бу Аксубайдагы тагын бер җәмәгать урыны икән. Соңыннан без җирле универсаль технологияләр техникумы янына килеп җиттек. Анда әлеге проектның дәвам ителүе күренде. Район үзәгенең нәкъ уртасында Мазилин урамында Кече Сөлчә елгасы яр буенда парк эшләнгән. Ул зур мәйданны алып тора, анда китеп уку зонасы, чаралар уздыру урыны, утыргычлар бар. Халык монда яратып килә. Соңыннан Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов белән сөйләшкәндә шуны белдем, бистәдә 4 парк бар һәм алар бер-берсе белән тоташканнар. Әлеге юллар 2 чакрымны тәшкил итә. Менә шунда яшь гаиләләр балалары белән һава суларга чыга икән. Гомумән, Мазилин урамында әле моңа өстәп, сквер да ясалган. Җәйге вакытларда анда гаҗәеп матур диләр, чөнки ул чәчәккә күмелгән була. Илдар Исламов әйтүенчә, яр буе паркы урыны кайчандыр ташландык бер җир булган, анда җыен чүп-чар үскән. Хәзер инде программа нигезендә төзелгән нинди шәп объект халыкка хезмәт итә. 

Техникум каршында махсус хәрби операция барышында һәлак булганнар өчен аллея ясаганнар. Ул халык йөри торган юл янында урнашкан, бистәдә яшәүчеләр үзләренең районыннан чыккан геройларны көн саен күрә. Бигрәк яхшы проект булган бу. Ә инде юлның икенче ягында Батырлар аллеясы башланып китә. Аның янында Аксубай мәктәбенә караган спорт мәйданчыгы балкып тора. Укучылар өчен шәп шартлар тудырылган. Без торбалардан ясалган капкасы булган һәм кибеп беткән чирәмле җирдә футбол уйнап үстек. Әле шунысына игътибар иттем, район үзәгендә күпфатирлы йортлар бик күп һәм алар барысы да яхшы кыяфәттә. Баксаң, бистәдәге шундый 110 бинаның барысын да ремонтлаганнар. Ә инде “Безнең ишегалды” программасы буенча нибары 14 ишегалды гына эшләнмәгән, калганнары яңартылган. Берничә гаилә яши торган күпфатирлы йортлар тезелеп торган урамга бөтенләй яңа асфальт түшәгәннәр, һәр подъездга керә торган юлны рәткә китергәннәр.

Аксубайда үзенең спорт кластеры да бар. Бер урында йөзү бассейны һәм универсаль спорт залы эшләп килә. Әлеге биналар бигрәк зур итеп төзелгән, бөтен район үзәгендә яшәүчеләрне сыйдырырлык. Аннан ерак түгел социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы йорт бастырып куйганнар. Бу өметле күренеш, димәк, яшьләр район үзәгендә кала. Югыйсә, шундый бина төзеп ятмаслар иде. Яшәргә дә шартлары бар бит, әнә район үзәк хастаханәсенең шафаханәсендә ремонт ясаганнар, барлык мәктәп һәм балалар бакчалары тәртипкә китерелгән. Әле быел гына Аксубайның уртасындагы күперне төзекләндергәннәр. Ул бик начар халәттә булган. Гомумән, соңгы елларда гына район үзәгендәге 78 урамга асфальт җәйгәннәр. Зур саннар бу, әйтәм, җимерек урамнар күземә чалынмады. 

Шулай да, бистәнең ерактагы юлларына асфальт сорыйлар икән. Бу хакта район башлыгы Камил Гыйлманов үзе әйтте. Анда вак таш җәелгән инде, хәзер менә халык юлларның тагын да яхшыруын көтә. Яшьләр түбә астындагы футбол манежын төзүне сорый. Район башлыгы әйтүенчә, аңа җир бирелгән, тиешле документлар әзерләнгән. Тиздән төзелеш башланыр дип көтелә. Аксубайны тулысынча яшелләндерү буенча эшләр дә көтелә. Хәзерге вакытта бистәдә ел саен бик күп агачлар утыртыла икән. Яшьләргә дип, аерым бер бию мәйданчыгы да төзиселәре килә. Булыр да, чөнки аксубайлылар нефтьчеләрнең грантларында да актив катнашалар. Әйтик, аның нигезендә сукбай этләр өчен приют барлыкка киләчәк. Район үзәге буйлап йөргәндә яңа төзелеп килүче микрорайонга кереп чыккан идек. Халык берсеннән-берсе матур йортлар төзи, урамнар артып кына тора. Менә шуларны үзәк канализациягә тоташтыру проблемасын Камил Камалович аралашканда әйтеп узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге эшләрне хуплаган икән: акчалар бүленгән, хәзерге вакытта проекты әзерләнеп ята. Өч ел эчендә яңа микрорайон үзәк чистарту корылмаларына тоташачак. Проблема дигәндә, район башлыгы бистәдә су запасы булмауны әйтә. Хәзерге вакытта бистәдә 12 скважина эшли, тиздән тагын берне төзиячәкләр. Җәен су җитмәүне шундый юл белән хәл итмәкчеләр. 

Булдырырлар, Аксубайда эшли беләләр бит, шуны үз күзләребез белән күреп кайттык. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading