16+

«Әле дә ышанып бетә алмыйбыз»: татарстанлылар айфон, гриль һәм башка бүләкләр отты

«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотобәйгесендә җиңүчеләр бүләкләрен ала башлады. «Шәһри Казан» алар белән элемтәгә кереп, җиңүләре турында сөйләште.

«Әле дә ышанып бетә алмыйбыз»: татарстанлылар айфон, гриль һәм башка бүләкләр отты

«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотобәйгесендә җиңүчеләр бүләкләрен ала башлады. «Шәһри Казан» алар белән элемтәгә кереп, җиңүләре турында сөйләште.

Татарстанда 18–20 сентябрьдә узучы «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» (#ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга) республика фотобәйгесе катнашучыларга матур истәлекләр генә түгел, кыйммәтле бүләкләр дә оту мөмкинлеге тудырды. Бәйге кысаларында 33 iPhone 17 һәм 3 Sollers ST8 автомобиле уйнатыла. Моннан тыш, махсус номинацияләрдә җиңүчеләргә өстәмә призлар тапшырылып килә.

«Шәһри Казан» 18 һәм 19 сентябрьдә көн дәвамында бәхет елмайган катнашучылар белән элемтәгә кереп, аларны җиңүләре белән котлап килде.

«Телефонны кечкенә кызыма бирәчәкмен»

Җиңүчеләрнең берсе — Гөлшат Журавлева. Ул бүләк турында эш төркеменнән белгән. Башта исә үзенең отуына ышанмаган.

— Зур рәхмәт! Бу бик көтелмәгән һәм күңелле булды! Телефонны кече кызыма бирәчәкмен, ул iPhone турында хыяллана иде. Җиңүемә озак ышана алмадым. Тагын бер кат котлавыгыз өчен рәхмәт! — диде Гөлшат.

Ул үзе Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында эшли икән.

Выборы. Фото: Соцсети
Журавлевлар гаиләсе

«Әле дә ышанып бетә алмыйбыз»

Балтач районы Нөнәгәр авылында яшәүче Нурия Баһавиева да җиңүчеләр исемлегендә. Гаилә өчен бу көтелмәгән сөенеч булган.

— Без бик шатбыз, әле дә ышанып бетә алмыйбыз. Телефонны үзебезгә калдырабыз. Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашуыбыз, — дип сөйләде Нурия.

Выборы. фото: Соцсети

Иң күпсанлы гаиләгә — гриль!

Фотобәйгедә төп призлардан тыш, махсус номинацияләр дә каралган. «Иң күпсанлы гаилә» номинациясендә Ильмира Нуруллина җиңү яулап, Tefal гриле белән бүләкләнде.

— Исәнмесез! Үзебез катнашырга уйладык. Без былтыр да катнашкан идек. Безгә махсус приз — Tefal гриле чыкты. Бөтен гаиләбезгә кирәкле бүләк, — дип шатлыгы белән уртаклашты Ильмира.

Выборы. Фото: соцсети
Нуруллиннар гаиләсе

Бәйгедә ничек катнашырга мөмкин иде?

Фотобәйгедә Татарстанда яшәүче һәркем катнаша алды. Моның өчен 18, 19 яки 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр махсус беләзек киеп, сайлау участогы фонында гаилә белән фотога төшәргә һәм фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәдә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк иде.

Фотода сайлау участогының исеме күрсәтелгән плакат яки баннер, шулай ук махсус беләзек күренергә тиеш булды. Гаиләдә кимендә ике кеше булу һәм аларның берсенә 18 яшь тулган булу шарт итеп куелды.

Бәйгенең төп призлары — 33 iPhone 17 һәм 3 Sollers ST8 автомобиле — ТНВ телеканалында узган «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылды.

Ә «Шәһри Казан» исә җиңүчеләрне тагын бер кат котлый! Көтелмәгән бүләкләр һәр гаиләгә шатлык, ә фотолар матур истәлек булып калсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading