Һәр яз саен 22 апрель җиткәндә күңелдә бик күптән булган кызыклы һәм гыйбрәтле бер вакыйга яңара.
1967 ел, өченче сыйныфта укыган вакыт. Тиздән Ленин бабай туган көндә пионер булачакбыз. Без киләсе тантанага дәртләнеп әзерләнәбез. Ул елларда балалар саны җитмәгәнгәме, әллә буш бүлмәләр юклыктанмы, без ике сыйныф – беренчеләр һәм өченчеләр бергә укыдык.
Менә шундый сөенеп йөргән көннәрнең берсендә безнең сыйныфка мәктәп коллективын дер калтыратып торган завуч абый килеп керде. Ике сыйныф укучылары бердәм басып сәламләгәннән соң, ул безгә болай диде:
– Балалар, кайсыгыз ашаганнан соң амин тота, кулларыгызны күтәрегез, шуларны пионерга алабыз, – диде. Билгеле, пионерга бик керәсебез килә, аннан соң “амин” тотуыбыз да хак. Өченче сыйныф укучыларының дәррәү кул күтәрүләрен күреп беренчеләр дә иярде. Бары апалы-сеңелле ике кыз гына күтәрми калган иделәр. Завуч абый әби-бабалары белән яшәгән малай янына килде дә:
– Йә, Габдуллин, укып күрсәт әле, – диде. Күңеле күтәрелгән Габдуллин ике кулын күтәреп:
– Әтгаоманә... – дип укып та китте. Аллаһу әкбәрдән соң: – Әткәй-әнкәй, рәхмәт, – диеп өстәп тә куйды. Һәркайсыбызның йөзендә канәгатьлек билгеләре, ә менә апалы-сеңелле Әхмәтҗановаларның гына хәле шәптән түгел иде, безнеңчә. Шул сөенечле йөзләребез белән сыйныф җитәкчесенә төбәлдек. Аның йөзендә нигәдер сөенеч чаткылары түгел, ә ниндидер каушау, фаҗига чалымнары бар иде. Завуч абый безне эттән алып эткә салып сүгеп, пионерга керергә лаек түгел икәнебезне төшендереп биргәч, мескен апабызны нинди хәлгә куйганыбызны аңладык.
Ул чакта әле безгә: “Аллаһы Тәгалә юк ул, ышанмагыз, ашагач “амин” тоту – җинаять, дип аңлатучы булмаган, Габдулла Тукайның “Туган тел” җырының соңгы куплетын җырларга ярамый, диюче табылмаган иде.
Безне пионерга алдылар, әлбәттә. Ләкин күңелләребездәге зур сөенеч юк иде инде. Алдан кичергән курку хисе бөтен барлыгыбызны биләгән.
Еллар үтте. Мәктәп бусагасын атлап чыкканга да ярты гасыр тулды. Сыйныфташлар белән очрашканда үткән мәктәп елларын искә алабыз. Ә пионерга кергән вакытларны искә төшергәндә, ниндидер гаебебез бар кебек, яшеребрәк сөйләшәбез. Ләкин кем алдында, ни өчен икәнен генә аңлап булмый һаман. Күңелнең ниндидер бер нечкә кылы өзелгән, кайсыдыр төше буш калган шикелле тоела. Моңа кем гаепле? Шул чорның динне юкка чыгарган дәүләт системасымы, усал завуч абыйлармы?
Ә завуч абый хәзерге көндә дә билгеле кеше. Динебезгә яңадан әйләнеп кайткач, ул авылыбызда кирпечтән мәчет салдырды. Язмышның шаяруы булдымы, Ходай кушуы беләнме, мәчетне ачканда миңа да авылда булырга туры килде. Чыгыш ясаганда завуч абыебыз авылдашларга җылы сүзләр дә әйтте:
“Мәчеткә йөрүчеләр күп булсын, яшь буын ата-бабаларыбыз юлыннан тайпылмасын, - диде ул. Минемчә, чын күңеленнән әйтте. Бәлки яшь чагында ясаган ялгыш адымнарына үкенгәндер, авылдашлары алдында үзенең йөз аклыгын кайтарырга өметләнгәндер. Соң булса да, уң булсын.
Рушана Вәли
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
"...ул авылыбызда кирпечтән мәчет салдырды" - картлык көндә акыл китә диюләре дөрес инде ул, директорны да урап узмаган, Альцгеймер чире бу.
0
0