16+

Алты ел күрмәгән Сарман

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Чирмешәндә булган чакта: “Монда шарм юк, район үзәге матур булырга тиеш”, – дигән сүзләре искә төште әле. Ә кайда бар икән соң ул? Әлеге сорауга җавапны Сарманда да эзләп карарга булдык.

Алты ел күрмәгән Сарман

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Чирмешәндә булган чакта: “Монда шарм юк, район үзәге матур булырга тиеш”, – дигән сүзләре искә төште әле. Ә кайда бар икән соң ул? Әлеге сорауга җавапны Сарманда да эзләп карарга булдык.

Юлга чыкканчы шунда яшәүче дустымнан: “Анда карарлык берәр нәрсә бармы соң?” – дип сорадым. Бу сүзләр күңеленә бик каты тиде бугай – миңа шелтә белдереп алды. Янәсе, район үзәге бик матур, төзек, эшләнгән эшләр җитәрлек. Дөресен генә әйткәндә, 5-6 ел элек Сарманда булган бар иде. Алга китеп булса да әйтик, ул вакыттагысы белән хәзергесе, һичшиксез, аерыла. Һәм яхшы якка!

Чаллы ягыннан килгәндә юл ясыйлар иде, асфальты көзге шикелле ялтырый. Кәеф күтәрелергә яхшы сәбәп булды бу төзек юл. Шунысы мөһим – әлеге трассадан Сарман халкы зур шәһәргә бара, димәк, кирәкле эшкә алынганнар. Алайса кайбер торак пунктларга кергәндә шулкадәр килбәтсез юл була, бөтен нервың чыга. 

Стелласы да матур эшләнгән, “Сарман сезне сәламли” дип, саф татарча язылган, шунда ук сандугач ясалган, ул районның символы кебек кабул ителә. Шулай булмыйни, бу җирләр иҗат кешеләренә бик бай бит – атаклы Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина һәм Зөһрә Сәхәбиева да нәкь менә шушыннан чыккан. Җыр-моң оясы, башлангычы дисәм дә ялгышмам. 

Үзәк урам белән кереп китсәң, безне бик матур һәм җыйнак мәчет каршы ала. Сүз уңаеннан, Сарманда берничә Аллаһ йорты бар, шулай булгач, дин ягыннан үсешкә бара торган төбәк икәнлеге сизелә. Үзәктә, кечкенә районнарга хас буларак, базар шикелле урын да бар. Ул матур итеп эшләнгән, урамда яңгыр астында сату итү дигән нәрсә беткән.

Гүзәллек һәм төзекләндерелгән район үзәге турында сөйләшкәндә, парклар, скверлар һәм матур урыннарны исәпкә алмый булмый. Сарманда алар өчәү, әле үзәк мәйдан да шәп итеп эшләнгән. Шунда ук Илһам Шакиров исемен йөрткән балалар сәнгате мәктәбе балкып тора, җырчыга һәйкәл дә җирлекне бизи. 
Миңа мондагы Җиңү мемориалы ошады, аңа карагач, бераз Волгоградтагы Мамай курганы күз алдына килеп баса. Мондагысы алай ук мәһабәт булмаса да, бөеклеге белән күңелгә үтеп керә.

Кичен дә район үзәге буйлап йөреп кердем, паркларда кеше күп, таяк тоткан апалар, әбиләр, бабайлар да күренде, алар скандинавия йөрүе белән мавыга икән. Илек елгасы буенда урнашкан җәмәгать мәйданчыгы да күңелгә хуш килде. Монда якын тирәдә күп балалы гаиләләр яши, микрорайон махсус шулар өчен төзелгән. Бигрәк уңайлы булган бит әле бу. 

Алга таба барабыз. Ерак түгел спорткомплекс күренде, Сарманда бассейн да бар икән. Янында гына чаңгы-роллер трассасы да ясалган. Халыкка сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм ял итү өчен уңайлыклар тудырылган. Әйтәм бит, әле алты ел элек болай түгел иде. Үзгәргән район үзәге, бу юлы мин матур һәм позитив күренешкә тап булдым.

Социаль учреждениеләре ни хәлдә соң? Сарманда ике мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы эшләп килә. Бүгенгә аларда чират юк икән. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова белән сөйләшкән арада аңлашылды. Юк икән, юк инде, ярар, сүзенә ышанабыз. Район үзәгендә болай да 7 меңнән аз гына артыграк кеше яши. Бер мәктәпнең ишегалдына да кереп чыктым. Зур гына спорт мәйданчыклары төзелгән, әле янында гына чаңгы трассасы да бар. Анда йөреп кайтканнан соң юынып чыгарга душын да ясаганнар. Без укыганда шулай булсын иде ул! 

Сармандагы янгын сүндерү часте, ветеринар оешмасы турында тукталып, сөйләп тормыйм инде, алар һәр район үзәгендә булырга тиеш. Ә менә үзләренең аэродромы булуы мине шаккаттырды. Шунда ук яшьләргә картинг белән шөгыльләнү өчен мәйданчык та эшләнгән. 

Берәр китек җире юкмы икән дип, Сарманның читенәрәк киттем. Анда паркы да, споркомплексы да, медицина пункты да, хәтта, тротуары да бар булып чыкты. Шулай да, район башлыгы Фәрит Хөснуллинга минем берничә соравым килеп туды.

– Фәрит Мөнәвирович, Җәлил бистәсе халкы зарлана. Имеш, хакимият вәкилләре аларны онытып, бөтен көчне Сарманга бирәләр икән. Әллә чыннан да шулаймы?

– Бу дөрес түгел инде. Әлбәттә, һәр кеше үз фикерен белдерергә хокуклы, әмма тәгаен әйтә алам: без Җәлилне беркайчан да онытмыйбыз. Барлык торак пунктларыбыз да федераль һәм республика проектларында катнаша, әле моңа өстәп милли проектлар эшләп килә. Соңгы ике-өч елда гына Җәлил бистәсендә ике парк ясалды, йортлар төзелә, бөтен юлына асфальт салынды, су торбалары алмаштырылды. Хәзерге вакытта җылыту системасын яңарту эшен алып барабыз. Аңа инде 50 ел, шуңа күрә искереп бетте. Социаль учреждениеләрне дә гел карап торабыз. Ике ел элек сәнгать мәктәбен ремонтладык, быел футбол манежын төзергә ниятләп торабыз. Җәлилдә спорткомплекс, бассейн, музыка мәктәбе, өч гомуми мәктәп бар, аның берсен яңарттык, чиратта икенчесе тора.

– Район үзәген белән танышып чыктык: йортлар да күп төзелә, өр-яңа урамнар барлыкка килә, ә халык кайда эшли соң?

– Бөтен җирдәге кебек үк инде, мөмкинлекләр бар. Бүген кеше үз эше белән шөгыльләнергә ашкына. Быел 4500 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзи башлыйбыз, анда эш урыннары булыр дип көтелә. Сәнәгать паркын сафка бастырып киләбез, инвесторлар белән сөйләшүләр бара. Кызыксынучылар бар – Мәскәү һәм Удмуртия эшмәкәрләре килергә уйлый. Үзебезнекеләрне дә онытмыйбыз, кемгә кирәк, шуңа җирен бирәбез, ташламалар да каралган. Бер сәнәгать паркы эшләп килә инде, анда 5 резидент хезмәт куя, хәзер алга таба үсеш кирәк, – диде Фәрит Хөснуллин.

Сарман дигәндә, шунда ук Бакыр базы искә төшә. Соңгы мәртәбә килгәндә аңа грунт юлы илтә иде, хәзер анда асфальт салганнар. Бик шәп булган, чөнки әлеге җирлектә чишмә дә бар, ә анда туй көнендә кияү белән кәләш килеп фотога төшә, йозагын асып калдыра ала. Бакыр базы бераз калкулыкта урнашкан, аннан бөтен Сарман күренә. Алга таба да шулай балкып торыр дигән өмет белән кайтыр юлга кузгалдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading