16+

«Әни мин синең бер “ухожерың”ны куып җибәрдем»

“Ялгыз кала күрмәгез!” Телевизордан җыр яңгырый. Язмышың булса, каласың икән ул.

«Әни мин синең бер “ухожерың”ны куып җибәрдем»

“Ялгыз кала күрмәгез!” Телевизордан җыр яңгырый. Язмышың булса, каласың икән ул.

Алсуның да тормышы бик матур башланган иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, сатучы һөнәре алып үз авылларына эшкә кайтты. Авылда рәхәт, күкрәк тутырып саф һава сулыйсың, авыл каймагы, авыл сөте, бары да үзеңнеке. Эшләргә иренмәсәң, тамагың тук, өстең бөтен, дигәндәй. Әти-әниләре дә бик куанды аның авылга кайтуына. Авылда яшьләр күп, шәһәр якын булгач, яшьләр дә авылда төпләнә, эшне ир-егетләр шәһәрдә таба-табуын, әмма гаиләсен күбесе авылда тота. Бала-чагасы да караулы, эшкә өйрәнеп үсә.

Алсу җиң сызганып эшкә тотынды, сату гына димәссең, кәгазь эшләре дә җитәрлек икән. Һәр эшнең үз авырлыгы, ди бит әнисе. Шуңа эш, дип атала икән инде ул.

Шулай да яшьлекнең үз мәшәкатьләре. Кич җыенып мәдәният йортына барулар үзе бер рәхәт, дуслар белән очрашасың, серләшәсең, рәхәтләнеп биисең. Шул кичнең берсендә, бер чибәр, мускуллары калкып торган егетнең үзенә карап-карап алганын тоеп кызарып китте Алсу. Озакламый ул аны биергә чакырды. Армиядән яңа кайткан егет, аны танымаган да, ничек танысын, ул армиягә киткәндә Алсу мәктәптә укыган чагы булган икән. Бер авылдан булсалар да кабаттан хатирәләрне барлап танышып алдылар.

Язмышлары булгандыр инде, озакламый өйләнешеп тә куйдылар. Илдар механизатор. Колхозның таралмаган чагы, терлек азыгы әзерләү, печән, салам, утын алып кайтулар механизатор кулында...

Кыскасы Илдар өйгә төнлә генә кайтып күренә, анда да кемнәрдер аны “сыйлаган” була инде. Ярый әле башта әти-әниләре белән бергә яшәделәр. Таштан өй җиткереп яңа өйгә күчкәндә бер-бер артлы туган кызы белән малае үсеп килә иде инде. Балалары да кул арасына керә башлады. Салгаласа да, Илдар холыксыз булмады үзе, бик тиз йоклап китә торган гадәте бар иде.

Чираттагы дусларына утын алып кайтканда бик караңгыга калалар, күбрәк салып та алганнармы, Илдар йокымсырап киткәнен сизми дә кала. Юлдан читкә чыккан тракторы ерганакка туры килеп каплана. Аны эзләп килүчеләр, бары ике кеше мәетенә тап булалар. Менә шулай ул ике нарасые белән ялгыз калды. Өйгә кайтып кермәсә дә, ир – ир булган икән әле, таянычы, яклаучысы барлыгына ышаныч белән яшәлгән. Илдарның әти-әниләре дә кайгыдан бик бетереште. Оныкларын бик яраттылар, көн саен диярлек, хәлләрен белергә, малларын карашырга да җитештеләр. Пенсионерлар бит, вакытлары күп. Бердәнбер улларын югалткач, бөтен өметләре киленнәрендә булды.

Алсу балаларының үсеп буй җитүләрен сизми дә калды, картлар да, берсеннән-берсе аз гына калышып, мәңгелек йортка күчтеләр. Менә шуннан соң инде, авылдагы һәр кеше аңа кияү эзли башлады. Тирә-күрше авыллардан да ир-атлар җитәрлек. Берсе бигрәк эшлекле кылана, әйдә, күп уйлап торма, 40 сарыгым бар, акчам җитәрлек, шәһәргә акча эшләргә китәсем бар, шуңа чаклы сине алып кайтам, ди батыраеп. Минем бит, балаларым бар, алардан да ризалык сорарга кирәк, дигәч, башына берне кундырсаң, ризалашалар алар, ди мужик. Алсу күп уйлап тормый, башта үз балаңны үстер, аннан түбәләренә менеп төшәрсең, дип кире бора. Бер салмышы мәктәп бакчасыннан чәчәк өзеп, танышырга килә, ишек алдындагы әзмәвердәй егеткә бәйләнә башлый, улы, дип уйламый, көндәше дип белә. Улы кергәч көлә, әни мин синең бер “ухожерың”ны куып җибәрдем, ди. Шулай итеп Алсуның “кияү”ләре югала тора.

Ялгыз булмаган әле Алсу балалары белән, бик рәхәт гомер кичергән. Тәкъдим ясаучылар да, “гүләйт”кә чакыручылар да булды, әлбәттә. Ләкин Алсуның бервакытта да кеше теленә керерлек гөнаһысы булмады. Балалары каршында да, кешеләр арасында да, Аллаһка шөкер, йөзе ак булды. Клубтагы чараларда да катнашты, концертларда да өздереп җырлап бик күпләрне елатып кайта иде. 

Заманалар үзгәрде, терлек абзарлары бушап калды, бушаган торакларны инвесторлар сатып алып казлар асрый башладылар. Илдә үзгәрешләр булды, дәүләт кибетләре юкка чыкты, ярый әле шәхси эшмәкәрләр кибет төзеделәр. Алсу шул кибеткә эшкә керде. Кешеләр белән аралашкач, ялгызлык та бик сизелми икән.

Балалары шәһәр ягына каерды, авылда элегрәк төпләнеп калучылар гына яши, мәктәптә дә балалар саны кимегәч, автобус белән башка авылга йөртә башладылар. Шәһәрдән авылга, балаларын фатирларында калдырып, пенсионерлар күчеп кайта башлады. Алсуга кибеткә кергән бер ир-ат бик таныш тоелды. Ныклабырак караса, партадашы Хәким икән.  Күрешмәгәннәренә ничә еллар, хәрби кеше булганы буй-сыннарыннан күренеп тора. Ул да танымады Алсуны башта, икесенең дә сөйләшер сүзләре күп иде.

Хәким авылга өй сатып алырга кайткан икән, хатынын югалткан, балаларына йөк буласы килмәгән, авылда бакчада казынырмын, дип, туган якларына кайткан. Икесенең дә балачак хатирәләре яңарды. Очрашкалый торгач, ике ялгыз тормыш корып яши башладылар, балаларны башлы-күзле иткәндә, янында Хәкимнең утыруы аңа көч өстәде.

...Балаларының туйларында да ул моңлы итеп, “Ялгыз кала күрмәгез”, дигән җырын башкарды.

Сәрия Мирзаянова.
Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading