Берничә ай элек күптәнге дустым шалтырата: «Бер эш тәкъдим итәм әле. Син аны булдырасың! Педагогик белемең бар бит?» – ди. «Бар, – мин әйтәм. – Нишләргә кирәк?»
"Безнең оешма балаларны онлайн укыту буенча проект башлап җибәрә. Уку бушлай, дәүләт хисабына, заманча технологияләргә өйрәтәчәкләр. Кызыклы булырга тиеш, кыскасы. Менә шул проектта балаларга бераз ярдәм итәргә кирәк".
Мин авызымны ачып сүз әйтергә өлгермим, тагын дәвам итә бу: "Балалар дигәч тә, кечкенәләр түгел, курыкма. 14-18 яшьлекләр. Эше дә авыр түгел. Укыту платформасында теркәлү узуларын, өй эшләрен үтәүләрен тикшереп торасы. Онытсалар, исләренә төшерәсе, сораулары туса, җавап бирәсе. Бер төркемдә 40-50 бала булачак. Синең тәҗрибә белән, җырлап эшли торган эш инде! Язам сине? Ризадыр бит?" Дустымның ике әйтми һәм әйттерми торган гадәтен белгәнгә, шундук: "Риза!" – дидем. Бу сүз мине никадәр уйларга, "ачышларга" этәрәчәген чамаламый идем әле ул чакта...
Менә инде төркемнәрне туплап бетердек. Безнекендә 48 балага ике өлкән кеше туры килде. Мин оештыру һәм техник сорауларга җавап бирәчәкмен, "остаз" Анастасия – фән укытучысы, ул балаларның өй эшләрен тикшерәчәк, темаларны өйрәнгәндә сораулар туса, дәресне аңлатачак. Минем максат – балаларны "түкми-чәчми" курс ахырына кадәр алып барып җиткерү. Настяныкы – һәр баланың вакыт уздырып кына йөрмичә, белем алуын да кайгырту. Аралашу тизрәк һәм җайлырак булсын өчен, укучыларны телеграм-чатка тупладык. Янәсе, яңалыкларны һәр балага аерым-аерым түгел, берьюлы җиткереп барырбыз. Балалар да, сораулары туса, шунда язар. Тик ни хикмәт: чатта үле тынлык. Ике өлкән кеше инде ике сәгать буе 48 баладан бер сүз ала алмый интегәбез. Артыгын язарга да куркыта. "Укымыйбыз!" – дип берәм-берәм чаттан чыгып китә башласалар, нишләрсең?
Теркәлү вакытында һәр бала белән аерым аралашканлыктан, миңа ышанычлары, бәлки, артыграктыр дигән өмет белән, аерым чат булдырам. "Әйдәгез, серләшеп алыйк әле! Кемнең укыйсы килми? Ләкин дөресен әйтегез! Миңа һәрберегезнең фикере мөһим!" – дигән хәбәр язып җибәрәм. "Минеке килә, тик өлгерә алырмынмы дип борчылам", – ди берсе, күпмедер вакыт узгач. Бер-ике минуттан икенче хәбәр килеп ирешә: "Мин укый алмаячакмын, репетиторым рөхсәт итми". Өченчесе, дүртенчесе... "Әти мине йөзүгә яздырган. Бу уку үземә кызыграк, ләкин әтигә каршы килеп булмый. Икесенә дә җитешә алмам". "Укыйсы килми, мәктәптән куштылар..." "Бик килә, ләкин әни каршы..."
"Монда кызык, рәхәтләнеп аралашырга, дуслар табарга була! Мин беркая да китмим!" Беренче хәбәрне кабат укыйм. Юллар арасында бөтенләй башка сүзләр язылган, ләбаса! "Бик телим дә соң, тик безнең көн саен алтышар дәрес, аннан – имтиханнарга әзерлек. Ике спорт төре белән шөгыльләнәм, тренировканы калдырасы килми. Өйгә эт булып арып кайтам. Әле бит төнгә кадәр дәрес әзерлисе! Әни, өйдә берни эшләмисең, бүлмәңә керерлек түгел, җыештыр, дип бәйләнә. Кыскасы, үзем теләгән шөгыльгә вакыт калмый", – дип язылган түгелме?! Икенчесе тагын да шомлы: "Минем ни уйлавым белән беркем хисаплашмый. Миңа нишләргә кирәклеген элек әти-әнием генә хәл итә иде, хәзер инде репетитор да кушылды. Ярар, алар өлкәнрәк, күбрәк беләләр. Минем "башым яшь", шуңа да каршы килергә хакым юк".
Күңелдән генә әнә шулай һәр хәбәрне сүтеп җыйдым. Аралашуыбыз әкренләп шәхси чатларга күчте. Даша белән язышабыз. Якташлар да икәнбез. "Әти-әни минем бөтен мавыгуларыма каршы. Мин аларга, укыйсым килә, бушлай бит, дип карадым. Тыңларга да теләмиләр!" – ди кыз. "Әйдә, алар белән үзем сөйләшәм!" – дип тәкъдим иттем. Даша шунда ук бер-бер артлы хәбәрләр яудыра башлады: "Юк!" "Кирәкми, сөйләшмәгез!" "Алар тагын да ачуланачак!" "Бик зур рәхмәт Сезгә!" "Мине аңлавыгыз өчен рәхмәт!"
Ранэль яза: "Ничек уйлыйсыз, укуга акча тотарга кирәк микән?" "Уку сезнең өчен бушлай, Ранэль!" – дим. "Юк, Сез мине дөрес аңламадыгыз, дөресрәге, мин аңлата белмәдем. Укырга акча бирмичә генә кереп була микән?" Егет белән бик озак фикер алыштык. Бик кызыклы, фикерле кеше булып чыкты ул! Ахырда: "Рәхмәт, рәхәтләнеп языштык әле! Күптән болай ачыктан-ачык сөйләшкән юк иде. Вакытыгызны алдым, гафу итегез, тагын бер кабат рәхмәт Сезгә!" – дип язды. Саша исә рәхәтләнеп көлдерде. "Беләсезме, мин Сезне телефонымда ничек сакладым?" "Ничек?" "Добрая тетенька! Сез чынлап добрая!"
Балаларның һәр хәбәренә шатландым да, көендем дә. Алар бер ихлас сорау гына көткән икән, ләбаса! Тыңлаучы, ишетүче, аңлаучы көткән! Шундый кеше табылгач, әнә, ничек сөенәләр, күпме рәхмәт укыйлар! Икенче яктан, якыннарына әйтеп-әйтеп тә аңлау тапмаган бала эч серен теләсә кемгә бушатырга әзер булып чыга түгелме?! Чыннан да, мин аларга кем? Үзен ярдәмче дип таныштырган бер "добрая тетенька"! Ә чынлыкта "добрая" булмасам?! Минем башыма күсәк белән китереп суктылармыни! (Бәлки, сез үз балаларыгыз белән көн саен иркенләп аралашасыз, эч серләрегезне бүлешәсездер. Бәлки, мине генә шулай "айнытып" җибәргәндер бу уку. Ә бәлки... сез дә минем хәлдәдер.) "Мин балаларым белән ихлас аралашуга көнгә ничә минут вакытымны бүлеп бирәм? Баламның чын уй-хыялларын беләмме?" – дип сорап карагыз әле үзегездән! Мин менә сорадым да шаккаттым!
Кичә, мәсәлән, улымны кичке тренировкадан алып кайтканда, ул тренировкада булган бер хәлне сөйләде: "Беләсеңме, әнием, бүген Марат белән Дамир сугыштылар". Ә минем башта башка фикер – "иртәгә эштә теге документны тапшырырга онытмаска кирәк". Шул фикер арасына тагын Марат белән Дамир килеп кысыла: "Марат аңа начар сүз әйтте, ә тегесе..." Кинәт кенә туган апамның бер соравына җавап бирмәгәнлегем исемә төшә, кайткач та язып җибәрергә кирәк булыр, үпкәләп ятадыр, дип уйлап куям... "Тренер аермаса..." – ди улым. Точно! Тренерның тиздән туган көне, ә бүләк турында әти-әниләр белән сөйләшмәгән! "Әнием, Әнием, дим... Син мине ишетәсеңме?!" – дигән сүзләр чынбарлыкка кайтарды. Оят иде миңа... Балаларымның күпчелек сүзләрен әнә шулай фон режимында тыңлавым өчен оят иде...
Рамилә Уваева
Комментарийлар