16+

«Әнием катнашырга үгетләде, ә мин ышанмадым»: Зәй кызы фотобәйгедә iPhone 17 откан

Зәйдән Диләрә Абзалова «Бөтен гаилә белән сайлауга» фотобәйгесендә катнашып, iPhone 17 телефонын откан.

«Әнием катнашырга үгетләде, ә мин ышанмадым»: Зәй кызы фотобәйгедә iPhone 17 откан

Зәйдән Диләрә Абзалова «Бөтен гаилә белән сайлауга» фотобәйгесендә катнашып, iPhone 17 телефонын откан.

Диләрә сүзләренчә, конкурста катнашырга аны әнисе үгетләгән. Ә үзе җиңүенә ул бөтенләй ышанмаган.

— Барысы да шокта! Иң нык әнием шатланды, ул катнашырга үзе үгетләде, ә мин җиңәрмен дип ышанмадым, — дип сөйләде Диләрә «Шәһри Казан»га.

Яңа телефон аның өчен дә көтелмәгән бүләк булган. Әмма Диләрә телефонны үзе кулланырга җыенмый икән.

— Бик зур рәхмәт! Көтмәгән идем! Күптән түгел үземә яңа телефон алган идем инде. Моны әниемә бирәм, — диде ул.

Диләрә сайлауларда беренче тапкыр катнашмавын да әйтте. Аның сүзләренчә, ул 18 яше тулганнан бирле тавыш бирә.

Фотоконкурс кысаларында Татарстанда барлыгы 33 iPhone 17 һәм өч Sollers ST8 автомобиле уйнатыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading