16+

"Атаңнан кырык ел яшергән серне ачарга мәҗбүрмен, син аның малае түгел..."

Сөт җыючы булып эшләүче утыз тугыз яшьлек Һади, Саламтархан юлы читендә кул күтәреп торучы җитен чәчле, кылыч борынлы, зифа буй-сынлы Гөлнурны очратты. УАЗигын туктатып, сөйкемле туташны кабинага утыртты. 

"Атаңнан кырык ел яшергән серне ачарга мәҗбүрмен, син аның малае түгел..."

Сөт җыючы булып эшләүче утыз тугыз яшьлек Һади, Саламтархан юлы читендә кул күтәреп торучы җитен чәчле, кылыч борынлы, зифа буй-сынлы Гөлнурны очратты. УАЗигын туктатып, сөйкемле туташны кабинага утыртты. 

Ерык авызлы, җор телле кыз белән юл буе бик күңелле сөйләшеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, рәхәтләнеп көлешеп бардылар. Телефон номерларын алмаштылар. Кабат очрашырга сүз куештылар. Кайнар хисле СМСлар язышып, үбешә торган күгәрченле смайликлар җибәрештеләр. Янәдән очрашып, мәхәббәттә аңлаштылар. Азау ярган буйдак Һади, авызын колагына чаклы ерып, өенә шатланып кайтып керде.
– Әти-әни, бер күрүдә үлеп гашыйк булдым! Тимерне кызуында сугарга кирәк! Өйләнәм! – диде.
– Бәрәкалла, минем дә ахирәткәйләрем кебек килен рәхәте күрәсем, үчтекиләп оныклар сөясем бар икән! – дип ихластан куанды диндар Һәдия абыстай.

Пенсиягә чыкканчы тирә-як авылларда мич чыгарып йөргән Әһлиулла карт:
– Эһем-эһем! Киленне кайсы авылдан төшерәбез, улым? – дип кызыксынды. 
– Әлләни ерактан түгел, әти. Саламтарханнан гына. “Лада Калина”ны бизибез дә, изге җомга кичендә тәвәккәлләп кыз сорарга барабыз! Бүләк- күчтәнәчләрегез мулдан булсын! Рәешкә кияргә саклап тоткан затлы киемнәрегезне нафталинлы сандыктан чыгарып, җилләтеп, үтүкләп куегыз! 

Типсә тимер өзәрлек чагында күңел түренә кереп оялаган, ара-тирә исенә төшкәләгәндә, җанына җылылык бирүче серле авыл исеме сакалы сирәкләнгән, чәче чаларган, баш түбәсе пеләшләнгән Әһлиулланы сискәндереп җибәрде. Бер җәбе сынганга, эрҗинкә белән тарттырылган күзлеген кылыч борыны өстенә элеп, үтә дә җитди кыяфәттә чоланга чыкты. Мыштым гына кәҗәнкәдәге шүрлек янына барып басты. Актарына торгач, таушалып беткән зәңгәр тышлы блокнотын табып алды. Карчыгы читтән күзәтеп тормыймы икән дип, ялтын-йолтын карангалагач, серләр тулы көндәлеген актарып, бисмилласын пышылдап, “Саламтархан” дигән битен ачты. “1990 ел. Май башы. Тол хатын Гөлбикәгә фатирга урнаштым. Эш күп булды. 13 мич чыгардым. Авыл халкы ярдәмчел, хуҗабикә мәхәббәтле, юмарт иде. Ятагым йомшак, тамагым тук, күңелем хуш булды. Кинәнеп эшләдем, рәхәт яшәдем”, – дигән юлларны укыганда, күңеленә җылы хисләр тулды. Йомшак тәнле Гөлбикәнең очкынлы күзләрен, шаян сүзләрен, нурлы йөзен, сөешеп ятканда дәртле пышылдауларын исенә төшереп, тешләре сирәкләнгән иләк авызын җыя алмыйча, беркавым ишеккә сөялеп торды. Көндәлеген иске чүпрәккә төреп, һәйбәтләп яшереп куйгач, җыерчыклы йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, өйгә керде. 
– Улым, кәләшеңә ничә яшь суң? Әти-әнисе исән-саулармы? Исемнәре ничек? Авылның кайсы төшендәрәк торалар? – дип сорады.
– Гөлнуркаемның мөлдерәп пешкән җиләк чагы. Яңа ел бәйрәмендә кәләшемә утыз ике тула. Әтисе күптән вафат. Ул очучы булган. 1990 елның кара көзендә, геологларны Төньяк полюска экспедициягә алып киткән җирендә һәлакәткә юлыккан. Кызчыгы әнисенең карынында чакта ук ятим калган. Гөлбикә апа ирен өзелеп яраткан икән. “Гөлнурымның әтисе уңган, тәртипле, кешелекле, юмарт иде. Кулыннан бөтен эш килде. Соңгы мәртәбә отпускага кайткач чыгарып калдырган миченә аркамны сөяп, әлегәчә сагынып искә алам. Чәчәк кебек чагымда, тилмереп тол калгач, кулымны сорап килүчеләр булды. Тик беркемне дә бусагадан уздырмадым. Гомер буе сөйгәнемә тугрылык сакладым, – дип сөйләгәндә, булачак каенанамның шомырт кара күзләре яшьләнде. – Әле дә ярый бер куанычым бар: балакаемның төс-бите атасыныкына суйган да каплаган. Кылыч борыны, җитен чәчләре, яшькелт күзләренә тиклем тач атасыныкы. Әтисен өзелеп сагынганда, шушы мәхәббәт җимешебезгә карап юандым”, – дип тә сөйләде, – диде җавапка уллары.
– Менә ичмасам саф мәхәббәт! Татар хатыннары мәнле, тыйнак, ышанычлы шул алар. Марҗалар сыман, ир-ат күргәч, чәчен-башын туздырып, күзләрен майландырып, өстәлгә акбаш куеп, ят ирләрне кунакка чакырмыйлар. Көчле затларга үзләре чат ябышып, юхаланып куеннарына кереп, акчасын саварга керешмиләр, – диде Һәдия абыстай. – Анасына карап, кызын коч, диләр. Гөлнур да, Аллаһ теләсә, әнисе кебек берне генә сөяр. Улыкаем, сиңа бик әйбәт хатын, әтиең белән безгә күркәм килен булыр, Иншалла.

Боларны шыпырт кына тыңлап торган Әһлиулланың тыны кысылды. Колак төбендә нәни чүкечләр биешә башлады. Авызы кибеп, теле аңкавына ябышты. Йөрәге тыпырчына башлавын сизгәч, күзлек тартмасыннан валидолын алып, тел астына салды. Лапылдап диванга барып ауды. 
– Нәмәкәйгә таралып төштең әле, атасы? Шулчаклы дулкынланмасаң, ни була! Өрлектәй улыбызны өйләндерү бик җаваплы гамәл булса да, ата- бабадан калган күңелле мәшәкать бит ул. Туйга әйбәтләп әзерләнергә кирәк. Кеше-кара алдында оятка калмаслык итеп уздырырга язсын! Улыбызга рәхмәт, әти-әни фатихасы белән башланган эшнең ахыры әйбәт тәмамлана, – диде Һәдия.

Әһлиулла, гөбедән чыккан кырыс тавыш белән:
 – Кем хәер-фатиха биргән соң әле монда? Кемгә-кемгә, Гөлбикә кызына өйләнергә рөхсәтем юк! – диде.
– Яхшы чакта акылыңа кил, әтисе! Бу нинди ахмак сүз тагын? Бер-берсен сөешкән парның арасын бозу – зур гөнаһ! Сакалың агаргач, акылың саекты мәллә? Мәңгелек йортыбызга кайткач, җәһәннәм кисәве булырга җыенмыйсыңдыр бит? Улыңны яратып, аңа хатынлыкка килергә атлыгып торган, сау-сәламәт мөселман баласының изге ниятенә каршы төшәргә ни хакың бар? Җитди сәбәбе булса, аңлатып сөйлә!

Әһлиулланың теле бәйләнде. Ык-мык килде, кызарынды-бүртенде. Көч хәлгә телен әйләндереп:
– Балакаем, кичерә күр, мине! Кан-кардәшләргә үзара никахлашырга изге Коръән кушмый бит. Табиблар да рөхсәт итми. Андый гаиләдә балалар гарип туа икән, – диде. – Гөлнур – синең бертуган сеңлең икән бит ул... 
– Ә-ә-ә? – көтелмәгән хәлдән Һәдиянең авызы шар ачык калды. 

Һадиның маңгаена салкын тир бәреп чыкты.
– Их, әти! Булмый икән булмагач, бәхетеңне кәҗә сөзгәч... Газиз улыңа гаилә бәхете татырга язмаган икән, – дип, көрсенде. 

Һади янәшәсендә көлемсерәп басып торган әнисенең күзләренә мөлдерәтеп карады. Өлгергән карагаттай кара күзләрнең нилектән хәйләкәр елмаюын аңлый алмады.
– Яраткан Гөлнурыңа өйләнәсең, улым! Әйттем – бетте! Кодагыем Гөлбикә булды ни миңа, Сөембикә булды ни? Иң мөһиме – кызы сиңа туган түгел!

Әһлиулланы гүя корт чакты. Сикереп торганда, күзлеге идәнгә мәтәлде.
– Карчык, малайның башын бутама! – дип кычкырды. – Туй булмаячак!
– Син айлар- еллар буе мич чыгарып, биләмдә йөргәндә, җикән камыш кебек сылу, май кояшыдай дәртле, сау-сәламәт яп-яшь хатының турында уйлап та бирмәдең. Кәтүк буйлы, бүтәкә корсаклы зимагур ир кәмәше озын-озак сәфәреннән кайтып кергәнче, яшь хатыны салкын мендәрен кочаклап, елап кына ятмас бит инде. Күзләре якты йолдызлардай җемелдәп, сылу гәүдәсе яшь тайныкыдай уйнаклап торган бичәңнең син өйдә юкта бер мәртәбә дә дәрте кузгалмаган, әпитите уянмагандыр дисеңме?

– Нәмә димәкче буласың, тилемсә кортка? – диде, сөмсере коелган Әһлиулла. 
– Әни, икәүләшеп ахмак сүзләр сөйләп, тилмертмәгез инде мине! Аңлатып сөйләгезче!  – диде Һади. 
– Тыңла, инде алайса, балакаем. Синең бәхетең хакына, дөресен сөйләми хәлем юк. Гөнаһлы гамәлем өчен, Иллаһым үзе кичерсен! Атаңнан кырык ел яшергән серне ачарга мәҗбүрмен, – диде диндар Һәдия. – Ул мич чыгарырга киткән җәйләрнең берсендә, йоклый алмыйча, тулган айга карап моңсуланып, иләсләнеп ята идем. Көтмәгәндә капка дөбердәттеләр. Атаң кайткандыр дип, дәртләнеп сикереп тордым. Яланаякка чүәкләремне элеп, челтәрле эчке күлмәктән генә йөгереп чыгып, кәлиткәне ачып җибәрсәм... каршымда Таң фәрештәседәй чибәр, арысландай гайяр ир заты елмаеп басып тора. Арып- талып җәяүләп озын юл үткән, төн ката ярдәм сорап капкабызны каккан юлчыны рәнҗетеп куып җибәрергә намусым кушмады. Ихатага уздырдым. Тач синдәй зифа буйлы, нәкъ синеке кебек чем кара бөдрә чәчле, соргылт күзле, тәмле телле мосафирның гозерен тыңлап, күңелен күреп, җылы йомшак түшәктә кундырып чыгарганыем. Саваплы гамәлемнең бушка китмәвенә бүгенгәчә сөенеп туя алмыйм, газиз улыкаем. 
– Менә сиңа мә! Имәндә икән чикләвек! Димәк, туй булачак! – дип, шат елмайды Һади. 
– Гомер буе көнләшеп теңкәмә тидең, – дип мыгырданды карт. – Үзен белми, тәкъва булып кылана тагын! 
– Изге китапта: “Мәхәббәттә язык юк”, – диелгән. – Шулаймы, Әһлиуллакаем? – дип кеткелдәде Һәдия абыстай.

Хәмидә Гарипова.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

23

12

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading