16+

Айдар Сәлимгәрәев: "«Сөембикә» журналын урамнары белән укыйлар"

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә «Сөембикә” журналының чыга башлавына 110 ел тулуга багышланган ““Сөембикә” яшәр һаман сездә” дип аталган бик тә затлы кичә үткәрелде. Аның III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына  туры китерелүе бик тә урынлы булды.

Айдар Сәлимгәрәев: "«Сөембикә» журналын урамнары белән укыйлар"

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә «Сөембикә” журналының чыга башлавына 110 ел тулуга багышланган ““Сөембикә” яшәр һаман сездә” дип аталган бик тә затлы кичә үткәрелде. Аның III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына  туры китерелүе бик тә урынлы булды.

Илебезнең 55 төбәгеннән, 15 чит илдән килгән делегатлар өчен дә бәйрәм бүләге булды.
“Сөембикә” журналы 1913 елда дөнья күрә. Әмма 1918 елда журнал буржуаз пропаганда алып барыла дигән гаеп белән ябыла. 1937 елда журналны гамәлгә куючы Ягъкуб Хәлилине дә халык дошманы дип атарга хөкем итәләр. 1926  елда журнал без белгән “Азат хатын” исеме белән чыга башлый. Сугыш елларында журнал чыгудан туктый. 1958 елда гына аның беренче саны чыга ала.

Ә инде 1991 елда ул кабат “Сөембикә” исеме белән дөнья күрә. Редакциядә Һади Такташ, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Габдрахман Әбсәләмов, Мирсәй Әмир, Гали Хуҗи, Гази Кашшаф, Хәсән Сарьяннар кебек күренекле әдипләр хезмәттәшлек итә. Гөлчирә Гафурова, Рокыя Әхмәтшина, Асия Хәсәнова, Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова, Диләрә Зөбәерова, Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Фирая Бәдретдинова, Гөлнара Сабирова кебек танылган журналист хатын-кызлар басманы төрле елларда чыгаруда хезмәт куя. Алар журналны тирән эчтәлекле итүдә барлык көчләрен кызганмый. Аны илебезнең бөтен төбәкләрендә алдыралар. Тиражы да ярты миллионга җитә. Журнал һәрвакыт хатын-кызларны берләштерүче ролен үти. 1990 еллар башында “Гыйффәт туташ”, “Киленбикә” кебек бәйге-тамашалар уздыра. “Ак калфак” оешмасының башлангычы да шушы журналдан башлана.

– Бөек мәгърифәтчебез, мөселман дөньясында беренче казыя булган Мөхлисә Бубыйның шундый гыйбрәтле сүзләре бар. Хатын-кызның беренче  вазифаи бурычы – ул туган тел һәм гореф-гадәт, йолаларны саклау.  “Сөембикә” журналының нигез салучысы Ягъкуб Хәлили дә Мөхлисә Бубыйлар оештырган Иж-Бубый мәдрәсәдә укыган кеше. Бүгенге журналының укучылары – журналның үзе кебек үк затлы, белемле, абруйлы, дәрәҗәле, төрле юнәлештә үзләренең хезмәтләре тарихта эз калдырырлык безнең гүзәл затларыбыз, ханымнар һәм туташлар! Менә ул сез мәгърифәтчеләр! “Сөембикә” кебек милләт язмышын чагылдырган журналларыбыз булу белән без бәхетле, – дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Котлау тәбрикләмәләренә матбугат өлкәсендә җитәкчеләр, депутатлар да кушылды.

– Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. 110 еллык – бик зур җаваплылык. Коллективка зур рәхмәт әйтәсебез килә. Һәрвакыт әдәп югалтмыйча, бай мирасны саклап, заманча халыкчан басма әзерлисез. Бүген халыкның, укучыларның  өйләренә узу – бик зур эш, бик зур казаныш. Журналның тиражы күпме дип сорыйлар. Аны данәсе белән генә санарлык түгел. Әни язылу чоры башлануга искә төшерә. Яздырып куям, журналны урамнары белән укыйлар, – диде журналны бәйрәме белән котлап “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.  

– “Сөембикә” – ул журналлар арасында иң озын гомерлесе. Үзенең укучыларын онлайн һәм оффлайн форматта эзләп таба. Онлайн форматта 50 меңгә якын укучысы бар. Бу бик зур сан, – дип сөйли депутат Римма Ратникова. Ул “Сөембикә”леләргә” Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллин исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Һәм “Ак калфак” оешмасының әнисе дә “Сөембикә” журналы булуын билгеләп үтте.

“Сөембикә” журналында 1999 елдан башлап үзенең абруйлы бүләген – “Сөембикә беләзеге” махсус премиясе гамәлгә керткән иде. Быелгы беләзек ияләре икәү. Аның берсе – танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова булса, икенчесе  – татар хатын-кызларын берләштерү, аларның милли аның  үстерү, татар гаиләсе, аның телен, татар гаиләсен саклауга керткән хезмәтләре өчен татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының бүгенге җитәкчесе Кадрия Идрисовага тапшырылды. 

– Бу ике зур чараның бергә үткәрелү – бу журнал хатын-кызларныкы, хатын-кызлар журнал сезнеке дигән сүз. Һәр елны өегезнең кунагы булырга тиеш. Беләзек – “Ак калфак” бүләге. Бу эшне без сезнең белән бергә башкармасак, бу бүләк эләкмәс иде. Барыгызга да рәхмәтле. Дүрт елга бер тапкыр корылтай үтә, ике елга бер тапкыр җыеннар үткәрәбез. Бүген биредә 600ләп делегат һәм кунакларыбыз бар. Хөкүмәтебез Рәисенә һәм Бөтендөнья татар Конгрессына рәхмәтлемен. Исән-сау булыйк, бергә матур гамәлләр кылыйк һәм “Сөембикә” журналын беркайчан да онытмыйк, – диде Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумы җитәкчесе, төбәкара “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. 

Без “Шәһри Казан” газетасы редакциясе дә хезмәттәшләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Иҗат уңышлары телибез.



 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading