16+

Бәя артса да, машинадан баш тартырга җыенмыйлар

Ел ахырына машиналарның бәясе 20 процентка кадәр арту көтелә.

Бәя артса да, машинадан баш тартырга җыенмыйлар

Ел ахырына машиналарның бәясе 20 процентка кадәр арту көтелә.

Агымдагы елның дүртенче кварталында машина бәяләре тагын кыйммәтләнәчәк, дип фаразлый белгечләр. "АвтоСпецЦентр" компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Терлюкевич "Известия"гә сөйләгәнчә, быелның икенче ярты еллыгында машина хаклары күтәрелү турындагы фаразлар акланган, әмма бәя арту сату динамикасында чагылыш тапмаган диярлек. "2023 ел ахырында сату дәрәҗәсе күбесенчә тышкы факторларга бәйле булачак. Үзебезнекеләргә дә, импорт машиналарга да бәяләр 10-20 процентка кыйммәтләнәчәк", – дип ачыклык керткән Терлюкевич.

Узган бер саныбызда, утильләштерү буенча яңа тариф кертелгәнлектән, августтан машиналарга бәя артачак дип язып чыккан идек. Белгечләр әйтүенчә, утильләштерүгә салым арткач, двигателе күләменә карап, автомобиль хаклары кимендә 33 меңгә, иң күбе 923 мең сумга кыйммәтләнгән. Шуның өстенә Россия валютасының арзанаюы да роль уйнаган. ВАЗ модельләренең исә комплектациясе әле дә чит илнеке. Доллар арту аларга да тәэсир итми калмый. Шуларга карап, бәя арта да арта.

Барыбер алалар
Казандагы Россия машина йөртүчеләр федерациясе вәкиле Дмитрий Золотов әйтүенчә, илдәге икътисади вазгыять якындагы бер-ике елда әллә ни яхшырмаячак, рубль һаман арзаная бара. 

– Икенчедән, кытай машиналары ихтыяҗ артты. Ә аларны валютага алып кайталар, шуның белән логистика да кыйммәтләнә. Моңа өстәп, запас частьләргә дә бәяләр артып тора. Инфляцияне дә онытмаска кирәк. Бу факторлар машинаның кыйммәтләнүенә китерә һәм бәяләр әле тагын артачак. Бу яңа машиналарга гына кагылмый, алар артыннан тотылган автомобильләрнең хакы да күтәрелде, чөнки запас частьләрнең үзбәясе артты, – ди ул.  

Ничек кенә кыйммәтләнеп торса да, монда шул ук бензин бәясе дә, машинаны карап тору, ремонтлау чыгымнары да керә, халык машинасыннан баш тартырга ашыкмый. 

– Хәзер машиналар тормышның аерылгысыз бер өлеше. Кибеткә барырга да, табигатькә чыгарга да, шәһәр читендә яшәп Казанга эшкә килеп йөрү өчен дә кирәк ул. Финанс мөмкинлеге нинди булуга карамастан, аны барыбер алачаклар һәм кулланачаклар. Кредит ставкасы арту да куркытмый халыкны, – ди Дмитрий Золотов.   

Сабадагы автосалон җитәкчесе Илфат Вакказов та машина алырга яки яңартырга теләүчеләргә аны хәзердән үк алырга киңәш итә. 
–    Бәяләр арту туктамаячак, кирәк булып та тукта көтеп карыйм дип озаклап уйларга кирәкми, бәяләр үсеп тора, – ди ул. 

Утырмаслар безнең машинага
Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасы Советы депутатлар бары тик үзебездә җитештерелгән машиналарда гына йөрергә тиеш дигән фикерне хуплады. Сүз төбәкләрдә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен халык сайланучыларына беркетелә торган автотранспорт турында бара. 

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин элегрәк хәбәр иткәнчә, парламентның түбән палатасында Мәскәү буенча хезмәт максатларында кулланыла торган транспортны Россия маркаларына алыштыру башланды. Володин фикеренчә, "бу карарлар Россия автосәнәгатен үстерүгә ярдәм итәчәк, ә бюджет акчалары илдә калачак".

Әмма Илфат Вакказов депутатларның үзебезнен машиналарга  утыруын шикләнә. Утыра калсалар, машиналарны уңайлырак итеп эшли башларлар иде, ди ул. 
Дмитрий Золотов та, депутатлар Приора, Х-Рей һәм башка шуның ише бюджетлы машиналарга утырмас дигән фикердә. Премиум класслы машиналарны сайлаячаклар, ди ул. 

Россиядә иң популяр машиналар: Lada Granta, Kia Rio, Hyundai Solaris.

2024 елда илдә 700 мең җиңел машина җитештерергә уйлыйлар. 2035 елга бу санны 1,6 миллонга җиткермәкчеләр.
2022 елда 600 мең яңа машина чыккан.

 

Фото: http://tatmedia.ru 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading