Бәйләү бәйләмичә тора алмый кебек ул. Яшүсмердән кулларында энә биеткән Гөлүсә ханым Кадыйрова бер минут буш вакыты булды исә үз кәсебендә – киемнәр бәйли.
Башлыклар, свитер-җилетлар, күлмәк-итәкләр, кыскасы, нәрсә телисең шуңа заказ бирә аласың.
Казанда туып үссә дә, тамырларына тугрылык саклап, Биектау районының Олы Битаман авылында гомер итә. Мәрхүмә әнисе Кәүсәрия апа шушы авылныкы булган.
– Әни гомере буе “Тасма”да оператор булып эшләде. Әти белән 12 ел яшәгәч, аерылыштылар. Хәтеремдә, ике бүлмәле фатирыбызның зур ягында әти яшәде. Ишеген гел бикләп йөри иде. Без Илгиз энем белән әни канаты астында, кечкенә бүлмәдә үстек. Аннары әни фатирны алмаштыра алды. Алай да әтидән ерак түгел идек, ул икенче хатын белән тормышланса да янына барып йөрдек. Хатыны да сүз әйтмәде. Безне әби белән бабай да тәрбияләште, әни белән гел авылга – Олы Битаманга кайта идек. Каникулларны авылда үткәрдек. Мәктәптән соң тегүчелеккә укыдым. Фабрикада эшләп, авылга кайттым, кияүгә чыктым. Күрше егетенә. Кечкенә вакытта әнинең бәйләү бәйләгәне истә. Сорап алҗыткач, мине дә өйрәтте. Эшли башлагач, үзем журналлар сатып ала башладым. Алар минем тау хәтле! Карап бәйләве бик җиңел. Кияүгә чыккач, балалар үстергәндә шул бәйли белүем коткарды да инде. Кытлык еллар, кибет киштәләре буш, балаларны киендерергә кирәк, җеп алам да трусиктан алып башлыгына кадәр төне буе бәйлим! Ул колготкалар дисеңме, күлмәкләр. Өч бала! Русланымнан соң Зәринәм туды. Өченчегә игезәкләр алып кайттык – Фоат белән Илфат. Менә шул дүрт баламны энә-җептән үзем бәйләп киендердем. Бәйләргә сәләтем дә булгандыр дим, бер бөртек авырлыгын күрмәдем, – ди Гөлүсә апа.
Фәрит абый белән зур сөюдән башланган тормышлары бүген киң ябалдашлы нык агачны хәтерләтә. Кияү-киленнәр төшереп, кода-кодагыйлар белән кушылу шатлыклары да зурдан – 5 онык тәрбиялиләр.
– Фәрит яшьлегендә комбайнда эшләде, соңгы вакытларда ат җикте. Ир-ат көннәр буе эштә, кичен өйдәге хезмәткә булыша да, ятып йоклау җаен карый. Ә минем тормыш башлана гына иде, барысы да йоклап беткәч, уйларымны уйлый-уйлый бәйләргә тотынам. Арылмаган да дим, Казанга йөреп эшләгән елларым ул. Юл газабы – гүр газабы, дигәннәр. Иртәнгә кадәр балалар кофтасы бәйләп бетергән чакларым да булды. Хәзер оныкларымны киендерәм. Аларның үз зәвыгы, киясе килгән әйберләрен төсенә кадәр атап әйтәләр. Уенчык бәйләтергә керештеләр. Үземә дә кызык, аларын интернеттан карыйм. Безнең замандагы сыман тиен, мәче тотып уйнамыйлар, исемнәре дә заманча, “Хаги-ваги” диләрме. Ни хайван, ни кеше түгел, үзгә бер затлар, – ди әңгәмәдәшем.
Гөлүсә ханымның Казанга йөреп эшләве күп нәрсәгә өйрәтә, ипи дә пешерә ул, хастаханәдә укол салырга да өйрәнә. Шулай да яраткан хезмәтенә әйләнеп кайта – бер еллап булса да тегүче булып эшләп ала. Аннан бакчачы хезмәтенә яллана. Инде өй тирәсендә генә, саулыгы сынатып, гариплек төркемен рәсмиләштерсә дә, сырхау какты дип кенә өйдә утыра торган кеше түгел, барыбер кеше арасында. Кичен клубта оештырылган бәйләү түгәрәгенә йөри, өлкәннәрне өйрәтә, җәен исә бакча үстерә, җиләк-гөмбәгә йөри.
– Элек җепләрнең төрле төслесен Казаннан унар йомгак алып кайта идем. Шулар беткәнче бәйлим дә кабат Казанга китәм. Үземнекеләрдән арткач, бәйләгәннәремне сата башладым. Хәзер дә сатам. Иш янына куш бит, ярап куя. Бәйли-бәйли күз дә, кулларның саулыгы да бетә икән. Күзләремнең күрүе дә икенче, кулларым да сызлый. Күңел генә арымый, һаман бәйлисем килә, – ди Гөлүсә ханым.
Яраткан шөгыленнән бизмәс күңеленә дәрт, ә беләгенә куәт өстәлсен иде аның!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар