16+

Бакчасы ел да җәннәт почмагына әверелә

Мамадышта яшәүче Раушания Гарипованың бакчасы ел да җәннәт почмагына әверелә.

Бакчасы ел да җәннәт почмагына әверелә

Мамадышта яшәүче Раушания Гарипованың бакчасы ел да җәннәт почмагына әверелә.

Раушания ханымның бакчасында 300 (!) төрдәге гладиолуслар гына үсә. Алардан кала 60 лап сорт хризантема да бар. 

– Гладиолуслар белән дуслыгым уналты ел элек башланды. Ике дистә сортның суганчаларын Тверь өлкәсендә һөнәре буенча ландшафт дизайнеры булган танышым Наташа Павлова бүләк итеп җибәргән иде. Гладиолусларны мин чәчәкләр патшабикәсе дип атыйм. Аларны яратуым шулкадәр көчле, чәчәкләрнең үзен генә түгел, хәтта суганчаларына да үлеп гашыйкмын, – ди ул. 

Чәчәкләр үстерү маһирлыгы әбисе белән әнисеннән килгән. Алар тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстергәннәр. 
– Юлдан узып баручы һәр кеше туктап сокланып карап торалар иде. Бүген әби белән әни бакчамны үзләре күрсәләр, ах итәрләр иде, мөгаен. Ирем Салават белән яздан башлап кара көзгә кадәр һәр көнне алты-җиде сәгать шулар белән кайнашабыз, – ди чәчәкләр үстерүче.  

Моның кадәр сортны бутап бетермәс өчен фотога төшереп, альбом булдырган. Шунда ук алар турында мәгълүмат теркәп бара. Һәрберсен үзе теккән аерым тукыма капчыкларда саклый. 

– Чәчәкләр үстерергә яратып та, мәшәкатьләнәсе килмәүчеләргә гладиолуслар утыртырга киңәш итмәс идем. Аларны ел әйләнәсе карап-тәрбияләп торырга кирәк. Суганчасын сатып алганда артык зур булганына кызыкмагыз, кечкенәләре яшьрәк була. Үзем дә баштагы мәлләрдә, нишләп миңа кечкенәләрен җибәрәләр икән, дип үртәлә идем. Тора-бара гына аңладым моның хикмәтен. Тагын бер киңәш – гладиолуслар ачык кояшлы урын ярата. Утыртырга бер ай калганда кабыгыннан чистартасың. Бер-ике көн кала ярты сәгать “Максим” препаратының сыек кына эремәсендә тотасың. Ә “бәбиләрен” эремәдә утыртыр алдыннан гына тотыгыз. Тәҗрибәм күрсәткәнчә, эремәдә иртәрәк тотсаң, тамыр җибәрә башлыйлар. Утыртканда исә алар сынып бетәләр. 
Гладиолусны гадәттә апрель ахыры-май башында утыртабыз. Өч диаметрлы суганчаны – тугыз сантиметр, ике диаметрлысын – алты сантиметр, бер диаметрлыны өч сантиметр тирәнлектә утыртасы. Чокырчыкка башта елга комы салып калдырасың. Суганчаны утырткач, кабат елга комы сибәсең. Гладиолус ат тиресен ярата, аны сипсәгез дә яхшы, тик черегән тирес булсын. Аның өстенә кычыткан төбеннән алынган туфрак саласың. Аннары иң өскә гадәти туфрак. Глиадиолус су ярата, әмма артык күп тә сибәргә кирәкми. Су җыелып торганны яратмыйлар. 

Чәчәк атып бетереп бер ай үткәч, сентябрь ахыры-октябрь башында, суганчаларны казып алабыз. Мин аларны көзен дә “Максим” препараты эремәсендә тотып алам. Яхшылап киптергәч, чүпрәк капчыкларга тутырып куям да базга төшерәм. Анда температура 4-5 градус тирәсе. Базы булмаган кеше суыткычта саклый ала. Айга бер тапкыр карап-тикшереп торырга иренмәскә кирәк, югыйсә берсендә вирус була калса, башкаларына да күчә, – дип киңәшләерн бирле Раушания ханым. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading