“Балалар үсте, гаиләләре бар. Хәзер инде дөнья күрергә дә вакыт җитәрлек”, - дип уртаклаша АвтоСабантуй катнашучылары. Машинадан йорт ясап, теләгән урында туктап, ял итүне сайлаган сәяхәтчеләр бер урында җыелды. Болгарда “Vanlife-АвтоСабантуй” фестиваленең ачылу тантанасы узды. Изге җирдә машиналар бульвары тезелде.
- “Vanlife-АвтоСабантуй” эчке туризм үсеше өчен бик мөһим. Әлеге чара Татарстан территориясендә кемпинг өчен мәйданнар булдырырга этәргеч булып тора. Фестиваль җитештерүчеләрне һәм сәяхәтчеләрне берләштерә, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Сәяхәт өчен махсус җайлаштырылган чит ил машиналарының бәясе 5-7 миллионга җитә. Тимер атта дөнья гизү – иң очсыз ял түгел, дип уйлап була, әмма эшмәкәрләр кешенең кесәсенә карап, төрле машина тәкъдим итә.
Эшмәкәр Андрей Наумов фестивальгә Мәскәү өлкәсеннән килгән. Ул җиңел машиналар йөртүчеләргә сәяхәт өчен арбалар җитештерүе турында сөйләде. Мондый җайланманың бәясе 300-600 меңгә кадәр җитә. Кеше, тәгәрмәчле йорт сатып алыр өчен, психологик яктан да әзер булырга тиеш. Әгәр тимер атта сәяхәт өметләрне акламаса, машина алу үкенечле булырга мөмкин. Ә арбаны ЮХИДИ хезмәтендә теркәгәч, күңелегезне иркен тота аласыз.
Махсус җайланмалар сатып алырга теләмәгән кешеләр, йөк машинасын үз куллары белән күчмә йортка әйләндерә. Антон Павлунин сүзләренчә, тәгәрмәчле йорт ясау өчен инженер белеме кирәк түгел.
- Мин инновацион технологияләр өлкәсендә эшлим. Машинаны икенче йортка әйләндерү өчен якынча 100 мең сум кирәк булды. Җиһазлауны интернеттан видео карап өйрәндем, машина эчен җылытып чыктым. 2021 елда гаилә белән диңгез буена сәяхәт иттек, кунакханәгә акча тотмадык, шул вакытта тәгәрмәчле йортның уңайлы булуын сиздем. Кайвакыт тимер атны эш урыны буларак та кулланам, өйдә бала-чага шаулый, ә монда тыныч һәм рәхәт. Дөресен генә әйткәндә, мин “Vanlife-АвтоСабантуй”га тормыш иптәшем кунакка киткәннән файдаланып килдем. Татар җырларын тыңладым, истәлекле урыннар карадым, Татарстан бик ошады. Юллар яхшы, халкы – кунакчыл. Киләсе елга гаилә белән киләм, - диде Башкортстаннан Антон Павлунин.
Хәзерге вакытта республикабыз территориясендә 11гә якын кемпинг бар. Фестивальдә катнашучылар машинада сәяхәтнең уңай якларыннан тынычлык һәм ирек хисен билгеләп үтә. Ә төп кимчелек - өйгә кайтасы килмәү. Санкт-Петербургтан Ольга Беликова АвтоСабантуйда хыялын чынга ашыра.
- Тормыш иптәшем белән Россия буенча сәяхәткә чыктык. Фестивальга баруны алдан уйламадык, юл үзе алып килде. Казан һәм Болгарны күрү минем хыялым иде. Машинада сәяхәт иткәндә кием-салымны чисталыкта тоту гына каршылыклар тудыра, кечкенә тазда кер юу уңайсыз. Башка бер кимчелек тә күрмим, акча беткәнче сәяхәт итәрбез, дип уйлыйм, - диде Ольга Беликова.
Машинада сәяхәт итүчеләр тормыштан ләззәт алып яши. Иртәгәге көн турында уйламасаң да, дөнья бетми икән. Сәяхәтче – маҗаралар, яңа хис-кичерешләрсез яши алмый. Теләк булса, тимер ат та, агач йортны алыштыра ала. Тик аның өчен кошлар нәселеннән буларга кирәктер.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар
0
0
Их мин дэ кызыгам ла ул,донья гизеп йорергэ!
0
0