16+

“Повестьларны төнлә язам. Илһам миңа йокы вакытында килә”

“Шәһри Казан. Язмыш” газетасын яратып укучылар хәтерлидер, узган елның маеннан башлап җәй буе “Акан су юлын табар” дигән повесть басылды.

“Повестьларны төнлә язам. Илһам миңа йокы вакытында килә”

“Шәһри Казан. Язмыш” газетасын яратып укучылар хәтерлидер, узган елның маеннан башлап җәй буе “Акан су юлын табар” дигән повесть басылды.

Аны укучылар яратып, яңа санны көтеп алып укыды. Сюжеты бик мавыктыргыч, кызыклы тезелгән иде. Авторы – Кафия Вахитова- Низаметдинова, Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан. Бәй, бу минем туган авылым бит! Нинди талантлы язучы яшәп ята икән бит анда. Ә мин бу хакта хәбәрдар да түгел. Тизрәк хатамны төзәтергә, очрашып сөйләшергә дип туган якка ашыктым.

- Кафия ханым, Сез бит безнең авыл кызы түгел, бу мишәр ягына нинди җилләр ташлады?
- Мәхәббәттер инде, бәлки, язмыш җилләредер. Эчәсе суым монда булган бит. Иптәш кызымның туенда төп кебек бәдәнле, оста гармунчы җырчы егет белән таныштым. Фәрит исемле. Ул уйнады, мин җырладым – бик күңелле узды туй. Егет тә мине ошаткан, күрәсең. Кыш буе арада сөю җылысын саклап хатлар йөрде. Аннары язмышыбызны бәйләргә карар кылдык. Үзем дә тәвәккәл инде: җәһәннәм читендәге бер авылга ике кайнаналы, кайнаталы зур гаиләгә килен булып төштем. Җиңел булды димәс идем. Монысы әле аның бер хәл. Фәритемне солдат хезмәтенә алдылар. Мин инде бала көтә идем. Августта малай таптым. Бишек җырларымны да күз яшьләремә бөялеп җырлый идем. Туган ягыннан еракта кыз балага тормыш башлаулары бик читен.
Улыма алты ай гына иде, “бозаулар үлә” - дип эшкә чакырып алдылар. Мин бит һөнәрем буенча ветеринар, мал табибы. Чыктым. Дәваладым.

- Үзегез кайсы яктан соң? Ерактан килеп адаштыгызмы диюем инде.
- Тукай якташы мин. Бик күп язучыларны биргән, туфрагы серле тылсымлы, илһам белән сугарылган Арча ягыннан, Кырлай авылыннан. Заманында Гариф Ахунов белем алган Казанбаш мәктәбен тәмамладым. Мәктәбебездә балалар сәләтләрен, бигрәк тә, каләмгә хирысларныкын үстерү буенча күп эшләнелә иде. Дөрес, мин мәктәптә язмадым. Җырладым һәм китаплар укырга яраттым.

- Ә язу сәләтегез ничек шытып чыкты?
- Әйткәнемчә, мин җырларга, ә кешеләр минем җырлавымны тыңларга ярата иде. Аннары бер авырудан соң, ни сәбәпледер, колакларым начар ишетә башладылар. Күз тигән, диделәр. Ни булгандыр, Аллаһ белсен. Мин җырлау сәләтемне, хәтта теләгемне дә бөтенләй югалттым. Әле алай гына да түгел, бүтәннәр җырлаганны да тыңлап тора алмый торганга әйләндем. Җыр, гомумән, минем ачуымны кабарта башлады. Билгеле, моңа бик борчылдым. Сәләтсез калу рәхәт түгел бит инде, әйтер идем хәтта газап та. Йоклый алмый яткан төннәрем күбәйде. “Балаларга, туганнарга, дөньяга миннән нәрсә кала соң?” - дип борчылдым. Аннары кулыма каләм алып, башымдагы фикерләремне кәгазьгә тезә башадым. Шигырьгә охшаган юллар килеп чыкты. Тора-бара алар күбәйделәр. Аннары, әйтәсе килгән уй-фикерләр шигырьгә генә сыймыйча, хикәя-повестьларга кереп урнаштылар. Аллаһы Тәгәлә мине кызганып, яңа сәләтемне ачты, күрәсең. Ә бер тотынгач, каләмем үзеннән үзе яза башлады.

- Мавыктыргыч темаларны каян аласың?
- Тормыштан. Мин дә бүген генә дөньяга килмәгән бит инде. 61не тутырдым. Ике ул үстердек, хәзер оныклар сөябез. Күргән-кичергәннәр дә, ишеткән-белгәннәр дә шактый. Шуларны бер җепкә тезеп, матур сүзләр табып күз алдына китерерлек сурәтләп яза алсаң, кем әйтмешли, егылып укырлык әсәр килеп чыга.

- Шулай егылып ук укыганарын каян беләсең?
- Мин язганнарымны социаль челтәргә куеп барам бит. Андагы бәяләр гади укучыныкы, гадел. Дәвамын сорап аптыратып бетерәләр. Ә минем бит вакытым җитми. Авыл тормышы, мал туары, кош-корты, бакчасы-бәрәңгесе... – язып кына утыртмый. Ә, гомумән, мин төнге йокым хисабына, шуның барәбәренә язам. Илһам миңа төнлә килә.

- Танылган язучылар белән әңгәмә уздырганда нинди яңа әсәрләр өстендә эшлисең дип сорыйлар. Мин дә Сездән шулай сорасам, ни диярсез?
- Темаларым күп диярмен. Күршем Сәфинә апа булышса, дип тә өстәрмен. Бик хаталы яза идем мин башта. Өтер-ноктаны әйтеп тә тормыйм инде. Сыер сауганда башыма килгән фикерне тизрәк кәгазьгә төшерергә ашыгудан инде бу. Ә ул – укытучы, директор да булган, хаталарны яратмый гына түгел, күрә алмый. Шуңа да миңа ярдәм итәргә алынды. Редакторым да, корректорым да ул. Әле менә күптән түгел генә “Сабыр канатларың сынмаса...” дигән повесть тәмамладым. Тормыштан алынган фаҗигале вакыйгаларга нигезләнгән ул. Аны миңа шушы хәлләрне үзе кичергән авылдашым сөйләгән иде. Тыңлаганда ук күңелем кузгалды.

- Сезне кибет прилавкасы артында сатучы булып күрермен димәгән идем.
- 2003 елдан башлап без сатуда. Гаиләбезнең үз кибете бар. Авылдашларга кирәк әйберләрне кайтарып, рәхмәт ишетеп яшибез. Аннары кибет бит ул авылның штабы төсле бер урын. Бөтен яңалык та иң башлап шунда ишетелә. Язар өчен азыгын Тукай да әнә печән базарыннан таба торган булган.

- Димәк, Сездән яңа әсәрләр көтәргә сәбәп бар... 
- Анысы Ходай кулында. Әлегә язылганын укый торыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading