Күңел күзе белән сөйгән мәхәббәттән йөрәккә бер очкын төшә. Ут булып дөрләргә шул да җитә...
Дөм сукыр егетнең нык кулын җитәкләгән кыз, каладан авылга юл алганда ялгышмый. Сөю-сәгадәттән бәхет бишеге үрәләр, җиргә тезләнгән тормышны күтәрәләр, итәк тулы балалар үстерәләр.
“Яңа яулык та бәйли алганым юк”
Мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның авылдашы ул! Бер нәсел кәүсәсеннән тармак алган карендәшләр. Әнисә апа Зәйнуллина Кайбыч районының Имәнле Бортас авылында гомер итсә дә, күңеле түрендә – үз тугайлары, яланак уйнап үскән Мәрәтхуҗа авылы урамнары! Кама Тамагы районына инде бик сирәк кайта, әгәр юлы төшсә – Туфан ага үскән нигезгә дә туктала.
– Ул үскән йорт сүтелде инде, ләкин нигез ташлары исән! Туфан үпкәләр дим, догамнан калдырмыйм. Исән чагында безнең авылга килгән ул, ахырдан ишеттем, мине эзләп кермәгән. Барыбыз да ахирәткә барасы, шунда күрешербез, – ди Әнисә апа.
Бүген мул тормышта яши ул, күркәм картлыгы кадер-хөрмәттә! Ә сугыш чорына туры килгән балачагы ачлык-ялангачлыгы белән дә сыйламыйча калмагандыр, әлбәттә. Ләкин Әнисә апа авыр елларның каһәрен әллә күрми, әллә сер бирми.
– Әни бик тырыш иде, ачлыктан интекмәдек. Барысы 10 бала тапкан, өчесе күз тиюдән үлгән. Мин – иң олысы. Әти сугышка киткәндә өчебез генә туган идек. Бик иртә кул арасына керелде. Әни эштә, ике кече бертуганым минем өстә, төпчеге бер яшьлек. Әти сугыштан кайткач, колхоз рәисе булып эшләде. Соңрак урынбасары, ферма мөдире иттеләр. Биш кенә сыйныф укый алдым. Әти дә җибәрмәде, өйдә балалар да ишәйде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Кыз булып җитешкәч, Казан шәһәренә кузгала. Итек басу фабрикасына эшкә керә. Авыл белән ике ара сукмагын таптаганда кулын сораучы яучылар да, артыннан йөрүче егетләр дә була. Һәммәсен дә кире бора. “Башыма яңа яулык та бәйли алганым юк, кияүгә чыгарга уйламыйм да!” – дип сүзләренә нокта куя.
“Бер күзе тишелеп ага...”
Җитә бер вакыт, эшчән, тыйнак кызның күңеле бер мизгелдә әсирлеккә төшә.
– Имәнле Бортас авылына кунакка кайткан идем. Дустым Рәхимулла абыегызга кодача тиешле кыз булып чыкты. Ул чакны Рәхимулла көн яктысын чак кына шәйли иде әле, мине күреп калган. Сорашкан. Яңа ел каршыларга туганнарына Казанга килгән. Теге кыз белән без дә бардык. 1961 ел иде ул. Икәү сөйләшеп утырдык, кызгандым үзен... Иртәгәсен, авылга кайтып китәр алдыннан, мине эзләп эшкә килгән. Чакырып төштеләр. Завод капкасы төбендә качып кына сөйләштек. Уйлыйм әле дә, димәдем, кайтам дип тә ышандырдым. Язмышымдыр. Мастер Исхак абый мине тәрәзәдән күреп тора икән. “Күзлекле егет белән сөйләшеп тора, кияүгә китсә, тагын кеше эзлисе...” – дигән. Планны арттырып эшлим, гел мактаулы идем. Әйткәч, пыр тузынды, – ди Әнисә апа.
8 гыйнвар көнне егет кызның тулай торак төбенә килеп баса. Җитәкләшеп кайтып китәләр. Ә авылда бусаганы атлап кергәч, бер карават каршы ала. Җитмәсә, ул да “тез чүккән” – Рәхимулла абыйның сеңлесе алдагы төндә кияүгә киткән, карават башын да эләктергән.
– Әнкәйнең нишләргә дә белмичә бөтерелүләре... Яшәп киттек. 5 бала алып кайттык. Өчесе Мәскәүдә яшиләр, икесе авылда. Мал табыла ул, саулыгыңны югалтсаң кыен. Рәхимулла сау-сәламәт булып туган егет. Хәрби хезмәттән кайткач, Коми АССРга Инта шәһәренә китеп кенә хәрап була. Авылдашларының күбесе шунда – шахтада эшлиләр. Эшләрсең дә, кичке мәктәптә дә укырсың, диләр аңа. Кызыккандыр инде. Биш ай гына эшләп өлгерә. 1959 елның маенда шахтага төшкәч, алдагы сменада шартлатылмыйча калган детонаторга очрыйлар. Мастеры: “Булыш әле”, – дип Рәхимулланы чакыра. Шартлый теге. Мастеры шунда ук үлә. Ә Рәхимулланың күзләренә шахта күмере кереп тула. Бер күзе тишелеп үк ага, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
“Улың алты бармаклы, кияү!”
Рәхимулла абыйга озак дәваланырга туры килә. Мәскәүдә күзләренә күп мәртәбә операция ясыйлар. Өйләнгән мәлләрендә яктылыкны шәйли әле ул. Табиблар аңа авыр күтәрмәскә, иелеп эшләмәскә кушсалар да, тормышның үзенән дә ныграк әрсезләнә...
– Дүртенче улым тугач, әни килгән. “Улың алты бармаклы, кияү!” – ди. Рәхимулла елмая. “Асыл нәселнеке ул, дүрт саны да тигез!” – ди әнигә. Мәскәүдә соңгы операциясен ясаткач, бөтенләй сукыраеп кайтты. Үзе бик башлы иде, әйткән бер сүзне ничек хәтеренә сыйдыргандыр. Миңа авырлык китермәде. Печәнгә төшсәк, кеше артына баса да үз юлыннан туп-туры барыр иде, колачы киң, каерып чабулары. Тимерче булып эшләгән егет ул, көчле! Утынны да үзе кисте, ярды, ташып өйде. Бакчада алмагачларны тотып кына карады, алманың өлгергәнме, юкмы икәнлеген әйтеп тә бирде. Корыган ботакларын үзе кисеп торды, чүпләрне ул утады, җирне казыды. Каралты-кураларны эшләтүче дә ул. Йортны зурайткач, веранданы яңадан ясатыйк, иркен булсын, дип эшләтте. Ничә мунча җиткердек икән? Рәхимулланың мин күзләре генә идем, төп йөкне ул тартты. Берквакытта да гозерләнеп кеше бусагасына бармадым, – ди Әнисә апа.
Ә Рәхимулла абый таягына таянып, кирәксә, күрше авылга кадәр адашмыйча бара. Авылны да әйләнә. Сукыр ир хатынын кимселерлек итми, гөрләтеп яши.
– Күзледән дә күбрәк күрә иде ул, сеңлем. Кая гына барса да, минем Әнисәм, бер кашык су белән йотарлык, бик чибәр, дип сөйли иде. Берсендә икәү Мәскәүгә киттек. Хастаханәдәге санитарка килеп очрады, кирәк бит! “Абау, Рәхимулла, хатының! Чибәр дип, мактый идең, дөрес икән, акылы нихәлдер” – диде дә, үтеп китте. Акылым бөтен булмаса, болай тормыш итә ала идекме? Әти кияүгә киткәнемне белгәч: “Үзең таптың, сукыр кулына үзең каптың”, – диде. Артка юл юк, дигән сүзе! Авылдашлар, иреңне караган өчен хөкүмәт акча түли, нишләп өйдә генә утырмыйсың, диләр иде. Кеше арасында күңелле, бер көн эштән калмадым. Рәхимулла белән 60 ел бергә яшәдек. Миңа бервакытта да авыр сүзләр әйтмәде, мин дә аңа тел тидермәдем. 80 яшемә кадәр яшисе иде, дип теләде. 85ен тутырып китте, – ди Әнисә апа.
“Бәхилләшергә талпындым”
Рәхимулла абый хәләлен тагын бер сыйфаты – сабырлыгы белән дә сокландырып яши. Бервакытта да сукырлыгына тел тидерми. 13 ел дәвамында яман шеш белән көрәшкәндә дә зарланмый. Гомеренең соңгы өч көнен бик авыр ятканда балалары могҗиза сорап, Аллаһыга ялвара: әтиләренең күзе ачылып, якты дөньяны, үзләренең төс-битен генә күрсә икән лә... Тик могҗиза тумый.
– Теле барында үләм, димәде. Телдән калгач, бәхилләшергә талпындым, күңеле төшмәсен, дидем. Үләсе көнне кулы белән ишарәләп, әллә ничә мәртәбә торгызырга кушты, яткызыгыз, дип аңлатты. Җаны уйнады күрәсең. Рәхимулланы ике ел элек озаттык. Башта бик кыен булды. Хәзер дә йөрәгем авырта әле. 5 онык, 5 оныкчык кайтуга башта мине килеп кочаклыйлар, рәхмәт. Аякларым биреште, урамнарга чыгып йөри алмыйм инде. Торып бассам борыным белән җиргә төртеләм, тураерга бил ирек бирми. Анысы нинди чирдер, утырып торганда менә аркам бик туры, – ди Әнисә апа.
Быел ул да 90 яшен тутырган. Узган гомер, чынлап та, аккан су юлы кебек. Күпме сынаулар кичелгән, авырлыгы үзәккә үткән, шатлыгы сөендергән. Тормыш җилләре какканда тиңенең горур иңнәре аны көчле иткән.
Комментарийлар