16+

Байбулат Батулла: “Үз әтиең белән кино төшерү – хәтәр ул”

14 сентябрь көнне Россиянең барлык кинотеатрларында Татарстанда төшерелгән “Ядәч! Истә!” фильмы прокатка чыгачак. Аның режиссеры – Байбулат Батулла, бу аның тулы метражлы фильм төшерүдә беренче тәҗрибәсе. Фильмдагы төп рольләрнең берсен – Байбулатның әтисе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкара.

Байбулат Батулла: “Үз әтиең белән кино төшерү – хәтәр ул”

14 сентябрь көнне Россиянең барлык кинотеатрларында Татарстанда төшерелгән “Ядәч! Истә!” фильмы прокатка чыгачак. Аның режиссеры – Байбулат Батулла, бу аның тулы метражлы фильм төшерүдә беренче тәҗрибәсе. Фильмдагы төп рольләрнең берсен – Байбулатның әтисе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкара.

– Байбулат, әлеге фильмның идеясы каян алынды?

– Ядәч уенын күпләр беләдер дип уйлыйм, ул тавык ашаган саен искә төшә (көлә). Балачакта шуны уйнагач, кичке ашлар күңелле булып китә иде. Шәхсән үзем ядәч уенында гел җиңелә идем, безнең әни яхшы уйный иде. Гомумән, аның символы да хыял белән бәйле кебек тоела. Хыялыңны тормышка ашыру өчен шул сөякне сындырырга кирәк. Ядәч – баланың гына түгел, олыларның да, хәтта бөтен авыл халкының хыялын тормышка ашыра. Фильмның сценарие әти белән әнинең мөнәсәбәтләренә нигезләнеп язылды.

– Бабай роленә актерны озак эзләгәнсең. Ни өчен баштан ук Рабит абыйга тәкъдим итмәдең?

– Янәшәңдә булганны күрмисең, диләрме әле? Әтигә шаяру формасында гына әйттек тә оныттык. Ни өчендер җитди рәвештә игътибар бирмәдек. Рольгә герой эзләгәндә, әтинең яшьтәшләрен барладык. Яшьрәк артистлар арасыннан да эзләдек. Герой эзләп Башкортстанга кадәр барып җиттек. Әби ролен башкарган Роза Хәйруллина: "Әтиең турында еш сөйлисең. Әтиеңне күрсәт әле", - дигәч, аларны таныштырырга булдым. Чыршы авылында безнең йорт бар, Розаны шунда алып бардым.

Рабит абый: Роза белән бер-беребезне беләбез булып чыкты. Ул Камал театрында "Кичер мине, әнкәй" спектаклендә кыз ролен уйнады. Шундый әйбәт итеп уйнаган иде. Аннан соң ул Байбулатка: "Әтиең уйнаса, мин уйныйм", - дип әйткән. Улым килешергә мәҗбүр булды инде. Мин дә ризалаштым, чөнки егетне коткарырга кирәк иде. Вакыты да кыса, инде декорацияләрен әзерләп куйганнар иде.

– Рабит абый, төп рольне башкару зур җаваплылык таләп итә. Курку хисе булмадымы?

– Мин – вакыт-вакыт авырып китә торган кеше. Киноны өзмәсәм генә ярар иде дип курыктым. Аллаһка шөкер, өзмәдем. Ләкин актерларны бер-ике көнгә ялга кайтаргач, өзә яздым. Чирләп алдым, җиңгәгез ике көндә аякка бастырды. Режиссер таләбе буенча, фильмда театр уйнамаска кирәк. Без бит театр артисты һөнәренә укыдык, шул ягы бераз кыен булды. Театрда пафос булса, кинода табигый булырга кирәк.  

– Байбулат, фильмны төшерер алдыннан психолог белән киңәшләшүең дөресме?

– Әйе. Мин, гомумән, психологка йөрергә яратам. Һәркем, бигрәк тә режиссер психологияне өйрәнергә тиеш. Бу миңа фәнни яктан инструмент буларак куллану өчен мөһим. Ә бу очракта мин әти белән бәйле рәвештә психологка мөрәҗәгать иттем. Әтинең сәламәтлеге өчен борчылдым. Уртак тел таба алмасак, куйган максатларга ирешеп булмаса, текстны онытса дигән курку да булды. Үземне әзерләү өчен психолог белән аралаштым. Үз әтиең белән кино төшерү – хәтәр ул. Мәсәлән, әтинең мине кино төшергән вакыттагы халәттә күрүен теләмәс идем. Кызып киткән чаклар да була. Соңгы сменада кызып китеп күзлегемне бәреп ваттым. Әти өчен борчылуым юкка булган, чөнки беренче сменадан соң ук мин тынычландым. Фильмда төшү әтине илһамландырды, ул яшереп киткән сыман тоелды. Иртәнге сәгать алтыда Кама елгасы буенда йөгерде. Төшерү эшләре тәмамлангач әни: "Тагын берәр проектлар юкмы анда, әтиеңне эшкә җик әле", - диде (көлә).

Рабит абый: Күзлеген ватканда, йөрәгем кысылды. "Бу егеткә авыр бит", - дип уйлап куйдым. Бер артист холкын күрсәткәнгә, тыңларга теләмәгәнгә шулай булды ул. Мин сабыр булырга, режиссерның бар сүзен дә тыңларга тырыштым.

– Байбулат, ни өчен Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылын сайладыгыз?

– Авыллар буйлап йөргәндә, искерәк йортлы гади авыл эзләдем. Ләкин андый авыл юк икәнлегенә инандым. Элеккеге йортлы, иске капкалы йортлар бар, ләкин алар каралмаган. Кече Әшнәктә алтын уртаклыкны таптык. Урыны да ошады, таулы урында урнашкан. Кибет, мәктәп локацияләре дә безгә туры килде. Киноны узган җәйдә 20 көн дәвамында төшердек.

– Авыл халкы ничек кабул итте?

– Авылда ачык йөзле кешеләр яши, безне бик яхшы каршы алдылар. Алар өчен бу зур яңалык булды. Кино төшергәндә, әле бер, әле икенче әйбер кирәк. Авыл халкына бераз мәшәкать тә тудырганбыздыр инде. Алар күнеккән тыныч тормышны бераз шаулатып алдык. Рәнҗемәгәннәрдер дип ышанып калам. Кайберләре белән әле дә элемтәдә, кайвакыт ватсапта язышабыз.

– Бабай белән әбинең оныгы Илһам ролен кем башкарды? Бала белән эшләү кыен булгандыр?

– Казанда туган Юныс Таһиров исемле таҗык малае. Ул - иҗади малай, җырлый, шигырьләр сөйли, төрле түгәрәкләргә йөри. Гадәттә, балачага игътибарсыз була, Юныс та кирәк булганда, каядыр чыгып йөрде. Иң кыены тавыш режиссерларына туры килде, чөнки бала микрофонын йә төшереп җибәрде, йә урыныннан кымшатты.

– Рабит абый, Байбулат сезне иң тыңлаучан артистларның берсе, дип сөйләгән. Фильмда бабай аракы эчә, шәрә килеш тә күренеп ала. Болай төшәргә каршы килмәдегез, димәк?

– Режиссер ничек таләп итә, шулай төшәргә кирәк. Бу - мөһимият, мәҗбүрият, аны эшләргә кирәк. Режиссер - хуҗа, киреләнеп торырга ярамый. Мин киноларда төшә торган оста актер түгел. Бик авыр эш ул. Минем яшьтә бигрәк тә. Әле аның төрле һава торышы була, төрле авырулар калка башлый. Байбулатка Аллаһ ярдәм итте, эше бик авыр, һәрберсен күздә тотарга кирәк. Гримерлар, тавыш режиссерлары, техник операторлар һәм башкалар – барлыгы 70ләп кеше, барысы йөгереп кенә йөри. "Эх" тә итмиләр, барысын да үтиләр. Мин шаккаттым. Бездәге кино төшерүләр уенчык кебек кенә икән. Алар төнлә көндезге күренешләрне төшерә, кояшны "яктырта". Авыл халкына тынгылык бирмәдек, төн уртасында да кино төшердек, прожекторлар, экраннар эшләп торды. Мин генә 20ләп киеп алыштырдым.

– Фильмны төшергәндә, кайсы мизгел күңелегездә уелып калды?

– Фильмда оныкның әти-әнисе авиаһәлакәттә вафат була. Мин баланы юатып йөрим, әти-әнисе янына очарга дип умарта оясында очкыч ясыйбыз. Менә шунда баланы кызганып күз яшьләрем белән еладым. Әмма Байбулат ул дубльны кабул итмәде... Үземнең бабай шулай миңа очкыч ясаган иде. "Атаң сугышта хәбәрсез югалган, очкыч ясыйм да, син алып барырсың, мин күрмим", - диде. Бабай сукыр иде. Мин шул сүзенә ышанып, йөгереп йөрдем, ә ул әбинең чебиләрен ябарга тартма ясаган икән. Шунда үземнең оча алмавымны аңладым.

– Байбулат, кино төшергәндә нинди кызык хәлләр булды?

– Бабай йөри торган "Моквич" машинасы башта йөрде дә, аннары без аны тарттырып, этеп йөрттек, интегеп беттек. Без аны эвакуатор белән Сарман районының бер авылыннан алып килдек. Кино төшерергә авыл эзләгәндә, шул авылга эләктек тә, бер ишегалдында әлеге машинаны күрдек. Хуҗасы белән сөйләшеп Балык Бистәсенә алып килдек.

– Фильмнан үзең канәгатьме?

– Бу фильмга карата фикерем көн саен үзгәреп тора. Ошап та куя, ачуым да килә, кайвакыт яңадан төшерәсе килә. Вакыты белән битараф та булам. “Короче” Россия кинофестиваленә алганнар икән, димәк, кызыксыну бар. Прокатка чыгарулары да начар әйбер төшермәвебез турында сөйли.

– Шушы уртак зур һәм саллы хезмәттән соң, әтиеңнең нинди яңа якларын ачтың?

– Әтинең хәтеренә шаккаттым. Кайбер яшь артистлар да сүзләрен оныта. Ә монда 85 яшьлек бабай текстны яттан белә. Дөрес, бераз үз сүзең белән әйтү дә рөхсәт ителде.

– Син бит үзең дә менә дигән актер! Күпләр сине “Бичаракай” фильмы аша да белә. Ни өчен актер һөнәрен сайламадың һәм нигә Мәскәүгә киттең?

Байбулат: Киноның мәккәсе - Мәскәүдә. Анда мөмкинлекләр дә башка. Укуны тәмамлагач, кыска метражлы фильм белән фестивальгә бардым. Бу өлкәгә шулай кереп киттем. Ни өчен актер булмадыммы? Чөнки үземнең уйнавымнан канәгать түгел.

Рабит абый: Әнисенең елыйсы килсә, "Бичаракай"ны карый (көлә). Байбулат мәктәптә укыганда ук кино белән кызыксына башлады. Бервакыт ул берүзе җиде төрле роль уйнап видео төшерде. Сүзсез генә иде ул. Укып бетергәч, "Половинки", "Сокращение" фильмнарын төшерде. Байбулат Кытайга укырга киткәч, сөенгән идем. Телләр белеп кайтыр дип уйладым. Әмма бер ел укыганнан соң, Мәскәүгә кино мәктәбенә укырга барам дип кайтты. "Мәскәүгә алмасалар, Кытайга китәм", - диде. Мәскәүгә керә алмаса гына ярар идем теләгән идем.

– Байбулат, кызларны борчыган сорауны бирми булдыра алмыйм. Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

– Әлегә вакыт юк. Хәзерге вакытта төп максатым: фильмны чыгару.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading