Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбенә 100 яшь тулды. Бу уңайдан мәктәп бар укучыларын үзенә җыйды, төрле еллардагы чыгарылыш укучыларын мәктәп еллары турындагы хатирәләр, яраткан укытучыларына хөрмәт берләштерде.
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк. Тарих фәннәре галиме профессор Рәмзи Вәлиев, татар теле һәм әдәбияты галиме профессор Гомәр Саттаров, физика фәннәре докторы профессор Рафхәт Таһиров, шагыйрь, тәрҗемәче Вил Ганиев, шагыйрь Илгизәр Фазлуллин, журналист, язучы-прозаик Фирдәвес Зариф, шагыйрә Фирдәүсә Кәримова – алар барысы да безнең мәктәп чыгарылыш укучылары, авылыбызның горурлыгы.
Мәктәпнең 100 еллыгына багышлап төшерелгән «Мәктәп кичә һәм бүген» дигән видеоролик барысының да күңеленә хуш килде. Мәктәпнең бар тарихы, хәзерге тормышы чагылган ул фильмда. Күптән бакый дөньяга күчкән укытучыларыбызның фотосурәтләре дә күрсәтелде. Бу роликны әзерләүдә мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Алмаз Гыймадиев зур өлеш кертте.
Ә мәктәп тарихы чынлап та бай, истәлекле. Бөек Октябрь революциясеннән соң, 1918 елда Минһаҗетдин мулланың мәдрәсә булып хезмәт иткән өендә беренче уку йорты – авыл ярлылары өчен ликбез ачалар. Авыл мәктәбен төзүдә иң зур рольне Норлат авылы кешесе революционер Харис Әхмәтов уйный. 1910 елда ул Мулланур Вахитов белән бергә большевиклар партиясенә кереп, революцион эшчәнлеген башлап җибәрә һәм ул төзеткән мәктәп «Шефлык мәктәбе» дип атала. Соңрак 1927 елда җидееллыкка әйләнеп, «Крестьян яшьләре мәктәбе» дип йөртелә башлый. 1935 елдан урта мәктәпкә әйләнә. Укучылар күп булу сәбәпле, 1936 елда ике катлы агач бина салына, агач бина 28 ел буена туза, таушала, 1963 елда кирпечтән ике катлы мәктәп төзелә. Әлеге бина да 37 ел буе барлык укучыларны сыйдырып бетерә алмый һәм 2000 елда барлык уңайлыклары булган яңа мәктәп салынды, аның ачылышына ул вакытта премьер-министр булган хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Бер гасырлык тарих. Саннар уйланырлык. 1940 елдан 2018 елга кадәр авыл мәктәбен 6497 укучы тәмамлаган,аларның 79ы – алтын, 73е – көмеш медаль ияләре. Чыгарылыш укучыларының 90 проценты югары уку йортларына укырга керә, көндәшлеккә сәләтле булып үсә. Туган телне саклау буенча да укучылар зур эш башкара. Укучыбыз Ризәлә Гыйләҗева былтыр татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара Олимпиадада I урынны яулаган иде. Мәктәбебез алга таба да телебезне, милләтебезне саклаучы булып торсын.
Чарага укытучылар, оештыручылар ныклап әзерләнгәннәр: диварларга данлыклы чыгарылыш укучыларының фотолары урнаштырылган стендлар ясалган, бәйрәм кичәсе дә дүрт сәгатькә сузылды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышлары җыр-биюләр белән үрелеп барды. Татарстан Дәүләт Советында элек депутат булып торган, Арбитраж судында озак еллар хөкемдар булып эшләгән Фәрит Шәйдуллин хатыны Рәмилә белән мәктәпкә бик күп картиналар бүләк иттеләр. Фәрит Шәйдуллинның үзенең дә әнисе Рәбига апа Мотыйгуллина укытучы иде. «Респект» иминият компаниясенең Казандагы филиалы директоры, укучыбыз Фирдәүс Мөхәммәтшин ун пар чаңгы бүләк итте. Гомумән, бүләкләр, хатирәләргә бай булды бу кичә.
– Мине Норлат мәктәбенә бер генә елга, дип укытырга җибәргәннәр иде, озакка калырга туры килде. Мине хәтта шушы авылныкы дип уйлаучылар да бар, биредә алган тәҗрибәм һәрчак ярдәм итте, – дип сөйләде элек Норлат мәктәбендә укытып киткән, аннары Яшел Үзән шәһәрендә гимназия директоры булып торган Накия Чибинева.
Һәркем мәктәп белән бәйле хатирәләре белән уртаклашырга ашыкты.
Сүз уңаеннан, актив авылдашыбыз, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Норлат авылында ветераннар советы, «Ак калфак» оешмасының авылдагы бүлеге җитәкчесе Роза Ягудина идеясе белән, мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары турындагы язмалар тупланган электрон җыентык әзерләнә.
– Мәктәпне тәмамлаган танылган укучылар турында мәгълүмат авылыбыз сайтында басылып бара. Бүген 100дән артык чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат басылды, алар арасында укытучылар, табиблар, тәрбиячеләр, галимнәр, хәрбиләр, сәүдә хезмәткәрләре, мәдәният эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, башка һөнәр ияләре дә бар. Бу укучыларның яртысы диярлек бүген авылыбызда яши. Бер шәм генә бар дөньяны яктырта алмый дигән мәкаль бар, язмаларны бергә әзерләсәк, зуррак нәтиҗәләргә ирешә алырбыз, бу эштә теләктәшлек күрсәтүегезне сорыйбыз, – ди Роза Ягудина.
Мәктәбебезнең тарихы киләчәк буынга да калсын өчен бергә тырышыйк. Мәктәп коллективына киләчәктә дә белемле, туган илебезгә файда китерә торган укучылар тәрбияләүләрен теләп калабыз!
Рамил Зиннәтуллин, Норлат урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры:
– Мәктәбебез 100 еллыгын үткәрә. Үткәнне барлау, бүгенгегә бәя бирү, киләчәккә перспективаларны билгеләү чоры җитте. Мәктәбебез үзенең традицияләре белән көчле. Бүген дә максатыбыз – шул гореф-гадәтләрне саклау, киләчәк буынга тапшыру.
Розалия Ибраһимова, Яшел Үзән, Норлат.
Фотолар: yashel-uzan.ru
Комментарийлар