Татарстанның Мамадыш районында туган Россия Герое Ирек Мәгъсүмовны бер кызны үтерүдә гаеплиләр.
Әмма аның хатыны һәм адвокаты әйтүенчә, бу эштә күп кенә каршылыклар бар. Подполковник үзе гаебен танымый. Моннан тыш, Ирекнең хезмәттәше бу вакыйгада үз гаебен таныган.
Россия Герое, өч тапкыр Батырлык ордены кавалеры 2 августта тагын бер якташыбыз – Мамадыш районында туган Ирек Мәгъсүмовның ил Президенты кулыннан бүләк алуы турындагы хәбәрне ишетеп татарстанлылар шатланды. Владимир Путин аңа Россия Героеның "Алтын йолдызы"н тапшырды. Моңа кадәр Ирек өч тапкыр "Батырлык ордены"на лаек булган иде.
Подполковник Ирек Мәгъсүмов исеме массакүләм мәгълүмат чараларында 2022 елның июлендә, «Лисичанск казаны» («лисичанский котел») ябылганда телгә алынган. Ул вакытта Белогоровка авылы өчен сугышлар бара, аның аша Украин хәрбиләре чигенгән соңгы кыр юлы үтә. Торак пунктны саклап кала алалар һәм Россия гаскәрләренең «Отважные» төркеме анда Россия флагын урнаштыра.
Подполковникка 34 яшь, ул өйләнгән, кыз тәрбияли. Хәрби булырга дигән карарны ул югары сыйныфларда ук кабул итә. Чыгарылыш кичәсеннән соң Казан танк училищесына документларын тапшыра, укырга керә, әмма беренче курстан соң Благовещенскида урнашкан Советлар Союзы Маршалы Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесына күченергә карар итә. Укуын тәмамлагач, аны Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәренә хәрби частька җибәрәләр.
Иреккә Россия Герое исеме бирелгәннән соң, аның хөрмәтенә туган ягы Мамадышта бер урамга исем бирергә карар итәләр, ул укыган мәктәптә аның бюстын һәм истәлек тактасы урнаштырырга планлаштыралар.
"Ирем миңа шалтыратты һәм үтерүдә шикләнелеп тоткарлануы әйтте"
2023 елның 11 августында Луганскида 18 яшьлек кыз үтерелгән. Ул ашыгыч ярдәм машинасында пуля ярасыннан вафат була. Билгеле булганча, бу вакыйгада Ирек Мәгъсүмовны гаепләгәннәр. Аны кулга алалар һәм СИЗОга җибәрәләр.
"Татар-информ" журналисты геройның хатыны Анна Мәгъсүмова белән элемтәгә чыккан. Ул булган хәлнең үз версиясен бәян иткән.
— Миңа ирем шалтыратты һәм хезмәттәше Павел Яськевичның бер кызны үтерүен сөйләде. Шуннан соң ул берникадәр вакыт элемтәгә чыгудан туктады, мин аңа смс яздым, эшнең ничек барганын сорадым. Ул хәзер үзен Тикшерү комитетына алып барачаклар дип җавап бирде һәм берәр нәрсә ачыклангач, элемтәгә чыгарга вәгъдә итте. Шуннан соң ул миңа шалтыратты һәм үтерүдә шикләнелеп тоткарланганын һәм аңа адвокат кирәклеген әйтте, – дип искә ала Анна.
Ирек 11 август вакыйгалары турында хатынына җентекләп сөйли. Өч иптәше белән кичен кафега килгәннәр. Алар залда 40 минут булган.
— Күп кенә матбугат чаралары аның исерек булуы турында яза. Бу, әлбәттә, дөрес түгел, хәтта җинаять эшендә дә бу хакта берни әйтелми. Алар кафедан чыккан вакытта, кызлар белән таныша. Дусты Павел әле өйләнмәгән һәм нәкь менә ул танышу инициаторы булган. Алар кафе янындагы киоскка кергән, - дип искә ала ул.
"Мин кызны үтердем ахры" Анна искәртүенчә, кызны атып үтерелгән пистолетның хуҗасы нәкь менә Павел. Ләкин ул кичне ир-ат футболкадан булган һәм кобураны киемнәре астына яшерә алмаганга күрә, коралны өстенә җиңелчә куртка кигән Ирек Мәгьсүмов ала.
— Кызларның берсе пистолет күреп алган, кадет корпусында укыганга күрә корал белән куллана белүен сөйли башлаган. Атып карарга рөхсәт сораган. Алар Ирек белән читкәрәк киткән, ул ике тапкыр аткан, шуннан соң Ирек аның кулыннан пистолетны алган һәм алар кире кибет янына килгәннәр. Ирек пистолетны Павелга биргән. Паша аны үзе кулында тотканын сөйләде. Шул вакытта Иреккә кафеда бергә булган хезмәттәшләренең берсе шалтыраткан һәм кафе янында гауга чыкканын сөйләгән, янәсе аңа биш кеше һөҗүм иткән. Ярдәм итүләрен сораган. Ирек, әлбәттә, шунда киткән. Шуннан соң ату тавышы яңгыраган, – ди офицерның хатыны.
Анна сүзләренчә, шаһитлар – конфликтта катнашкан егетләр, фаҗига булган вакытта Ирекнең алар янында булуын раслый.
— Паша һәм Ирек үз частена төрле машиналарда кайтып китә. Юлда вакытта иремә Паша шалтыраткан һәм: "Мин кызны үтердем ахры", - дия. Ул кызның үлүенә ышанмаган. Ачыкланганча, Паша эскәмиядә утырып торган, кыз аның каршында утырган, ул пистолеттан патроннар магазинын тартып чыгарган, аның буш булуына инанмаган һәм тәтегә (курок— русча ред.иск.) баскан. Димәк, ул патронникта патроннарның бармы-юкмы икәнен тикшермәгән. Пуля кызга тигән. Ул кызны җиргә салып калдырган. Куркудан фаҗига булган урыннан качкан, - ди Анна Мәгьсүмова.
Павел частька кайтып, офицерлар булган блиндажга йөгереп кергән һәм фаҗига булуы турында сөйли башлаган. Пистолетны яшергән һәм аны алып китүләрен сораган.
— Ләкин икенче көнне үк гаепле булуы турында язып, тиешле күрсәтмәләр биргән. Пистолетны алып, Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Ирекне дә алып киткәннәр, ләкин шаһит буларак. Ләкин аны төп гаепләнүче булып калдыралар. Хәзер Павел һәр адымда җәза алырга әзер булуын әйтеп килә, ләкин аны тыңламыйлар. Хәзер ул шаһит статусында. Тикшерү комитетына килгән саен: “Сез мине кайчан ишетерсез икән? " - дип сорый. Ә тикшерүчеләр: "Комачаулама", - дип кенә җавап бирә, – дип сөйли Анна Мәгьсүмова.
"Кызны шунда ук җирләгәннәр, әмма моңа тикшерүченең рөхсәте булмаган" Анна фикеренчә, тикшерү хәзер хокук бозулар белән бара. Эшкә берьюлы берничә адвокат кушылган, шуларның дүртесе аның белән бергә даими рәвештә Луганскига бара.
— Бездә әле суд-медицина экспертизасы да, кызның үлеме турында белешмә дә юк. Ә кызны ике көннән соң ук җирләгәннәр, гәрчә тикшерүче рөхсәт бирмәгән. Без биллинг үткәрергә, телефонны тикшерергә, шалтырату булганмы-юкмы икәнен таләп иттек. Фаҗига кичендә үлгән кызның дусты башка кешегә күрсәтеп, аны таныячагын әйтә, чөнки ул кара киемдә һәм сакаллы була. Ул кичне Павел кара кием кигән, бераз сакалы булган, ә частька кайткач, шунда ук аны кырдырган. Беркем дә бернәрсә дә эшләргә теләми. Шуңа күрә минем фикерем шундый, монда кызыксынучы затлар бар. Бигрәк тә Иреккә гаепне үз өстенә алу турында кат-кат әйткәннәр. Алар: "Без сине һәрхәлдә утыртачакбыз, гаепне үз өстеңә алсаң, яхшырак булачак, дигәннәр, – ди Россия Героеның хатыны.
Хәзер Мәгьсүмовка «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Әгәр суд аны гаепле дип тапса, аның барлык бүләкләре юкка чыгарылачак, дип аңлата Анна.
— Ирек 20 ел гомерен армиягә багышлады, Ватаныбызны яклый һәм ел ярым эчендә бер тапкыр да үз солдатларын калдырмады. Ул яраланды, контузия алды, тәне пеште, баш мие җәрәхәте алды, ләкин ул хастаханәгә ятудан баш тартты һәм алга таба да хезмәт итүен дәвам итте. Ул бер тапкыр да үзенең бер егетен дә ташламады, әмма башкалар кебек үк, хастаханәгә йөгермәде. Шул чакта аның өчен МХО үз әһәмиятен туктатыр иде. Ләкин ул моны эшләмәде. Бу вакыт эчендә ул өйдә өч тапкыр гына булды һәм бу ике атналык отпуск иде. Шуңа күрә, шундый хәл килеп чыкса да, бу кызны шулай калдырып китәр иде дип уйлыйсызмы? Үлем куркынычы янаганда, ул үзенең мең егетен калдырмаган кеше. Ул аны калдырып китәр иде дип уйлыйсызмы? — дип ачына офицерның хатыны.
Адвокатлар белән бергә Анна да вакыт-вакыт Луганскка бара. Кызын ул туганнарында да, дусларында да калдырырга мәҗбүр. Шул арада җинаять эше буенча эшләүче ике тикшерүче алышынган, ди ул.
— Үтерелгән кызның әнисе бик каты тора. Без аның белән шәхсән аралашырга тырышмадык, чөнки тикшерүче моны басым дип санаячак. Ләкин сак чарасын сайлау буенча суд булганда, кызның әнисе судта иде. Әлбәттә, әни буларак мин аны аңлыйм, минем дә кызым бар. Ләкин нәрсә генә булмасын, һәрвакыт ике якны тыңларга кирәк. Бу хатын бер якны гына тыңлады. Әйе, аңа бик нык авыр, аның кызы үлгән, әмма бу очракта аның нәкъ менә шушы атудан үлгәнлеге турында мәгълүмат та юк. Ирекнең моны эшләве турында мәгълүмат юк, әмма бу ике ай эчендә Пашаның килүе бер тапкыр да каралмаган, - ди хатын.
Аннаны бу эшнең хәрби түгел, ә гражданнар судында каралуы да шаккаттыра.
— Судья: “Сезнең нинди бүләкләргә ия? " - дип сорагач, ирем санап чыкты, судья: "бу сезнең өчен бернинди дә әһәмияткә ия түгел, бу сезнең өчен йомшартучы шарт түгел", – дип җавап бирде, — ди Анна.
Соңгы вакытта Аннага Павел Яскевичны Мәскәүгә, илнең Баш Тикшерү комитетына алып китүләре билгеле булды.
— Ни өчен аны шунда алып киттеләр, безнең өчен сер булып кала, чөнки әлеге хәл Луганскида булды. Нигә Паша гына? Минем фикеремчә, бу аңа басым ясау өчен эшләнелгән. Тикшерүче безнең белән аралашмый, – дип билгеләп үтте ул.
Хәзер Ирек Мәгьсүмовка «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Әгәр суд аны гаепле дип тапса, аның барлык бүләкләре юкка чыгарылачак
Мәгьсүмовның төп адвокатларының берсе Владимир Агапов эш материаллары белән тулысынча таныша алмавын әйтә.
— Безнең карашка, анда тикшерү рөхсәт иткән бозулар бар. Бүгенге көнгә кадәр бик күп сораулар җавапсыз кала. Ирекнең азат ителү мөмкинлекләре турында фикер йөртмәс идем.бүгенге көнгә кадәр мондый җаваплылыкны үз өстемә алмам. Чөнки барысы да тикшерүнең объективлыгына һәм намуслылыгына бәйле. Безнең карашка, эштә бик күп каршылыклар бар, алар минем якланучымның гаепсез булуын күрсәтә, – ди адвокат.
"ВСУ элек аның өчен 75 мең доллар бүләк тәкъдим иткән иде"
Герой язмышы өчен Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн да борчыла.
"Россия Герое подполковник Ирек Мәгъсүмов эше Баш тикшерү идарәсе тарафыннан тикшерү өчен инде таләп ителгән. Бу эштә офицерның очраклы үтерүдә катнашы булуына шикләнергә мәҗбүр итүче күп кенә сораулар бар. Мин бу хәлне җентекләп өйрәнәм. Россия Герое, өч тапкыр Батырлык ордены кавалеры августтан бирле тикшерү изоляторында. Тикшерү барышын махсус контрольдә тотачакмын. Элегрәк баш хәрби прокурорга һәм тикшерү комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән идек. Бүгенге шартларда фронтта кирәкле кеше — бригада командиры урынбасарын төрмәдә тоту акылсызлыкның ахыргы чиге дип саныйм. Мәгьсүмов үзе үк аны МХОга кайтаруларын сорый. Сүз уңаеннан, ВСУ элегрәк аның гомере өчен 75 мең доллар бүләк билгеләгән иде", – дип хәбәр итте Александр Хинштейн үзенең Telegram-каналында.
Ирек Мәгъсүмовның туган ягында, Мамадыш районында, геройның әнисе өчен дә бик борчылалар. Ирек якташлары өчен Герой һәм шулай булып калачак та. Район халкы аның намуслылыгына һәм гаепсезлегенә шикләнми.
Фото: Татар-Информ
Комментарийлар