Халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Флера Сөләйманованы соңгы юлга озаттык. Көзге кояшлы көн дә җырчыбызның үзе кебек якты, җылы булды.
Казанның “Мәрҗәни” мәчете янына Флера ханымның якыннары, иҗатташ дуслары, укучылары, яраткан тамашачысы җыелды. Куллардагы кызыл чәчәкләр дә нәкъ Флера ханым иреннәренә сөрткән иннек төсендә. Язмышында нинди генә авырлыклар күрсә дә, бирешмичә, шатланып, яшьнәп яшәде.
Флера Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939 елның 10 мартында туган. Ятимлек ачысын аңа бик иртә татырга туры килгән. Әтисе сугыш кырыннан кайтмаган. Әнисе биш баласы белән тол калган. Тик аны да язмыш аямаган, сугыш башлангач ул да вафат булган. Флера ханымны абыйсы тәрбияләгән. Ул 16 яшеннән үк Казанда киез комбинатында эшли, шул ук вакытта кичке мәктәптә урта белем ала. Казанның М. Горький исемендәге мәдәният йортында эшләүче хорга йөри. Хор җитәкчесе Сара Садыйкова аның остазларының берсе була.
Флера ханым 20 елдан артык филармониядә хезмәт куя. Аның башкаруында иң танылган җырларның берсе “Әниемә” бүген дә күңел кылларын тибрәтә. Флера ханым нәкъ җырда җырланган төсле әни дә була белгән. Дүрт ятимне үзенеке итеп, сөеп, яратып үстергән. – Флера ханым белән аралашканым булмады. Мин – Рәйсәнең (Флера ханым тәрбияләгән балаларның әнисе) дусты. Без бергә эшләдек, фатирда бергә тордык. Ул Гәбделхәй исемле очучыга кияүгә чыкты. Матур гына яшәделәр. Рәйсә ашказаны авыруыннан бу дөньядан иртә китеп барды. Ул Флера ханым белән бергә Сара Садыйкова хорында җырлаган. Алар бик якын булгач, Флера дустының балаларын тәрбияләп үстерде. Шундый киң күңелле кеше иде, – ди Илһамия Хәйруллина.
Илһамия ханым Флера Сөләйманованың балалары белән танышырга теләк белдерде. Без дә аның белән бергә кеше арасыннан Флера ханымның туганнарын эзли башладык. Халык җыелып торган җирдән аз гына читтә, Флера ханымның балалары басып тора иде. Илһамия ханымның кулында булган истәлекле сурәтне дә алар тиз танып алды. Әниләре турында сөйләргә авыр булса да, күз яшьләре аша, алар да хатирәләр белән бүлештеләр. – Әни белән һәрвакыт хәбәрдә тордык. “Нихәл кызым”, – дип әйтүләре хәзер дә колакта яңгырап тора кебек. Бик авыр... Ул безгә тулысынча әнине алыштырды. Иң яратканыбыз, иң кадерлебез ул. Әни урын өстендә ятмады, үз акылында, йөреп торды. Интекмәде, бер кичтә китте. Әни безнең килүгә: “Кызым килдеңме?” – дип елмаеп куя иде. Чипсы ашарга яратты, туңдырманы да. Шулай да: “Миңа салкынны ашарга ярамый, тавышым бетә”, – дип әйтә иде. Ул чын профессионал булды. Әни авырса да, җырларга чакырсалар шунда ук терелә иде. Киенеп-ясанып чыгып китте. Иҗат өчен яшәде, чын күңелдән сәхнәне яратты. Урыны оҗмахта була күрсен, – диде Флера Сөләйманованың өлкән кызы Алсу ханым.
Бервакыт Флера ханымны хәтта Алма-Атага эшкә чакыралар, анда ул казакъ һәм татар җырларын башкара. Танылган җырчы белән хушлашырга Казахстан республикасының Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков та килде. – Флера ханымның үлеме турында ишеткәч, аны соңгы юлга озатудан читтә кала алмадым. Ул Татарстанга безнең милләт белән бәйле мәдәниятне алып килә алды. Флера Сөләйманова – Татарстан белән Казахстан арасында күпер булдырган шәхесләрнең берсе, – диде ул.
Флера Сөләйманова белән Татар дәүләт филармониясендә бергә эшләгән Римма Ибраһимованың күзләре сагышлы иде. Алар бер сәхнәне бүлгән хезмәттәшләр, якын дуслар булганнар. – Флера апаның тавышын ишеткәч, аның дәрәҗәсенә җитәргә ерак икән дигән уйлар килә иде. Халык җырларын аннан да оста башкаручы булмады. Аның тавышы беркайчан да бетмәс иде әле. Флера апаның үлеме безнең өчен бик зур югалту. Ул – остазларымның берсе. Кызганыч, соңгы көннәрендә очрашып, сөйләшә алмадым. Бик нык үкенәм... Урыны оҗмахта булсын, тилмереп ятмасын, – дип әйтте ул.
Бу сүзләргә кушылып, Искәндәр Биктаһиров та Флера Сөләйманова белән бер рәттә торучы танылган шәхесләребез Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкуловны искә алды. – Алар дүртәү – иң зур абруйлы, дәрәҗәле артистлар иде. Сәхнәгә чыкканда: “Миңа 4-5 җыр да җитә инде”, – дип әйтте. Ә халык аны шундый якын итте. Ул 7-8 җыр башкара иде. Бер дә араларыбыз өзелмәде, гел аралашып тордык. Флера ханым кебек укымышлы, белемле кеше дә юк. Ул бөтен җыр авторларын, барлык әсәрләрне яттан белде, – диде Искәндәр Биктаһиров.
Флера Сөләйманованы соңгы юлга озатучылар арасында Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Асаф Вәлиев, Гөлзада Сафиуллина, Әсхәт Хисмәтов, Илдар Хәйруллин, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар һәм башка сәнгать эшлеклеләре булды. – Флера ханым тыйнак, сабыр, ачык йөзле булды. Аңа бөтен мөселман хатын-кызларына үрнәк булган сыйфатлар сыйган иде. Флера апаның иҗаты – халкыбызның алтын фонды. Флера апа киңәшләр биреп торды, хәтта диктофонда: “Зөлфия, шушы халык җырын башкар әле”, – дип әйткән язмаларым да бар. Аллаһ бирса, Флера ханымның җырланмаган җырларын халыкка җиткерәчәкмен. Ул минем җырлаганымны бик яратты. Безнең концертларыбызны бер дә калдырмады. Мин – бик бәхетле кеше. Ул, чыннан да, изге җан, – диде Зөлфия Шакирова.
Флера Сөләйманова соңгы юлга да алкышлар белән китте. Аның иҗатын яраткан тамашачылар да, соңгы күрешүдән читтә кала алмаган. – Без кечкенә вакытан аның җырларын тыңлап үстек. Башкалар үпкәләмәсен, бик оста җырчы булды. Аралашканым булмаса да, яраттым аны. Халыкчан, гади булды. Халык артисты исемен бирмәсәләр дә, ул – халыкныкы булыр иде, – диде Казаннан 77 яшьлек Нәкыя Яруллина.
Флера Сөләймнова якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ул мәңге безнең күңелләрдә калачак.
Җырчы «Курган» зиратының танылган шәхесләр аллеясында җирләнде.
Комментарийлар
0
0
Флера Сөләйманованы сагыначакбыз. Ижатын бик нык яраттык. Авыр туфрагы жинел булсын
0
0
0
0
Урыны ожмахта булсын.
0
0
0
0
Урыны ожмах турендэ булсын, Флера апанын. Халык артисты исемен бик сон биргэннэр шул. Хэзер сикереп-кычкырып йоргэннэргэ бик тиз бирэлэр, обидно.
0
0