Сугыш башланды, дигән хәбәрне иртүк көтү куарга чыккач ишеттек.
«Ул еллар безне берләштерде... Кайгы бер безнең ишекне генә какмады бит. Илебезнең капкасын аяк тибеп бәреп керде... Авыр дияргә оят. Җиңел булмады. Тик бердәмлек безгә бу сынауларны җиңел узарга ярдәм итте», - ди язмам герое Оркыя апа Зарипова, сугыш һәм сугыштан соңгы елларны искә алып.
Оркыя апа элеккеге Юдиский районы, хәзерге Яшел Үзән районы Карагуҗа авылында 1929 елда дөньяга килә. - Әтием Сәфиулла гомер буе тегермәндә тегермәнче булып эшләде. Ә әнием колхозда, яшелчә үстерүдә хезмәт итте. Гаиләдә ничәнче бала булып туганымны хәтерләмим дә. Ун бала тапты әни, берсе артыннан-берсе үлеп бардылар. Абый белән икәү генә исән калдык. Абыем 1924 нче елгы иде. Шул балаларның гомерләрен Аллаһ Тәгалә миңа биргәндер дә, - дип елмая ак әби. - 1941 елда сугыш башланганда мин 12 яшьлек кыз бала идем. Әти-әни кочагында балачакның иң рәхәт көннәрнең берсендә кайгылы хәбәр алдык. Әле дә күз алдында, иртән көтү куганда ишеттек яңалыкны. 12 яшь кенә булсак та, эшләп үскән шул, әти-әни белән иртән көтү куарга торган булганбыздыр. Ул көннәр бер караңгы төш кебек хәзер. Бер-бер артлы ирләр фронтка китте. Әти дә барган иде, йөрәге авырту булганга комиссияне үтә алмады. Аның каравы 17 яшьлек абыемны фронтка озаттык. Авылда карт-коры гына калды. Балачактан тиз аерылдык без, 12 яшьтә колхозга эшкә чыктык. Буебыз юк, гәүдәбез кечкенә, ә сынатырга ярамый, апалар белән бертигез эшләдек. Тик авылда хәерчелек иде. Шул вакытта бер бөртек икмәкнең кадеренә төшендек... Хезмәт хакына он бирәләр иде. Шул онны алыр өчен тир түгеп эшләргә кирәк иде шул, - дип дәвам итә Оркыя апа.
Тик алар гаиләсенә бераз җиңелрәк булган икән. Әтисе тегермәнче. Тирә-яктагы авыллардан да он тарттырырга киләләр, 400 грамм булса да он тәтегән аларга. Җәй көне кырда, яшелчәдә эшләсәләр, кыш көнендә капчык-чыпта үргәннәр.
- Сугышның беренче елы бик суык килде. Абыем Гыйниатулла сугыш кырында аякларына суык тидерде, ян-башларын өшетте. Аннары сугыштан кайтардылар. Бик сызланды, җаным. Әти янында тегермәндә сакчы-каравылда эшләде. Картлык көненә кадәр авылда яшәде, гаилә корды. Хәзер вафат инде. Урыннары оҗмахта булсын, - ди абыйсы турында сеңлесе. - Бу еллар хезмәт белән үтте. Балалык белән аның әллә ни авырлыклары да сизелмәгәндер инде. Сизсәк тә, онытылгандыр. Ялгыз аналарга авыр иде. Чабатасына бер уч он салып кайткан өчен, берәүне 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Урлашырга ярамады. Ачлы-туклы яшәде ул чакта халык. Мин әти-әниле булгач, җил-давыл тимәде. Авылдашлар да бердәм иде, ярдәмләшеп тордык, җыелышып бер-беребезне юаттык. Хәер юатырга вакыты да булмады инде аның. Һәр кеше үз-үзен юатты. Әти дә йортыбызга кергән кешеләрне кире какмады. Кулыннан килгәнчә ярдәм итте, - ди ул еллар хакында.
- Җиңү көнен хәтерлисезме, Оркыя апа? - дим. Ә аның иреннәре елмая, күзләрендә очкыннар очып: - Ничек, хәтерләмиисең, ди, сеңелем. Хәтерлим әлбәттә. Әлеге дә баягы көтү куганда килде шатлык. Без бит авыл халкы шул көтү куганда җыела идек, дөнья хәлләре дә шунда сөйләшенә иде. Шатлыктан еладык, бер бәйрәм иде ул. Ниндидер бер могҗиза булыр дип көткәнбездер инде. Тик сугыш беткәч тә җиңеллек килмәде шул. Ул елларның ачысы озак елларга кадәр дәвам итте әле.... Бер-бер артлы ирләр авылга кайта башлады. Кайсы кулсыз, кайсы аяксыз.... Ә кайберәүләрнең гомумән хәбәрләре булмады. Яу кырында ятып калдылар. Менә шул вакытларда балаларга авыр иде. Кемнеңдер әтисе җиңү белән кайтканда, икенчеләрнең йортында кара кайгы булды.... Дөрес, безнең гаиләгә андый хәбәрләр алырлык кешебез сугышта булмады. Шулай да бер авыл кешеләре бит. Ул хәбәрләрне һәрберебез үз йөрәгебез аша уздырдык. Ә кайгы җиле безнең гаиләне сугыштан соң «иркәләде».....
Сугыштан соң Оркыя әнисен югалта. Әнисенең әнисе, ягъни Оркыя апаның әбиләре вафат булгач, әнисе бик нык елый. Елаудан сукырая хәтта. Әбиләренең үлеме дә аяныч булган шул. Ураза тотарга ризыклар алып кайтырга дип Казанга берничә хатын-кыз җәяү киткән. Кайтканда буран чыгып, адашканнар, өшеп җан биргәннәр.
- Әнкәй үз әнисенең үлемен авыр кичерде. Елаудан күзләре сукырайгач, туп-туры карап торыр иде. Кергән кешеләрнең аяк басуларыннан таныр иде. Әни вафат булганнан соң, мин дә Казанга юл алдым. Казанның дары заводына эшкә урнаштым.
Дары заводының да иң авыр цехларының берсе – 5 нче цехка эшкә урнаша ул. Сугышка кадәр ир-атлар башкарган эш шушы нечкә билле, гүзәл кызлар кулына күчә. Дары заводында 44 ел эшли. Вертолет заводында эшләүче Казан егете Хатыйп абый белән тормыш корып, ике ул үстерәләр. Зөфәр белән Рөстәмгә белем-тәрбия биреп, аларны да олы юлга очырталар.
- Мин үзем дә башта кайнана белән яшәдем. Аннары улым Рөстәм өйләнгәч тә бергә тордык. Тик тормышның үз кагыйдәләре бар икән шул. Оныгым Гаделгә 3 яшь ярым булганда киленем начар авырудан вафат булды. Кечкенә Гаделем кулымда калды. Әни бит ул һәрвакыт кирәк, ничә яшьтә булсаң да. 90 ны узгач та әни исән булса, куенына бала-чагадай кереп сыеныр идем әле. Мин яшүсмер вакытта әнисез калдым. Ә монда оныгым 3не генә тутырган. Әнисе җылысын бирергә тырыштым. Бик якын ул миңа. Аның өчен әби дә, әни дә булдым. Ике ел элек улым Рөстәм арабыздан китеп барды. Мин хәзер оныгым Гадел тәрбиясендә. Аллаһка шөкер, күтәреп кенә йөрми, чәйне дә үземә ясатмый. Оныгым күз карасыдай саклап, тәрбияләп тора. Бәхете булсын, баламның! – дип теләкләр тели Оркыя апа.
Гадел чыннан да, Оркыя апаның күзенә генә крап тора. Бер-береңә булган мөгаммәлә шундук сизелә бит ул. Әбисенә ник бер тавыш та күтәрсен, йомшак кына дәшүенә, аларның үзара мөнәсәбәтләренә карап йөрәкнең иң нечкә урыннары да лепердәп куя. Менә ул чын ана белән бала мәхәббәте. Тормышның иң авыр чагында, анасын югалткан кечкенә сабыйга мәхәббәт бүләк иткән әби, әҗер савабын бүген яше туксаннан арткач оныгыннан тоеп яши. Гаделгә хәзер 26 яшь . «Әле өйләндерәсем бар!»- ди Оркыя апа елмаеп.
Бүгенге көндә ул улы Зөфәрнең дә җылысын тоеп, 4 онык, 3 оныкчык өчен Аллаһы Тәгаләгә, һәр биргән көненә рәхмәт әйтеп, куанып яши. «Озын гомерле булуның сере нидә» дип сорагач та шаян телле Оркыя апа «кәнфит, шикәр ашамыйм. Баллы ризыклар тиз картайта», – ди. Ә минемчә озын гомерле булуның сере язмышыңнан канәгать булуындадыр. Зарланмас, уфтанмас Оркыя апа, бүгенге көндә дә әле күзлексез китаплар укый, дәвамчылары – оныкларына бәхет теләп дога кыла, тәсбих-диспе тарта. Сөйләшеп утырганда да, ник авызыннан бер уфтану сизелсен.
Аның һәр сүзендә, җөмләсендә, биргән язмышына канәгать булуы, шөкер итүе сизелә. Аның күңел хәләтен әйтерсең лә тәрәзә төпләрендәге яран гөлләре дә сизә кебек. Күңеле чиста булганга, алар да шау чәчәктә. Оркыя апа тәрбиясендә икән. «Яран гөлләрен бик яратам. Көн саен сулар сибеп, серләшәм. Әле туфракларын алыштырырга өлгермәдем. Быел тиз чәчәк аттылар. Чәчәк атып бетергәч алыштырам, Аллаһ боерса», – дип зур планнар белән уртаклаша, үзе дә гөлләр арасында чәчәк кебек әле ак әби, СөбханАллаһ, күз тимәсен. Теләге дә изге әбинең: «Ил көннәребез генә аяз булсын!» – ди ул. Хәер, сугыш сүзенең асылына төшенгән, аның әчесен татыган һәр ветеранның бүген телендә шушы теләк кенәдер... Дөньялар тыныч булсын!
Руфия Мөхетдинова
Комментарийлар