16+

Чәйләренең исемнәре генә дә ни тора: “Сөекле теЩЩа”, “Тыныч йокы”

20 марта 2025, 16:34
1355
1
3
Уку өчен 4 минут

Чәйләр эшләп сатучы Мөхәммәт абый Гайнетдинов үзе турында шулай ди.

Чәйләренең исемнәре генә дә ни тора: “Сөекле теЩЩа”, “Тыныч йокы”

Чәйләр эшләп сатучы Мөхәммәт абый Гайнетдинов үзе турында шулай ди.

Тумышы белән ул Сарман районының Кормаш авылыннан. 35 елдан артык мәктәптә математика һәм физика укыта.

Чәй ясарга исә флоттагы хезмәттәшенә кунакка баргач кызыгып кайта.   

– Бу эш белән кайчан да булса шөгыльләнә башлармын дигән уй башыма да килмәгән иде. Әмма: “Бәндә – меңне, ә Аллаһы Тәгалә берне багышлый”, – ди. 2016 елда олы улым белән Кырымдагы Бакчасарай шәһәренә Тын океан флотындагы хезмәттәшемә кунакка бардык. Шул елны ул чәй продукциясе әзерли торган цехын ачкан гына иде. Ничек эшләве турында бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты. Аның эше мине бик рухландырды. Бездә дә күп бит ул хуш исле, файдалы чәй үләннәре. Нишләп әле чәй эшләп карамаска дигән уй юл буе озата кайтты мине. Кайтуга ук иван чәй һәм башка үләннәрне җыеп киптереп, чәй ясап карадык. Тиз генә, җайлы гына килеп чыкты дип әйтсәң алдау булыр. Хата-ялгышлыклар белән, бер өем әдәбият өйрәнеп, шактый вакыт сарыф ителде. Ә бүген безнең продукцияне инде беләләр һәм бәялиләр. Һәр төр чималның дистәгә якын рецепты бар һәм бу безнең гаилә сере, – ди Мөхәммәт абый.

Чәй әзерләү берничә этаптан тора, дип аңлата ул. Иң беренчесе – чимал җыю. Аны иртәнге сәгатьләрдә зур юллардан, торак пунктлардан һәм җитештерү учакларыннан еракта урнашкан җирләрдән җыялар. Бу – экологик чиста продукт әзерләүнең төп шарты. Аннары чималны бер кат сортировкалыйлар. Шуннан соң иң мөһим этап – киптерү башлана. Һава шартларына бәйле рәвештә алар алты сәгатьтән бер тәүлеккә кадәр кибә. 

– Шуннан соң без барысын да пакетларга тыгызлап тутырабыз да суыткыч камерасына куябыз. Якынча бер тәүлектән соң яфракларны туңдырылган хәленнән элекке халәтенә кайтарабыз да барабаннарга бөтәрләргә салабыз. Аннары ферментация процессы башлана. Бу этапта чәй яфрагында мөһим матдә – үзенең бактерияләргә каршы үзлекләре белән танылган танин һәм шулай ук полифенол ясалу процессы башлана. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чәй җитештерү эшендә төп рольне, ә бәлки иң мөһимедер дә, исне "ишетә белү" уйный. Шуннан соң киптерү этабы башлана. Без аны табигый шартларда, ягъни мичсез киптерәбез. Аннары салкын ферментация процессы башлана. Әзер продукцияне биш-алты ай тартмаларда тотабыз, шуннан соң гына төргәкләргә салабыз. Чимал җыюдан башлап әзер продуктның дизайнын, фасовкасын да кертеп, бөтен җитештерү циклын диярлек без үзебез башкарабыз, – дип сөйли Мөхәммәт абый.

Мөхәммәт абыйга Кормаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләүче хатыны Резидә, студент уллары Азамат һәм Фәрхәт булыша.

Чәйләр һәм үләннәр җыелмасын “Сарман күчтәнәче” исеме белән әзерлиләр. “Сарман күчтәнәче” брендының Испаниядәге Мадрид шәһәренә, Император йортына – Бөек князь хатыны Мария Романовага барып җитүе – Гайнетдиновларның иң зур казанышы дияргә була.

Сарман чәе илнең 14 төбәгенә, Татарстанның алты районына һәм шәһәрләренә дә озатыла.

– Сарман җире – республикабызның иң уңдырышлы җире. Элек-электән бездә иң тәмле икмәк пешергәннәр. Бу – тарихи факт. Зур Нөркәй икмәгенең тәме әле хәтеремдә. Кунаклар һәрвакыт әнидән күчтәнәчкә Нөркәй икмәген сорап алалар иде. Без дә чәйләребезне Сарман күчтәнәче дип көтеп алуларын телибез. Безнең җиребез бай. Чәйләребез дә фәкать Сарман җирендә үсә торган агач һәм куак яфраклары, үләннәрдән тора. Аларда туган кырларыбыз, урманнар һәм болыннарыбыз исе саклана. Туган җир исеннән дә яхшырак тагын нәрсә бар? “Сарман күчтәнәче”без туган җирнең хуш исен һәм җылысын сакласын, көзге һәм кышкы салкын кичләрдә җылытсын, күңелне тынычландырсын һәм чирләрдән дәваласын иде! – ди чәй ясау остасы.

Чәйләре тәмле генә түгел, шифалы да. Исемнәре генә дә ни тора: “Сөекле теЩЩа”, “Тыныч йокы”, “Сарман”, “Хәерле иртә”, “Айтуган”, “Бакыр тау” һәм башкалар.

– Һәр кеше билгеле бер тормыш этабында аерым бер урын яки позиция алып тора. Үз гаиләмә бик рәхмәтлемен, без бергәләр эшлибез. Гомуми белем бирү мәктәбендә математика, физика һәм информатика укытучысы буларак, мин күп дәрәҗәләргә ирештем. Хәзер исә үземне кешеләргә файда бирә һәм гаиләмә табыш китерә торган башка нәрсәләрдә сынап карарга телим. Бу проектыбыз – гаилә бизнесы, алга таба бергәләшеп тагын да зуррак уңышларга ирешербез дип уйлыйм, – ди Мөхәммәт абый.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин! Бар яктан булган кеше. Бер булганнан бар да була. Бары тик унышлар гына юлдаш булсын!

    Мөһим

    loading