Сайлауларда катнашучылар гаилә белән төшкән фотоларын социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә урнаштыручылар арасында бишенче айфон уйнатылды.
Аның бәхетле иясе – Чаллыдан Федор Майоров. “ВКонтакте”дагы битендә дә “Хыяллар чынга аша” дип язып куйган ул. Бу сүзләре аның өчен хак булып чыкты.
– Минем өчен бу шок. Бәхетлеләрнең берсе булырмын дип уйламаган идем. Эмоцияләр әйтеп бетергесез. Кичә кызыбыз белән шаяртып кына, әгәр телефон отсак, аның кемнеке булачагы хакында сөйләшкән идек. Бер фикергә килә алмадык. Менә хәзер моны чынлап хәл итәсе инде, - ди ул.
Федор Майоров “КамАЗ” оешмасында эшли, бәхет миңа еш кына елмая, ди ул. Конкурсларда еш катнашмый, күптән инде нәрсәдер отканы булмаган. Әмма тормышта күп кенә мәсьәләләр аның өчен уңай хәл ителә икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар