16+

Чит ил күзәтүчеләре сайлауларның үтәкүренмәле узуын ассызыклады

Казанда узган сайлаулар барышында чит илләрдән килгән халыкара күзәтүчеләр актив эшчәнлек күрсәтте.

Чит ил күзәтүчеләре сайлауларның үтәкүренмәле узуын ассызыклады

Казанда узган сайлаулар барышында чит илләрдән килгән халыкара күзәтүчеләр актив эшчәнлек күрсәтте.

Алар сайлау участокларындагы яңалык-үзгәрешләр, тавыш бирү процессы һәм сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе белән якыннан танышканнарлар.

Мексикадан Кармона Гарсия Хуан Антонио сайлауларның үтә күренмәлелеген, ачыклыгын һәм заманча цифрлы технологияләрнең киң кулланылуын билгеләп үтте. Көньяк Африка республикасы вәкиле Махубе-Ранекке Йозиас Аймал тавыш бирү процессының 3 көн дәвамында оештырылуы гражданнар өчен бик уңайлы шартлар тудыруын билгеләп үтте.

Шулай ук халыкара белгечләр Татарстандагы традицияләрне, аеруча сайлауларга гаиләләр белән килүне һәм яшьләрнең сәяси активлыгын үрнәк итеп күрсәттеләр.

Выборы. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading