Яңа төзелгән фатирдан көчле аһәңле тавыш ишетелә. Бу һич кенә дә аудиоязма түгел.
Чаллыда яшәүче маляр Зинера Латыйпова әнә шулай көйләр көйли-көйли ремонт ясый.
«Англичанка»га укырга теләгән идем
– Тумышым белән Башкортстаннан, туган авылыма һәр җәй саен кайтып, шунда көч туплап киләм, - дип сөйли ул. - Безнең нәселдә барысы да җырлый, ә ике абыйга 80 яшьтән артык, аларны иң яхшы үзешчән артистлар дип әйтер идем. Җәмил абый белән горурланам, гитарада аннан да оста итеп уйнаучы юк. Күп балалы гаиләдә үстем, әтиебез гармунда уйный, әни җырлый иде. Аларның музыка белән җенләнүе безгә дә йоккандыр, күрәсең. Иҗатка мәхәббәт өч балага да мирас булып калган. Ләкин мин кешеләр алдында чыгыш ясарга ояла идем.
Аның каравы, мәктәптә бер генә концерт та Зинерадан башка үтмәгән: башкортча, татарча җырлаган. Мәктәп елларында инглиз теле укытучысы булырга хыялланган, өйдә дә, һәркемнән яшеренеп, көзге алдында чит телдәге җырлар сузган. Педагогы да яраткан укучысын мактап торган һәм бары тик чит телләр факультетына гына керергә киңәш иткән. Ләкин язмыш сукмаклары бөтенләй башка борылыш алган.
– Әти мине Чаллыга малярлыкка укырга барырга кушты, янәсе, бу шәһәр зур, төзелеш кайный, эшсез калмыйсың, иң мөһиме – тиз арада фатир алырга мөмкин, – дип искә ала Зинера апа. - Әйтик, сиксәненче елларда мин 47нче төзелеш училищесына укырга кердем, анда штукатур-буяучы һөнәрен үзләштердем. Бик яхшы укыдым, моннан тыш Үзәк урамындагы «Огонек» мәдәният йортында конкурсларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясадым.
Эшләгән елларында аның оста куллары чаллылыларның күп кенә фатирларын, коттеджларын һәм дачаларын үзгәрткән. Әлбәттә, кулына мастерок һәм пумала тоткан килеш, ул кәефе булган саен җыр сузган, ләкин әкрен генә, башкалар ишетмәслек итеп. Тора-бара дуслары да яннарында оста җырчы булуын белеп алган, ә хәзер аларның туган көннәрендә Зинира музыкаль котлау белән чыгыш ясый.
«Хоббием депрессиядән савыктырды»
Булачак ире белән дә Зинера апа тулай торакның актлар залындагы концертта танышкан. Ике уллары туган. Ләкин юллары аерылган.
– Чит телдә җырлаучы Уитни Хьюстон һәм Тина Тернер репертуарыннан җырлар сайлау очраклы түгел, - дип уртаклаша әңгәмәдәшем. - Бу җырчы хатыннар тормыш юлында да күп нәрсә кичергән, аларның газапланулары, күз яшьләре җырларының һәр сүзендә ишетелә, сизелеп тора. Мин аларның энергетикасына гашыйк булдым, аларның шәхси кичерешләре минеке белән туры килде. Депрессиядән чыгарга да миңа җырлар ярдәм итте.
Зинераның репертуарында инглиз телендә уннан артык җыр бар. Барысын да камиллеккә җиткерү, башкару сыйфатына басым ясау теләге, җырчыны «КАМАЗ» мәдәният йортының вокал түгәрәгенә алып килгән, анда ул җыр, дөрес сулыш куелышы белән танышкан. Шәһәрнең социаль учреждениеләрендә, фестивальләрдә фикердәшләре белән актив чыгыш ясый ул. Беренче клибын яздырган. Зинира апага үзенең сәхнә имиджы турында да ныклап уйларга туры килгән: сәхнә күлмәкләре өчен тукыма сатып ала, ә фасон һәм тегү белән туганы ярдәм итә.
Уллары гына түгел, бөтен туганнары да Зинера апаны хуплый. Мактыйлар, горурланалар, аның катнашындагы концертларга йөриләр.
– Минем хыялым – профессиональ оркестр белән җырлау, – ди ул. - Атаклы опера җырчыларының чыгышларын тыңларга яратам. Арияләр өйрәнә башладым инде. Киләчәктә, мин дә, бәлкем. аларны оста итеп җырлый башлармын. Сүз уңаеннан, оныгым да җырларга ярата, аның көзге каршында бөтергәләнүен, көй сузуын ишетү күңелгә рәхәтлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар