Безне тугач та, “дәү әни”, “дәү әти” дип әйтергә өйрәттеләр. Әле ярый шулай өйрәткәннәр дип сөенәм. Кайбер кешеләрнең “әби”, “бабай” дип сөйләшкәннәрен күргәч, сәер дә, моңсу да булып китә. Ничек инде татар баласы бөтен күңел җылысы белән ихлас йөрәктән газиз кешеләренә “дәү әни”, “дәү әти” дип әйтми?
Әниемнең әнисе – әбием була минем.
Әби генә түгел әле, ул минем дәү әнием...
35 яшемә җитеп, әле дә дәү әниле булуыма сөенеп туя алмыйм мин, Аллаһка шөкер! Дәү әнием – Надыршина Мәрфуга Һадиулла кызы Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яши. Яшьли тол калып, биш кыз баланы үстергән герой ана, үрнәк шәхес. Бүгенге көндә төпчек кызы тәрбиясендә гомер итә. Быелның маенда дәү әнигә 90 яшь тулды. Матур юбилеен зурлап үткәрдек. Хәтта Мамадыш районы башлыгы урынбасары да кайтып котлады. Казаннан якын дустым, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева кайтты, дәү әнигә моңлы җырларын бүләк итте.
“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, диләр. Дәү әни исән-сау чагында аның янында ешрак буласы, аның белән күбрәк сөйләшәсе килә. Шуңа да мөмкинлегем булган саен аның янына кайтырга тырышам. Дәү әни белән аның балачак еллары турында еш сөйләшәбез. Күп вакыйгалар һәр йортка кайгы-борчу алып килгән, бәхетле балачактан мәхрүм иткән сугыш елларына туры килә. Сугыш беткән вакыт. Көзлектә басуда арыш чәчәләр. Ызан башында хәлсезләнгән, интеккән, йончыган бер шәүлә күренә. Чәчүчеләр бу кешедә авылдашлары Һадиулланы танып ала. “Сугыштан кайтып баруы әткәйнең”, - ди дәү әни. Авызына учлап-учлап арыш тутыра сугышчы. Бу вакытта ачлыктан хәлсезләнгән Һадиуллага шушы бер уч бөртек яшәү җылысы, туган җир тәмен, киләсе көнгә ышаныч, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенү хисләре белән сугарылган бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек, җиңү көчен бүләк итә.
Ләкин авылда бик сирәк әтилеләрнең берсе булдым дигәндә генә, язмыш дәү әнине кабат әтисез калдыра. “Миңа уку насыйп булмады. Әле ярый язарга, хәреф танырга өйрәнеп калдым. Дүртенче сыйныфтан соң инде мин фермада бозаулар карадым. Кияргә киемебез юк иде. Апайдан калган кием белән үстем мин”, - ди ул.
Социаль челтәрдә миңа язылган кешеләргә дәү әни яхшы таныш, чөнки аның белән төшкән фото-видеоларны еш куям. Язылучыларым да дәү әнине ешрак күрсәтүемне сорый. Дәү әнинең тәмле-тәмле ризыклар пешергәнен төшерергә яратам. Әйе, әйе 90 яшендә булуына карамастан, тик тормас авыл карчыгы ул. Элегрәк җәйге каникулларда без – оныкларына көн саен бәрәңге кыздырып ашата иде. Без ул бәрәңгене көтеп алып, табаны кыра-кыра ашый идек. Нәкъ менә дәү әни пешергәне тәмле була иде шул.
Бәрәңгене генә түгел, башка ризыкларны да менә дигән итеп пешерә ул. Безнеңчә дучмак, башка җирдә бәрәңге пәрәмәче яки шәңгә дигәнен мичтә пешерә иде. Табага түгәрәк кечкенә камырлар тезеп чыга да, өстенә бәрәңге боламыгы сала. Пешеп чыгуга, ишегалдында баскыч төбенә утырып мактый-мактый ашыйбыз. Дәү әни бөккән дигән ризыкны да оста пешерә. Анысын башка районнарда бәрәңге тәкәсе диләр. Вак туралган бәрәңгене әнис, суган, тоз, борыч белән болгатып, камыр эченә салып пешерә. Аннан пешеп чыккач, эченә май сала. Аның тәмлелеге!..
Күптән түгел дәү әнинең шушы бөккәне кылт итеп исемә төште дә, үзем дә сизмәстән елап җибәрдем. Дәү әнигә шалтыратып, үзен дә, бөккәнен дә сагынуын әйттем. “Елама, балам, кайткач пешерербез”, - диде үзенең дә күңеле тулып. Сүзендә торды. Мин кайтуның икенче көнендә үк камыр куеп бөккән пешердек. Балачак тәме...
“Бала баласы балдан татлы”, диләр. Дәү әни гомере буе менә шулай безнең күңелне күрде. Аңа булган рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез. Аллаһы Тәгалә саулыгын биреп, әле озак еллар янәшәбездә кояштай балкып торсын иде. Ул, чынлап та, кояш. Аның якты нурлары барыбызны да җылыта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар