16+

Депутатлар утырышы: сайлаулар, бюджет һәм “наливайка”ларны нишләтерләр?

Бүген Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышка җыелды. Сессиянең 27 майда узганы ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланганнан, ул утырышта законнар кабул итү, яңа закон проектларын карау булмаган иде. Шуңа да бүгенге чарага алар шактый җыелган булып чыкты.

Депутатлар утырышы: сайлаулар, бюджет һәм “наливайка”ларны нишләтерләр?

Бүген Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышка җыелды. Сессиянең 27 майда узганы ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланганнан, ул утырышта законнар кабул итү, яңа закон проектларын карау булмаган иде. Шуңа да бүгенге чарага алар шактый җыелган булып чыкты.

Утырыш барышында караласы мәсьәләләр 16 гына булса, аннан соң аларның саны арттырылды һәм закон проектларының күбесе бюджетка үзгәрешләр кертү, ягъни акчага кагылышлы иде.

Президентны кайчан сайлыйбыз?

Беренче булып Президент сайлаулары мәсьәләсе хәл ителде. Депутатлар ТР Президенты сайлаулары сентябрьнең икенче якшәмбесендә, ягъни 13енә билгеләде. Быелның сентябрендә республика Президентының вәкаләтләре вакыты чыга.

Президент сайлаулары белән бергә, республикада җирлекләрдә муниципаль депутатларны һәм Түбән Кама, Алабуга бер мандатлы сайлау округлары буенча Дәүләт Думасына депутатлар сайлау күздә тотыла, дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, сайлауларны уздыруда 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2810 участок сайлау комиссияләре катнашачак.

Ә Демидов инде сайланды

Президент сайлауларына әле өч ай, ә менә Хисап палатасы җитәкчесе утырышта инде сайланды. Бу вазыйфаны 2004 елдан алып үтәүче Алексей Демидов яңа срокка билгеләнде. Аны депутатларга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

«Алексей Иванович барыбызга да энергиясе ташып торган, инициативалы һәм җаваплы җитәкче буларак билгеле. Инде 15 елдан артык ул республиканың тышкы дәүләт финанс контролен иң югары дәрәҗәдә тәэмин итә. Республика Хисап палатасы аның башлангычы белән парламент контролен гамәлгә ашыруда бик тә нәтиҗәле катнаша», - диде ул.

Демидовның дәрәҗәсе федераль дәрәҗәдә дә танылган. 2014 елдан ул Россия Хисап палатасы каршындагы контроль-хисап органнары советы президиумына керә, дип искәртте Сәфәров.

Татарстан Хисап палатасы рәисе вазифасына Алексей Демидов кандидатурасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Парламентарийлар аның вәкаләтләрен озайтуны хуплады.

Тагын акча саныйбыз

Узган елның бюджеты профицит белән үтәлгән. Мондый хәлләр сирәк була, әмма була икән. ТР финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстан казнасына 2019 елда 288,5 млрд сум күләмендә акча кергән. Ә чыгымнар исә 274,8 млрд сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, 13 млрд сум акча “артык” калган.

Аның каравы, быелгы керемнәр мактанырлык түгел. Узган елның 5 ае белән чагыштырганда, быел республика казнасы 32 млрд сумга кимегән. Аларның 25 млрд сумы керемнәргә салымнарны тәшкил итә. Моңа нефть өлкәсеннән алынмаган салымнар да керә.

Узган ел, мисал өчен, керемнәрдән алынган салымнар 111 млрд сум булган. Шуның 59 проценты, ягъни 53 млрд сумы нефть өлкәсенә караган.

Акча дигәннән, 1 сентябрьдән укытучыларның, төгәлрәге сыйныф җитәкчеләренең кесәләре ай саен 5 мең сумга калынаячак. Бу РФ Президенты Владимир Путинның юлламасы нигезендә эшләнелә һәм хәзер инде закон тарафыннан да якланачак.

“Салмышханә”ләргә көн бетә

Депутатлар бу утырышта иң озак фикер алышкан закон торак йортларның беренче катларында урашкан, мәйданы 50 кв метрдан кечкенә булган спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче кафеларга кагылышлысы булгандыр.

Кайсыдыр бу законны хуплады. Кемдер исә моны эшмәкәрләрнең хокукларын бозу, керемнәреннән мәхрүм калдыру дип атады.

Торак йортларда спиртлы эчемлекләр кулланырга мөмкин булган кафеларны ябу тәкъдименә карата депутат Мөслимә Латыйпова фикерен белдереп, андый кафеларны хәләлгә әйләндерергә, дигән иде.

-Шундый “наливайка”лар нәтиҗәсендә торак йортларның ишек алларында, балалар мәйданчыкларында һәм башка тиешсез урыннарда санкцияле булмаган “бәдрәфләр” барлыкка килә. Әгәр дә ул гадәти кафе икән, эшләсен, алкогольсез, хәләл итеп тә эшләргә була бит. Дөрес туклану да хәзер популяр. Алкогольле булу мөһим түгел, - дигән иде Мөслимә ханым.

Нәтиҗәдә, озак кына фикер алышканнан соң, депутатлар закон проектын беренче укылышта кабул итте, әмма бу сорау ябылмады. Законны тулысынча кабул иткәнче әле фикер алышулар күп булачак...

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading