16+

«Догалы ризыклар егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте өстәсен!»

Балтач районында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Әлеге изге эшкә һәркем бердәм өлешен кертә.

«Догалы ризыклар егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте өстәсен!»

Балтач районында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Әлеге изге эшкә һәркем бердәм өлешен кертә.

Ил төкерсә, күл була, диләр халыкта. Махсус хәрби операция башланганнан алып, район халкы бердәм булып акчасын да җыя, йон оекбашлар да бәйли, маскировкалау сеткалары үрә – җыеп әйткәндә, гуманитар ярдәм туплауга үзләреннән зур өлеш кертә.

Балтач районында игелекле эшләргә юл ярган берничә волонтерлар группасы үз эшчәнлеген актив алып бара. Алар һәркайсы төрле юнәлештә гуманитар ярдәм әзерләүдә, туплауда саллы хезмәт башкаралар.

2024 ел башында Балтачның "Җиңү ашы" дигән акция игълан ителеп, район территориясендә хәләл ризыклардан тиз пешә торган коры ашлар хәзерләүгә башлангыч бирелде. Догалы ризыклар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен!

"Туган якларыбызга исән - сау әйләнеп кайтырга язсын. Тәмле булсын батырларыбыз!"- дигән изге теләкләр язылган төргәкле ашлар хәрби операция зонасынадагы сугышчыларыбызга барып ирешеп, егетләрдән рәхмәт сүзләре даими килеп тора.

#ПомощьСВО төркеме волонтерлары: Ленара Гарәфетдинова, Ислам Әсхадуллин башлангыч биргән хәләл ашларны хәзер барлык авыл җирлекләрендә дә әзерли башладылар. Авыл җирендә яшәүчеләрнең эше сәгатьләп-минутлап бүленгән. Тавык-чебеше дә, зур хайваннар да ниндидер эшкә бүленгәннеңне көтеп тормый. Үз көндәлек эшләрен дә җайлап-көйләп, кичләрен волонтерлык эше белән шөгыльләнә алган кешеләр соклануга лаек.

Нөнәгәр авылында яшәүче Алсу Шәфигуллина махсус хәрби операция башланганнан бирле авылдашларын волонтерлык эшенә өндәүче, игелекле эшләр башында торучы активларның берсе. "Унынчы дистәне ваклаучы әбием, төн йокламый, Җиңү хакына дип, йон оекбашлар, носкилар бәйләп үз өлешен керткәндә, нигә мин вакытымны бушка уздырам", дигән уйлар волонтерлык эшенә өнди уңган ханымны. Тормыш иптәше Илдар да, балалары да берсүзсез риза булалар. Өлгермәгән йорт эшләрендә Алсуга бергәләп булышалар. Баштарак маскировкалау сеткалары, шәмнәр ясауда катнаша Алсу. Ярдәм сораган авыл җирлекләренә барып, мастер-класслар да уздыра. Ә хәзер, тулысынча диярлек тиз өлгерә торган коры ашлар әзерләүгә күчкән.

2024 ел башыннан #ПомощьСВО төркеме волонтерлары гына 70 меңнән артык аш әзерләп җибәргәннәр. Бу олы хезмәт – әлеге төркемгә ярдәм иткән Пыжмара, Түнтәр, Куныр, Ор, Смәел,Сәрдек , Кече Лызи, Балтач, Нөнәгәр авыллары волонтерларының уртак тырышлыгы.

Алсу Шәфигуллина аңлатып узганча, коры, тиз әзерләнүче ашларны күп районнарда хәзерлиләр. "Аш әзерләү өчен яшелчә-ризыкларны ныклап киптерү кирәк. Анысының да үз тәртибе. Тавык һәм сыер итен, фәкать майсызын гына пешереп, иттарткыч аша чыгарасы, киптерәсе. Кишер, чөгендер фольгага төреп пешерелә, бәрәңгене дә кабыгы белән пешерәсе. Болардан тыш, төрле тәмләткечләр, сохари киптерүнең дә үз тәртибе бар. Киптерелгән продуктлар бер порциялек итеп, аерым пакетларга тутырыла һәм тартмаларга берләштерелә. Һәр тартмага аш турында матур итеп язылган мәгълүмат салына. Рухи көч бирерлек сүзләр язылган мәгълүмат кәгазьләрен гел төрләндереп торабыз. Егетләргә җылы сүзләрне күбрәк язасы килә. Җылы сүз -җан азыгы! Үз улыбыз да хәрби хезмәттә, шалтыратып сөйләшкән саен, Әни синең белән бертуктаусыз сөйләшеп торыр идем, ничек рәхәт миңа", – дип күңелемне кузгата ди, Алсу.

Ризык әзерләргә дә Алсу каяндыр бүлмә эзләп йөрмәгән. Йортларының зал ягын җиһазлардан бушаткан да, зур өстәлләр тезеп куйган. Бер өстәлдә аш әзерләү өчен кипкән яшелчәләр торса, икенчесендә киптергеч җайланмалар эшләп утыра. Аш-су бүлмәсен дә тормыш иптәше зур, уңайлы итеп үзгәртеп биргән. Барлык уңайлыклары бар, рәхәтләнеп эшлә дә, эшлә генә.

Аш әзерләү өчен яшелчә белән булышкан авыл җирлекләренә дә барлык волонтерлар исеменнән рәхмәт әйтә Алсу. Куныр, Түнтәр авылы халкы берәр Газель машинасы яшелчә белән ярдәм иткәннәр. Көзге муллыктан Гошер сәдакәсен дә райондашларыбыз егетләр өчен тапшырган.

Ит сорап, үзебезнең районда эшчәнлек алып баручы хуҗалыкларга мөрәҗәгать итәбез. Беркайчан да каршы килгәннәре юк, җитәкчеләребез бик мәрхәмәтле, ди ул.

Аш әзерләүдән тыш, волонтер кызлар соңгы вакытта чәк-чәк пешерүгә дә керешеп киттеләр. Һава торышлары үзгәреп киткәч, салкыннарда баллы ризык егетләрнең кәефләрен күтәреп җибәрер дигән фикер белән пешерә башладык чәк-чәкне, диләр үзләре.

Нинди генә ризык әзерләп җибәрергә алынсак та, күңел җылымны биреп, дога белән эш башлыйм, ди Алсу. "Туган яктан килгән ризык белән солдатларның сугышчан рухы ныгый дип саныйм, чөнки ерак җирләрдә райондашларыңның синең хакта уйлауларын, ярдәмнәрен тою бик кирәк! Эшебез дәвамлы булсын!"

Алсу Шәфигуллина кебек волонтерларга безнең тарафтан да теләктәшлек күрсәтү бик кирәк. Риясыз ярдәмгә алынган авыл уңганнарына зур рәхмәт! Җиңү өчен һәркайсыбыз үз өлешебезне кертик!


«Кайтаваз» телерадиокомпаниясенең

Вконтактедагы төркеменнән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading