16+

«Докладлардагы саннардан проблемаларга күчәргә вакыт»

Мәктәп ашханәсендә балалар ярымфабрикатлар белән тукланырга мәҗбүр. Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә торак сертификатын унбишәр ел көтәргә туры килә.

«Докладлардагы саннардан проблемаларга күчәргә вакыт»

Мәктәп ашханәсендә балалар ярымфабрикатлар белән тукланырга мәҗбүр. Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә торак сертификатын унбишәр ел көтәргә туры килә.

Ни өчен торак комплексларын төзегәндә аның белән бергә балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә төзелми? Татарстан Дәүләт Советында гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы илкүләм проектлар турында сөйләшкәндә, җәмәгатьчелекне борчыган шактый проблемалар искә алынды.

Планнар зурдан

Бүген ил күләмендә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән 12 төрле проект гамәлгә ашырыла. Ул үз эченә торак, белем бирү, сәламәтлек, шәһәр мохите, экология, мәдәнияткә караган мәсьәләләрне алган. Аларны республикада төрле министрлыклар һәм ведомстволар хәл итәргә алынды.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы экология һәм торак илкүләм проектлары өчен җаваплы. Шулай ук республикада гамәлгә ашырылучы «Демография», «Сәламәтлек», «Мәдәният», «Мәгариф», «Эшмәкәрлек» проектларында да катнаша.

Россиядә 12 өстенлекле юнәлеш буенча 12 илкүләм проект расланды. Әлеге проектлар өчен 2019-2021 елларга федераль бюджеттан 5,7 трлн сум бирелә, шуларның 1,9 трлн сум төбәк бюджетлары арасында бүленә.

– Быел биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 30 гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырылачак. Балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге балаларга өстәмә урыннар булдыруга 855 млн сум акча каралган. Яңа 29 балалар бакчасы төзеләчәк. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында быел өч авыл җирлегендә клуб сафка бастырыла. 2020 елдан 49 фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар онкология үзәге төзү планлаштырыла. «Торак һәм шәһәр мохите» проекты нигезендә торак төзелешен 1,5 тапкырга арттырырга җыенабыз, – дип сөйләде министр Ирек Фәйзуллин.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сүзләренчә, «Демография» проекты кысаларында балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен урын булдыру ниятләнелә. Яңа 27 балалар бакчасы төзелеп, аларга 7 яшькә кадәргеләргә – 6 мең урын, 3 яшькәчә булган 3 меңнән артык сабыйга ясле урыны булдырылачак. Аларның унысы – Казанда, калганнары республика шәһәр-районнарында төзелә. Ике балалар бакчасы төзелеп кулланылышка тапшырылган.

– «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 97 авыл мәктәбенең матди-техник базасы яңартылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак. Моның өчен 200 млн сум акча бирелә, – дип сөйләде ул.

Нәтиҗәсе күренә башлаган

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә үзенең чыгышында быелдан авылда яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче баласы тугач бирелә торган акчалата ярдәмнең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Исегездә булса, авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннарга яңа төр өстәмә түләүләр барлыкка килде. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар – 50, ә өченче баласын 28 яшькә кадәр тудырган әниләр 100 мең сум күләмендә акча ала.
 
– 25 яшькә кадәрге 759 һәм 28 яшькә чаклы 154 әни кеше әлеге ярдәмнән файдаланды. Әтнә, Арча, Балтач, Балык Бистәсе районнарында – беренче балаларын, Ютазы, Чирмешән, Буа районнарында өченчеләрен табучы хатын-кызларның саны артты, – диде Эльмира Зарипова.

«Демография» илкүләм проектын финанслауга 2019 елдан 2021 елга кадәр финанс күләме 6,9 млрд сумны тәшкил итә. Балалы гаиләләргә ярдәм максатыннан ел саен 8 млрд сумнан артык акча бирелә, шул исәптән субсидия, ташламалар, акчалата түләүләр сыйфатында – 4,4 млрд сум.

Бала белән өч яшькә кадәр декрет ялында утыручыларны һөнәргә өйрәтү, аларның квалификациясен үстерү юнәлешендә дә эш бара. 2020 елдан һәр елны 1549 яшь әни уку программасын үтә алачак.

Бөтен гаиләгә ташлама бертөсле булсын

Болар барысы да саннар, планнар. Ә чынлыкта җәмәгатьчелекне нинди проблемалар борчый? «Татарстанның күп балалы гаиләләре» оешмасы җитәкчесе Артем Кузнецов белән «Татарстан әниләре җәмгыяте» рәисе Нина Шимина министрлык­лар җитәкчеләренә шулар хакында сөйләде.
Артем Кузнецов сүзен республика халкының дәүләт ярдәме турында белмәвеннән башлады.

– Статистика буенча, халыкның 60 проценты үзләренә каралган ярдәм турында белми. Халыкка мәгъ­лүмат җиткерүне активлаштырырга кирәк. Кемгә нинди ярдәм күрсәтелүен, субсидия, ташламалар, дотацияләргә кемнәр өмет итә алуын гел кабатлап-аңлатып тору зарур, – диде ул.

Татарстанда әлеге проктларны гамәлгә ашыру өчен 2019-2021 елларга 42,3 млрд сум бирелә, шул исәптән 31,9 млрд сум – федераль бюджеттан, 10,4 млрд сум – республиканыкыннан.

Ташламалар дигәннән, күп балалы гаиләләр салымны бер генә объектка түли. Казанда ул мөмкинлектән өч балалы гаиләләр файдалана алса, кайбер район җирләрендә дүрт һәм аннан күп булган, ә икенче бер районнарда биш балалылар гына шундый хокукка ия икән.

– Димәк, без Гаилә кодексын бозабыз булып чыга. Бөтен республика буенча моны бертөсле итәргә кирәк. Районнардагы өч балалы гаиләләр дә файдалана алсын иде бу мөмкинлектән, – диде Кузнецов.

Биш балалы гаиләләргә торакка сертификат алу өчен шактый көтәргә туры килә. Быел ул 33 гаиләгә бирелә, ә чиратта 600 гаилә тора. Мондый темплар белән барсак, алар 15-20 елдан соң гына алачак ул сертификатны. Кузнецов сүзләренчә, өстәмә финанс табып, сертификат көтү вакытын һичюгы биш елга калдырасы иде.

Җир кишәрлеге урынына – дача

«Татарстан әниләре җәмгыяте» рәисе Нина Шиминаны туклану, балалар бакчасына түләү һәм юл йөрү билетлары мәсьәләсе борчый булып чыкты.

– Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча зур эшләр башкарыла. Әмма хәл ителәселәре дә шактый әле, – дип башлады ул сүзен. – Әйтик, шуларның берсе торакка кагылышлысы. Бездә торак алу өчен социаль ипотека программасы эшләп килә. Программага чиратка басу процедурасы бик катлаулы, аны үтә күренмәле итеп эшләргә иде.

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре алу мәсьәләсе дә борчый. Спикер сүзләренчә, аны гаиләләргә бишәр ел көтәргә туры килә.

– Әлбәттә, дәүләт җир кишәрлекләрен әзерләп өлгерә алмый. Шуңа да без җир кишәрлеге урынына дача яки авыл йорты алуга сертификат бирүләрен сорар идек, – ди ул.

Мәктәпләрдә үзәкләштерелгән туклану оештырылган. Балалар ярымфабрикатлар белән туклана. Ә әни кешенең баласына сыйфатлы ризык ашатасы килә.
 
– Күп кенә мәктәпләрдә ашханәдә ашау мәҗбүри, өйдән термос белән алып килеп ашарга ярамый. Без әти-әниләр балага өйдә яки ашханәдә туклануны сайлау хокукы бирү вариантын карауны сорыйбыз, – ди Нина Шимина.

Кызганыч, бездә йортларны салып куялар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү уе ахырдан гына килә. «Татарстан әниләре җәмгыяте» әлеге уңайдан йорт төзүчеләрне контрольгә алырга, йортлар белән бергә, социаль учреждениеләр дә төзергә тәкъдим итә. Мәктәпләр турында сүз чыккач, Нина Шимина укучы балаларга юл йөрү билетлары булдыруны да сорады. Янәшәдә мәктәп булмагач, еракка йөрергә кала. Мәктәп, түгәрәк өстәлләр, секцияләргә йөрүне исәпләп карасаң, көненә 216 сум акча китә, ди чыгыш ясаучы. Шуңа өстәп, ул балалар бакчаларында өстәмә хезмәтләрне көчләп тагуларын да әйтте.

Илнең кайбер төбәкләрендә яшь әниләргә бала кирәк-яраклары бүләк итәләр.
– Безнең алга киткән республика өчен дә яңа туган сабыйга тартмалар бүләк итү көченнән киләдер дип уйлыйм, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Менә дигән мөмкинлек!

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап, социаль проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшендә хакимият тә, муниципалитетлар да, җәмәгатьчелек тә актив катнашырга тиеш, дип белдерде.

– Илкүләм проектлар – еллар буе чишелмичә килгән проблемаларны хәл итү, республика халкының тормыш сыйфатын күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Моның өчен 2024 елга кадәр 27 триллион сум акча бирелә. Без бу акчаларны кулланыр­га тиеш. Саннар белән тулган докладлардан проблемаларга күчәргә кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading