Шулай ук сары питон 2025 ел символы буларак телгә алына. – Минем катнашымдагы экзотик тамашаларга сорау зур, димәк, чыгышларым ошыйдыр, - ди Рәзит. – Күзләрен дә алмыйча, карап торалар, еланны сыйпарга телиләр, фотога төшерәләр. Питон - агулы булмаган елан. Үз-үзен саклау инстинкты пәйда булган очракта гына тешләргә, буарга мөмкин. 12 ел еланнар белән чыгыш ясыйм. Баштан бик курка идем алардан. Бергә төрле чараларда чыгыш ясаучы егетләр 3 метрлы еланнарын алып килә. Боларны ничек өстерәп чыгып бииләр икән дип шаккатып карап тора идем. Төнге клубта чыгыш ясаганда, дус кызым София елан белән килде. Фотога төшәсең килмиме, дип сорады. Мин көлеп кенә: “Ашап бетермәсә генә фотога төшерегез,” дидем. Шундый авыр иде ул, моны ничек күтәреп бииләр икән дип таң калган идем. Аннары фотомны социаль челтәрләргә куйган идем, таныш-белеш күреп алган. Шуннан сораулар башланды. Елан белән биисеңме, күпмедән. Өйрәнергә туры килде. Башта еланны арендага ала идем.
Елан белән бию теләге турында белдергәч, бер сәхнәдәш дусты Рәзиткә питон алып килә. Биюче егет чемоданда бөгәрләнеп яткан еланга карап: “Моны сәхнәгә ничек алып чыгыйм икән”, дип 10 минутлап янында уйланып тора. Куркуын ничек тә басып, питонны кулына ала һәм бар батырлыгын җыеп сәхнәгә таба атлый.
– Елан белән биегән беренче чыгышым шундый матур, тәэсирле булды, аларга карата мәхәббәтем, хөрмәтем артты гына. Әйткәнемчә, баштарак питонны арендага алдым. Ә соңрак аны үземә сатып алдым. Хәзер бер питонны арендага алу сәгатенә 5 меңгә төшә диләр. Элек көненә 3 мең иде. Моңа кушып чыгышым 3 мең. Гел башка кешегә акча түләп, еланны арендага алып эшләп булмас дидем дә, үземә бер елан алдым. Сары питон иде ул. 21 мең тора иде бугай, ялгышмасам. Питомниктан кайтып төште ул. Контейнерны ачып җибәрүгә, тешләргә дип очып чыга иде. Беренче вакытта аның белән сугышып мәш килеп бетә идем. Еланнарны тәрбияләү, карау буенча махсус әдәбият укып кайбер серләренә төшендем. Күпмедер вакыттан елан белән бер-беребезгә ияләштек. Аерылмас дусларга әверелдек. Икәүләшеп кичке алтыда корпоратив, туган көннәр, юбилейларда чыгыш ясарга чыгып китәбез. 11дән соң төнге клубларда чыгышлар башлана. Ят кешене үзенә якын китермәде еланым. Ул миңа сакчы кебек тә иде әле. Әйтик, берәрсенә үз кулларым белән аны элсәм, мәсәлән, фотога төшәр өчен, ул минем килеп алганны көтеп шылт та итмичә тора. Әгәр дә минем рөхсәттән башка гына чемоданнан алсалар, ысылдап, үзенең канәгатьсезлеген белдерә, – ди Рәзит.
Әлки егете мин Рәзит Минһаҗев 1992 елның 17 гыйнварында Әлки районы Югары Әлки авылында Фәридә һәм Рәис Минһаҗевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Балалар бакчасына йөргән вакытта үк җыр-моңга, биюгә хәвәслеге беленә аның.
– Кече яшьтән үк бии башлаганмын, хәтта беренче чыгышларымның видеолары да бар әле. Иң күп шигырьне ятларга да миңа бирәләр иде. Бераздан гаилә хәлләре аркасында без Чистай районының Нарат-Елга авылына күчендек. Әнинең сеңлесе анда мәдәният йортында эшли иде. Ул бәйрәм саен сәхнәгә чыгара башлады. Тугызынчы сыйныфтан соң Хәлил абый белән Исламия апа Мәхмүтовлар фатихасы белән Казанның театр училищесына укырга кердем. Алар белән Югары Әлки авылына кунакка кайткач таныштым. Алар минем сәләтемне күреп, кулдан тотып диярлек театр училищесына алып килде. Исламия апа киңәшләрен бирде. Үз дәү әнием кебек булды ул миңа. Аның ышыгында булдым дисәм дә була, шундый рәхәт кешеләр иде алар. Урыннары җәннәттә булсын, - ди Рәзит моңаеп.
Кайда гына чыгыш ясаса да, син кайсы яктан дип сорасалар, биюче егет, мишәр егете, Әлкидән мин дип горурланып җавап кайтара. Туган төбәгенә чыгыш ясарга да еш чакыралар икән. Әле күптән түгел Ләйсән Мәхмүтованың иҗат кичәсендә “елан дусты” белән чыгыш ясап барча тамашасыны таң калдырган.
Комментарийлар