16+

Энҗе Шәймурзина: «Баянга гына җырланган җырларны йотылып тыңлыйлар»

Энҗе Шәймурзинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Җырчыны беренче булып чирмешәнлеләр котлаган.

Энҗе Шәймурзина: «Баянга гына җырланган җырларны йотылып тыңлыйлар»

Энҗе Шәймурзинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Җырчыны беренче булып чирмешәнлеләр котлаган.

Җырчыны ихластан котлыйбыз! Энҗе чын-чынлап лаек бу исемгә. Сәхнәдә 23 ел иҗат иткән дәверендә халкыбызның онытыла барган күп кенә борынгы җырларын репертуарына кайтарды. Тавышы көр, моңлы, аны тыңлавы да рәхәт. Концертларында баянга кушылып, тере тавыш белән җырлавын да аеруча яратабыз.  
– Һәр концертымда бер блокны халык җырчыларына багышлыйм. Баянга гына җырланган җырларны йотылып тыңлыйлар. Күптән түгел “Чулпан” мәдәният сараенда куйган концертымда Әлфия апа Авзалова җырларын башкардым. Чәчәкләр менгезгән бер ханым микрофонны алды да: “Бүгенге тамашачыны халык җырларын тыңламауда гаеплиләр. Энҗе кебек җырлаучысы булганда нигә тыңламаска? Бик яратып тыңлыйбыз! Энҗе, тагын бер-ике җырны баянга гына кушылып җырла әле!” – диде. Җырладым. Концерт беткәч тә, тиз генә таралышмадылар, тагын сорап ике җыр җырлаттылар, – ди Энҗе.

Мактаулы исемгә ул ныклы адымнар белән халык мәхәббәтен яулап, саллы репертуар туплап килде. Афәрин, Энҗе! 
– Чыгыш ясарга барырга әзерләнә идем. Бер ягымда бизәндерүче, икенче ягымда чәч ясаучы мәш килә. Шалтыратып әйткәч, сүзсез калдым. Елап җибәрдем. Бик рәхәт мизгелләр икән. Аннары ирем Илшатка шалтыратып әйттем. Ул минем күп кенә җырларымның авторы, минем өчен үземнән дә ныграк сөенде. Кичен чәчәкләр күтәреп кайткан иде, кочагына алып күтәрде дә, балалар кебек зыр-зыр әйләндерде. Шатлыгымны уртаклашырга якыннарымның булуы үзе зур бәхет! – ди җырчы.

Әлбәттә, әнисе Альянур апа белән әтисе Газинур абыйга да шатлыгын җиткерә ул. Алар да көтелмәгән куанычтан күз яшьләре иркенә бирелә. Чирмешән районының Яшәүче авылында гомер итүче кайнанасы Фатыйма апа да ихластан сөенә. Чирмешән районының Яшәүче авылында гомер итүче кайнанасы Фатыйма апа да ихластан сөенә.
– Ике генә сүз әйтәләр дә, елап җибәрәләр. Әнинең күңеле тулып, телефонны әтигә бирә, әти котлап та җиткерми әнигә суза. Ә мин монда елыйм. Хезмәтеңнең югары бәяләнүе, хөрмәтләнүең – зур мәртәбә. Остазларыма, иҗатташ дусларыма, гаиләмә рәхмәтләрем чиксез, – ди ул.

Дәүләт бүләге уңаеннан гаиләдә бәйрәм мәҗлесе көйләнәчәкме дигән сорауга, җырчы менә ничек җавап бирде:
– Әлбәттә! Бер-ике көннән бертуган абыемны гаиләсе белән, ике яктан да әти-әниләрне, туганнарны чакырып, билгеләп үтәчәкбез. Мин Чирмешән килене бит. Әй яраттылар да соң алар үземне! Беренче булып нәкъ менә чирмешәнлеләр котлады бит. Шуннан якташларым күтәреп алды бу яңалыкны. Саба районы җитәкчелеге, авылдашларым, әлегәчә телефон шалтыравы өзелми.. Рәхмәт, ишеткән берсе котлый. Азнакай, Лениногорск якларына җыр сәфәрләре көтә, афишаларны эшләттек инде. Мәртәбәле исемгә лаек булу уңаеннан 28 гыйнвар көнне авылдашларыма бүләк итеп, туган авылым Түбән Утарда концерт куячакмын. Килергә җае булган һәр кешене концертымда көтеп калам. Үзем гел эзләнүдә, Хәмдүнә апаның халыкка танылмаган җырларын караштыра башладым. Онытылмасыннар, халык күңелендә яшәсеннәр. Салават абый белән дә киңәштек, ул да хуплады. Репертуарыма кергән һәр яңа җырымны эшләгәндә Салават абый белән киңәшәм мин. “Энҗе, син бозылмадың, сәхнәдә дә, тормышта та бик тәртипле булып калдың. Тавышың моңлы, халык күңелен яулардай энергетикасы көчле”, – ди ул миңа. Аның әтиләрчә кайгыртып әйткән сүзләре иҗатта канат куя миңа, – ди Энҗе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик шатлыклы мизгеллэр.инде килэчэкьж семьягызны тулыландырып бер бэби дэ алып кайтсан Илшатын узенне кутэреп кенэ йорергэ Энже

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин аны болай да күтәреп кенә йөртәм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Энҗе... Бүгенгедәй күз алдымда... "Бәхет дагасы" җырын башкарган кечкенә кызчык. Иҗатыңда югары үрләр яулавыңа мин бик шатмын. Иҗат чишмәң саекмасын, алга таба да югары үрләр яуларга язсын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Энже молодец матурым.котлыйбыз янадан Яна унышлар.халык мэхэбэтен яуларга язсын.сез ана лаеклы.жырлауны энже матурым бик яратабыз.

          Мөһим

          loading