Сабыйлар, никах мәҗлесендәге киленнәр, хәтта бакча үсемлек-агачлары, яшелчәләр дә күз тиюгә тиз бирешә.
Бик күп булмасалар да, шактый кеше интернет битләренә үзләренең балаларын, оныкларын; бәхетле гаилә тормышлары сурәтләнгән фотоларын киң күләм халык хөкеменә чыгара. Үзегезне күрсәтегез, ә балаларның ни гаебе бар?!
“Бәхет тынычлыкны ярата”. “Җаныңны азрак ачкан саен, дөньяның сезгә карата мөгамәләсе яхшыра”... Көнчыгыш халыклары әйтемнәрне бик яхшы бәяли белгән. Аеруча үзләренең шәхси тормышларына кагылышлы нәрсәләрне чит-ят күзләрдән яшерергә омтылганнар. Алар үзләре яки гаиләләре турында сөйләшмәскә тырышканнар. Бу хәлләр хәзер дә актуаль. Хәзерге заманныкылар да бик көнчел. Алар кеше бәхете өчен сөенә белми. Бу – зур кимчелек, ул авыруга тиң. Андый кешеләрнең күңел корты аларның бәгырьләрен эчтән кимерә. Болар үзләре дә бәхетсез һәм башкаларны да бәхетсез итәргә сәләтле.
Киресенчә, үз бәхетенә кешенекен дә кушып сөенә белүчеләр озын гомерле була һәм аларны бик күп чирләр әйләнеп уза.
Бәхетле язмыш бүләген кеше күзеннән яшергәндәге сыман, аның кайгы-хәсрәт килгән чакларын да бар дөньяга сөйләп йөрү кирәкмәс, чөнки бик күпләр өчен кеше хәленә керү, аның өчен кайгыру, аның борчуларын уртаклашу ят нәрсә.
Транспорт чараларында утырып бара торган урыннарны эләктереп калу өчен, кешеләр берсен-берсе этә-төртә алга омтыла. Берәр товарга бәя күтәреләсе беленгәндә, кемнәрдер, кирәк булмаса да, капчыклап ала һәм башкалар бер кило нәрсәдән дә мәхрүм кала. Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек әнә шул чакларда үзен нык сиздерә...
Көнләшү хисе һәр кешегә хас. Кеше – Ходайның җирдәге иң акыллы, башка бар тереклектән өстенрәк итеп яратылган баласы. Менә шуңа күрә эмоция – хислелек, безгә тормыш башыннан ук бирелгән сыйфат. Шулар арасындагы көнчелекнең бар агы да, бар карасы. Кемдә агы, ә кемдәдер карасы өстенлек итә. Болар арасында иң зур күпчелеге: таныш-белеш һәм туганнар. Бик күпләренең көнләшкәндә, караңгылык пәрдәсе йөзләренә төшә. Хәтта андыйлар үлгән кешедән дә көнли. Менә шундый кеше зират буйлап, каберләргә карап бара. Матур таш куелып, матур чәчәкләр утыртылган кабер өстенә карап: “Менә бит, кешеләр үлгәннән соң да байлыкта яшәп ята”, – дип ычкындыра.
Кайбер ханым вә туташлар бер-берсенә: “Ахирәт, дустым!” – дип эндәшә. Бик әйбәт, эндәшсеннәр. Әмма берәр егет, яисә акчалы һәм югарырак эш урыны, яки башка берәр нәрсә өчен талашып китсәләр, андый җирдән хәтта шайтан үзе җәяүләп качкан, диләр. Әнә шулай итеп, ике дус талаша. Берсе әйтә: “Минем кызым әйбәт кешегә кияүгә чыкты. Туй сәяхәтенә чит илләргә китте!” Икенчесе, хихылдап көлә: “Исем китте, уф, үтердең! Минем кызның алдагы ирләреннән күпме алимент алганын белсәң, син шартлар идең,” – дип тегенең авызын каплый...
Бүген таныш-белешләр узара очрашканда яисә интернет битләрендә кешеләр үзләренең уңышлары белән мактана, сөенечләре белән уртаклаша. Аларның эчке кичерешләре аңлашыла. Әйтик, кеше күп еллар буена материал туплаган, инә белән кое казыгандай, тырыша-тырмаша торгач, фән өлкәсендәге диссертациясен төгәлләп, аңа уңышлы рәвештә нокта куйган. Коллегалары бер-берсен уздырып котлый. Йөзләрендә елмаю, телләрендә мактау сүзе. Мин төгәл генә итеп әйтергә уңайсызланам. Ялгышырмын кебек. Әмма шушы котлаучыларның иң кимендә яртысы – көнче күбәләк! Әзер материалны күргәч, күпләр уйлап куя: “Моны без дә булдыра идек!” Ә менә шушы материалларны табу, эшкәртү, системага салу өчен кешенең, төн йокыларын калдырып, тырышканлыгы болар күзеннән читтә кала. Көч куеп теләгеңә ирешү – сөенеч! Уртаклашасы килә. Әз-мәз генә мактанасы килү дә хас адәм баласына.
Икенче яктан караганда, ак көнләшү белән көнләшүләр мәртәбә сымак. Бер кеше дә синнән көнләшмәсә, димәк, тормышыңны барларга вакыт. Кеше көнләшерлек эшең булмагач, бәлкем, син дөрес итеп яшәмисеңдер? Дөрес, бик мактанасың килсә, җай табарга була. Мактан, мактанырлык нәрсәңнең булмавы белән. Ак юл, мактанчык туган! Тик, хөсетләнмә генә. Менә шулай итеп, кешеләр арасында көнчелек, хөсетләнү һәм үзләренең карьера баскычының аскы өлешендә калулары, хезмәт хакы арасындагы аерма да килеп кушылгач, көнчел кеше өчен кара көннәр башлана. Ул ашаудан кала, ябыга төшә һәм саргая. Андыйларны: “Үзен-үзе ашый”, – дип кызганалар. Көлүчеләр дә була. Аеруча нечкә күңелле, “сакчы фәрештәләре” йомшак булучы кешеләр өчен дә шактый күңелсезлекләр килеп чыга. Ә кайсыбер көнчеләр тарафыннан ялган хәбәр – яла ягу, ачыктан-ачык һөҗүм итү күренешләре күзәтелә. Авыруга сабышучылар да очрый. Хәтта икейөзле кешеләрнең ялагайлануы да агу. Яхшы күңелле кешедә эчкән гади су да ялагайның затлы шәрабыннан татлы.
Кайсыдыр бер хикәямдә, түрә авырып киткәч, аның кул астындагы хезмәткәрләрнең хастаханәгә хәл белергә килүләрен тасвирлаган идем. Эчтән генә: “Дөмексә ярар иде”, – дип уйлап йөрүче, иң беренче булып, өч әфлисун, ике алма, бер шешә су алып килә. “Тереләсез, кыяфәтегез ару. Ял итү килешкән, яшәреп киткәнсез...” – кебек сүзләр әйтелә. Ә бит бу мәхлук уйлый: “Эт күңеле бер сөяк. Йә үлми калыр, соңынтын зыяны тияргә может”.
Менә, укучым, хәлләр шушылай тора. Әгәр сезнең шатлыкны үзенеке сымак итеп кабул итүче дустыгыз булса, сез бәхетле. Шушы юллар язылгач, уйлап куйдым:
“Ә үзеңнең ничә дустың бар?” – дип. Исемнәрен әйтеп, бармакларны бөгәм: “Берәү, икәү... сигез, тугыз”, – шуннан артык дуслар табылмады. Аларның да өч-дүртен, укучыларымнан уңайсызланып, уйлап чыгарып яздым. Беренчедән, мин пенсионер һәм икенчедән, юк миндә артык акча, көч вә куәт. Иң дөресе, юк минем кешеләргә булышырлык мөмкинлегем. Менә шулай итеп, янда дуслар мыжгып торган, мунча кереп, шашлык ашаучылар югала берәм-берәм. Чынлап торып уйлаганда, бик әйбәт ич. Аларның куалап җибәргәннәрен көтмичә, үз ирекләре белән китеп барулары барыбер яхшы. Әмма кешенең авырлыклар килгәндә бер генә булса да эч серен сөйләрлек дусты булырга тиеш. Күңелеңне бушату өчен. Булган кайгыңны тышка чыгару сәламәтлек өчен зарур. Клапаны булмаса, пар казаны да шартлар иде. Әкияттәге чәчтараш егет үзенең серен камышларга сөйли. Менә шушы егет сыман бушану нерв авыруларыннан һәм хәтта яман шештән саклый.
Хәсрәтеңне теләсә кемгә сөйләп йөрү дә һич ярамый. Яшерен дошманнарың сөенәчәк. Әгәр мөмкинчелек килеп чыкса, синең борчуларыңны тагы да арттыру өчен тырышачаклар. Сине кимсетү, түбәнсетү боларның яшәү рәвешенә әйләнә. Үчле кешеләр ачуларын тирән яшерә һәм синең яраңа тоз сибү вакытын зур түземлелек белән көтә. Бәлкем, шуңа күрәдер, үлгән чакта әти: “Серемне кешегә бирмәдем, суд юлларында йөрмәдем...” – дип горурланып үлгәндер. Ул вакытларда мин әтине аңламаганмын. Хәзер инде беләм. Гражданнар сугышы, Сталин заманнарындагы ил халкына каршы оештырылган ау, Бөек Ватан сугышы, авыл әләкчеләре... безнең әтиләрне авызларын сакланып кына ачарга, сүзләрен үлчәп әйтергә өйрәткән. Үзләреннән битәр, гаиләгә зыян килер дип яшәгән буынның акыллы, тапкыр кешеләре. Шуңа күрә алар аз сөйләшкән. Анда да иң ышанычлы, якын кешеләре белән генә аралашканнар. Нәтиҗәдә, безнең нәсел сакланып калган, тамырларыбыз исән.
Шулай итеп, бу хикәям дә азагына якынлашты. Кемнәрдер минем язган сүзләремә ышанырга да теләмәс. Әмма тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кеше күзе, көнчелек кешене авыруга сабыштыра, хәтта бу дөньялыктан алып китәргә дә мөмкин. Соңынтын, чирдән дәва эзләп йөрүгә караганда, аны булдырмыйча калу күпкә җиңелрәк. Кемдер минем язганнарны ырым-шырым диеп уйлар. Яшьрәк чакта үзем дә шулай уйлый идем. Табиб апам минем белән бәхәскә керде. Икәү урамнан барабыз. Апа алдагы кызның аягына карап: “Бигрәк матур”, – диде. Кыз сөрлегеп куйды. “Түфлие дә матур”, – дигәч, кыз егыла язды. Бу апам безгә килгәч, аеруча хатыныма алган яңа киемнәрне күрсәтмәскә тырыштык. Күрсә, йөзе караңгылана, гаиләбезгә нинди дә булса зыян килә. Тора-бара, ул чыгып киткәч, шәм яндырып, бүлмәнең периметры буйлап йөреп, ялкын корымланмыйча, якты яна башлаганчыга кадәр йөри идем. Бик үтемле чара! Сезнең ышану-ышанмау минем өчен түгел. Күз тиюләрне мин уйлап чыгармадым. Руслар аны сглаз, яһүдиләр – айн ха-ра, Япон мифологиясендә – икире... дип йөртәләр. Татарлар акый, балык күз (инглизчә – фишай) дип атый.
Бала туган чак, сабыйлык вакытлары; никах мәҗлесендәге киленнәр, хәтта бакча үсемлек-агачлары, яшелчәләр... күз тиюгә тиз бирешә. Халык сөтле сыерга миләш агачыннан эшләнгән амулет тага. Балаларның маңгаена корым, кызыл буяу сөртәләр, булавкалар эшкә җигелә. Кәләшнең йөзе фата астына яшерелә. Бакча агачлары, теплицаларга кызыл тасмалар бәйләнә..
Менә бу язмам да тәмам. Кемдер сорар: “Габдулла, ник яздың, кемгә кирәк бу язмаң?” – дип. Язмас идем дә бит, укучыларым, сезне саклау-яклау, күңелсезлекләрдән аралап калу – минем өчен изге бурыч! Мин каравылда торган солдат сыман. Хәтта күрше хатыннарына булышкан чакларым бар. Бер тапкыр ишектә звонок. Ачтым, анда чибәр ханым, төсе качкан. Моның янында чит ир, үзенеке дә кайткан. Казан татарлары әйткәнчә: “Упшый коридор”. Ырым-шырымга ышана торган җанаш булып чыккан. “Унөченче этаж”, – дип аска сикермәгән. Тегенең ире үзләренә кереп киткәнче, бездә утырып торды. Куркудан зәңгәрләнгән “Мәҗнүнгә” киңәш бирдем: “Моннан болай яр сайласаң, беренче этаждан сайла. Инде башкача җай чыкмаса, икенче-өченче этажлардан узма!”
Р.S. Үземнең дә мактанасы килгән чакларым була. Оныкларымның язган картиналарын яисә берәр концертта чыгыш ясауларын күрсәтәсем килә. Аннан соң акылым уяна да күзен шардай ачып: “Балаларны куркыныч астына куярга, аларның ни гаепләре бар?” – ди. Шунда ук ул уемнан кире кайтам...
Габдулла Исмәгыйлев
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар