16+

Алты машина катнашындагы авариядә зыян күргән яшүсмер һәлак булган

Казанда алты машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән яшүсмер хастаханәдә вафат булган.

Казанда алты машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән яшүсмер хастаханәдә вафат булган.

Казанда массакүләм юл-транспорт һәлакәте аркасында авыр тән җәрәхәтләре алган 15 яшьлек яшүсмер җан биргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итә.

Авария вакытында үсмер «Лада Гранта» автомобиле салонында булган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң аны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр, әмма яшүсмерне коткарып кала алмаганнар — ул 3 июньгә каршы төндә үлгән.

Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне кичке алтыда Казанның Оренбург трактында, «СНТ Ромашка» тукталышыннан ерак түгел, алты автомобиль катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган иде.

МАЗ йөк машинасы йөртүчесе хәрәкәт ташкынын исәпкә алмаган һәм тизлекне дә арттырган, шуның аркасында транспорт чарасы белән идарә итүне югалткан. Йөк машинасы «Лада Гранта» автомобиленә килеп бәрелгән, шуннан соң инерция буенча тагын дүрт машинага да зыян китергән. Бәрелеш көчле булганга «Лада» әйләнеп капланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading