16+

Фәнзилә Вахитова: “Сайлауларны бер дә калдырган юк”

Алабуга шәһәрендә яшәүче Фәнзилә Вахитова-Галимова “Гаилә белән тавыш бирәбез” фотоконкурсында айфон откан уналтынчы җиңүче.

Фәнзилә Вахитова: “Сайлауларны бер дә калдырган юк”

Алабуга шәһәрендә яшәүче Фәнзилә Вахитова-Галимова “Гаилә белән тавыш бирәбез” фотоконкурсында айфон откан уналтынчы җиңүче.

Бер дә калдырмыйча сайлауларга йөргән ханым үзләренә мондый бәхет елмаюына ышанып бетә алмавын әйтте.

- «Татнефть»тә хисапчы булып эшлим. Сайлауларның беренче көнендә үк тавыш биреп кайттым. 3 һәм 13 яшьлек оныгым белән матур итеп фотога төштек. Аннары оныгым хештеглар куеп, “ВКонтакте”га урнаштырды. Кулы җиңел булган, димәк. Моңа кадәр беркайчан берни откан юк иде, - ди Фәнзилә ханым.

Айфон кемгә буласын уйламаганнар әле. Фәнилә Вахитованың ире, 3 кызы, 3 кияве, 5 оныгы бар. “Аларның берәрсенә булырмы, үземәме, белмим әлегә”, - дип җавап бирде ул.

 Айфон отуын белгәч, балаларына шалтратып шунда ук сөенечен уртаклашкан. Аннары эштәге коллегаларына хәбәр иткән.

- Кичә генә эштәгеләр белән кемнәр айфон, кемнәр машина отуы турында сөйләшеп утырган идек. Беркайчан берни отмавымны да әйткән идем. Менә бит, безгә дә насыйпп булган, - диде ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading