16+

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә Эльмира Мифтахова iPhone 17 отты

19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе уза.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә Эльмира Мифтахова iPhone 17 отты

19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе уза.

Анда республикадагы барлык гаиләләр дә катнаша ала. Бәйге кысаларында Sollers ST8 автомобиле һәм iPhone 17 смартфоны уйнатыла.

Казанлы Эльмира Мифтахова быелгы бәйгедә iPhone 17 откан. Ул сайлауда ел саен катнашып килгән, әмма моңа кадәр бүләк оту насыйп булмаган.

«Беренче тапкыр нәрсәдер оттык. Моңарчы ел да катнашып килә идек. Отышыбыз турында кызым хәбәр итте. Без бик шатбыз», — дип сөйләде ул «Шәһри Казан» журналистына.

Бәйгедә катнашу өчен 19 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр гаилә белән сайлауда төшкән фотографияне социаль челтәрләргә 

#Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Шулай итеп, сайлауда катнашучылар арасында тавыш бирүдән тыш, кыйммәтле бүләкләр дә уйнатыла. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading