#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсында 15нче модель iPhone ның икенчесен Әлмәт шәһәреннән Эльмира Комарова отты.
“Шәһри Казан” бәхетле смартфон иясе белән элемтәгә керде һәм хатын-кызны бу хәбәр белән беренче шатландыручы да булды.
- Әле бу хәбәрне мин сездән беренче ишетәм. Чынлап та минме җиңүче? - дип шаккатты ул.
Үзе ире белән беренче елын сайлау комиссиясе әгъзасы булып эшли икән. Шул рәвешле үзебезне яңа юнәлештә сыныйсыбыз килде, диләр. Гражданлык бурычларын да бүген Эльмира ире Вадим белән беренчеләрдән булып үтәүчеләр арасында. Социаль челтәргә фотоларын 7.15тә урнаштырганнар.
- Нидер отарбыз дип уйламадым да. Беркайчан да бернинди конкурста катнашып бүләк отканым юк иде. Әлегә мин бу хәбәрдән шок хәлендә. Ни булганын аңлап та бетермим, -дип хисләре белән уртаклашты Эльмира Комарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар