17 мартта Байлар Сабасында яшь пар законлы никахлашудан соң сайлау участогында тавыш биргән.
Скопировать ссылку
17 мартта Байлар Сабасында яшь пар законлы никахлашудан соң сайлау участогында тавыш биргән.
Лесхоз егете Илназ Зиннәтуллин белән Байлар Сабасы кызы Ләйсирә Галәвинаның никахлары теркәү Россия Федерациясе Президентын сайлау көненә туры килгән. Бу хакта "Саба таңнары" яза.
“Законлы никахлашу тантанасын Россия Федерациясе Президентын сайлау көнгә билгеләү мөмкинлеген белдек тә, икебез дә киңәшләшеп, дәүләт хезмәтләренең федераль порталы аша ЗАГС бүлегенә гаризабызны юлладык. Яңа тормышка аяк баскан көнебезне бик истәлекле, якты итәсебез килде. Район ЗАГС бүлегендә безнең бу теләгебезне бик хуплап каршы алдылар. Бу көнне сайлавыбыз икебез дә сюрпризлар яратканлык белән дә бәйледер”, – ди яшьләр.
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова яшь парга гаиләнең беренче документын– язылышу турында таныклык тапшырган. Яңа гаиләне муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләгән. Икесе дә үрнәк гаиләдә тәрбияләнгән яшь пар ике ел элек инстаграм аша танышып, дуслыклары мәхәббәткә китергән.
Комментарийлар