28 яшь гаиләсе белән горурланучы Пешәңгәр авылында булдык.
Милләтнең үткәне белән бүгенгесе арасында ныклы күпер суга алсаң, бу аның киләчәге, ягъни дәвам итәсе гомере. Мәктәп, мәдәният һәм гаилә тәрбиясе – киләчәктәге яшәешнең милли кыйбласын билгели дә инде. Арча районының Пешәңгәр авылы. Милләт анасы булырдай яшь гаиләләр шактый монда. 106 йортлы авылда җәмгысе 28ләп. Авыл җирендә җир җимертеп яшиләр, иң мөһиме ишәяләр! Татар телен сөйгән, милли җанлы балалар үстерәләр. Куанмаслыкмы?!
Илүзә белән Айрат Шәвәлиевлар – әнә шуларның берсе. Туган нигездә өч буын вәкилен бер түбә астына җыйган бәхетләре тансык. Әби-бабай тәрбиясе кирәк заман. Оныкларның күңеленә ана теленә мәхәббәт орлыгы салу бурычы да күпчелек өлкәннәр җаваплылыгында кебек. Әмма Илүзә белән Айратның таләбе дә катгый, телевизордан ишетелгән, урамнан ияреп кергән рус сүзләренең үз урыны, уллары Рамзан белән Фазыл өйдә татар телендә генә сөйләшәләр.
Айрат – шәхси эшмәкәр. Илүзә авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Инжер белгечлеге алып, иминиятләштерү өлкәсендә тәҗрибә туплаган Илүзәне язмышы мәдәният йортына алып килүе дә юкка түгел. Ул бирегә кирәк. Милләт мирасын барлау, аны киләчәк буынга җиткерү өчен куйган тырышлыгы юкка түгел – ни кадәр йолалар яңартылган, рухи мирас баетылган.
– Айрат белән бер авыл кешеләре булсак та, безне бер-беребезгә үзешчән сәнгать якынайтты. Спектакльләрдә гел ир белән хатынны уйный идек. Минем Казанда эшләгән чак, спектакль уйнарга яисә концерт куярга дип эштән соң гел авылга чаба идем. 7-8 ай гына очрашып йөрдек тә, тәвәкәлләдек. Ике баладан соң, шушы эшкә җигелдем. Яратып катнашасың, әйдә җиң сызганып эшләп кара әле, дигәч, карышмадым. Соңгы биш ел эчендә халык та сүлпәнләнә төште, клубка чыгулары да сирәгәйде, аю биетсәң дә карарга чыкмыйлар, балалар бөтенләй телефонга кереп батты, – ди Илүзә.
Димәк, халыкны бер почмакта оешып утырудан коткарырга кирәк! Бушка куелган концертлар белән дә алдап булмаган чорда, Илүзә кыю адым ясый.
– Концертларны түләүле итәргә кирәк. Түләүсез килгән малның да кадере юк. Ә менә акчага әзерләнгән концерт искитәрлек булырга тиеш, дигән сүземне күтәреп кенә алдылар. 200 сумын кызганмый, килә авыл кешесе, карый, рәхмәтен әйтеп кайтып китә. Быел Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” спектаклен чыгардык. Авылда – 2, тирә-якта 9 тапкыр уйнадык, ышанасызмы?! Кая барсак та аншлаг. Бер караган кешеләрнең кабат карарга килүләре дә канат өстәде. “Бу кадәр йөрәккә үтәрлек спектакль буласын белсәм, килми идем...” – дип хисләрен йөгәнли алмыйча, залдан чыгып китүчеләр дә булды. Балалары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләргә чакыру кәгазьләре җибәрдек. Артистларга киемнәрне ирем белән йорт саен йөреп, хәтта чормаларга менеп эзләдек. Табыштырган кадәрлесе – шушы спектакль киемнәре булып саклана, – ди Илүзә.
Ут борчасына тиң холкы гел эзләнүдә аның. Югарыдан фольклор бәйрәмнәре оештыру нигезләмәсе килеп төшү яңа эшкә этәрә – узган җәйдә һәр урамны капка төбендә кич утырырга чакыра. Бу гадәт тә бит онытылып килә.
– 35 йортлы Чапаев урамында 38 кеше капка төбендә кич утырырга җыелды. Борынгы уеннарны уйнадык, самавар чәе генә кайнаттык. Башка урамнар да ымсынды. Икенче урамда – 80, өченчесенә исә 100 дән артык кеше килде. Узган гыйнвар аенда кар көне үткәрдек. Күңел ачарга сәбәп тә, әллә ниләр дә кирәк түгел. Елның кайсы гына фасылында очрашсак та халкыбызның борынгы уеннарын уйныйбыз, халык җырларын җырлыйбыз, – ди ул.
Кайбер чаралар инде традициягә әйләнгән. Күрше Мирҗәм авылыннан соң Мари республикасы башлана. Сәрдәял авылы халкы белән дус яшәүләре, “Ызандашлар” фестиваленә җыйган.
– Бер елны без, икенче елны алар килә. Ике милләт халкы берләшеп концерт әзерлибез. Без марича, алар татарча җырлап бирә. Быел Сәрдәбаш керәшеннәре дә безгә кушылды, алар да күрше авыл. Өч халыкны бер йодрыкка җыйган бәйрәмгә әйләнеп бара әле ул. Киләсе җәйдә чәчәкләр үстерүче гаиләләрне зурларга исәп. Гаилә елы уңаеннан зур бәйрәм оештырырга ниятлибез. Ел башыннан һәр үрнәк гаилә турында видео әзерлибез, аларны социаль челтәрләрдә карап була. Ахырдан тавыш бирү юлы белән иң-иңнәрен сайларбыз, дибез. Ел да өлкәннәр көнендә авыл хуҗалык ярминкәсе оештыруыбызны да әйтеп китим инде. Кем тавык салган йомыркасын, бакчасы бушап калгач үстергән яшел кыяк суганын, укробын алып чыгып сата. Без сөт ризыклары белән сәүдә итәбез, быел хәтта читтән дә сәүдәгәрләр килгәннәр иде. Үзең утын өстәмәсәң уты дөрләми ул яшәүнең! – ди Илүзә.
Ул хаклы. Шәвәлиевләр гаиләсе кебек фанатлар булганда яши әле авыллар! Телебез, милләтебез сагында да алар сынатмас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар