16+

Гөлшат курчаклары татарча җырлый

Гөлшатның курчаклары белән күргәзмәләрдә катнашканын күптәннән күзәтәм.

Гөлшат курчаклары татарча җырлый

Гөлшатның курчаклары белән күргәзмәләрдә катнашканын күптәннән күзәтәм.

Арчада да, Казанда да, гомумән, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә татарча җырлаучы курчакларны бик яратып кабул итәләр. Татарча әсбаплар, методик кулланмалар юк дип тормаган, шул бушлыкны Гөлшат Зәйнетдинова үзе тутырырга булган.

Гөлшатның күптәннән студент елларыннан яхшы хәтерлим, соңрак мәктәптә эшли башлавын да белеп тордым. Безнең юллар шулай вакыт-вакыт кисешеп алды. Гөлшат үзе Арча районы кызы. Сикертән авылындагы Г.Камал исемендәге мәктәптә укыган, тумышы белән Гөберчәктән. Арча педагогия көллиятенең чит телләр бүлеген, КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлады. Бала ялына чыккач, берара калфаклар белән мәш килде. Аннан курчаклар ясарга кереште. Без аның заманча мастер-классларында да катнаштык әле. 

Гөлшатның татарча сөйли, җырлый торган курчакларын бик яратып кабул итәләр. Балалар бакчалары да ала, аерым кешеләр туган көннәргә бүләккә дә ясата икән. Ә менә курчак өчен кайчак “кешедән йөз урларга” туры килә икән Гөлшатка. 
– Бер кешенең йөзен күрәм дә, күңелдә кала. Шуннан берничә көн уйлап йөрим: моннан ничек курчак йөзе ясарга икән дим. Башта кәгазьдә ясыйм, соңрак шуны тукымага күчерәм.  Кайчак хыялланып йөреп айлар да үтәргә мөмкин, – дип сөйли ул. – Артистлар арасында заказ бирүчеләр дә бар. Җырчы Лилия Хәйруллинага бик җайлы эшләдем. Өч атна үтсә дә, бик җайлы эшләнде. Һәрбер детальне уйлап бетерергә кирәк. Итәк өч катлы икән, өч катлы ясыйсың, итәкне астындагы сеткасын кадәр игътибар сорый. Ә менә Илсөярнеке кеше төсле генә булмады. Курчакны бүләк итәргә сәхнәгә алып чыкканнар да, җырлата алмаганнар. Эченә басканнар да басканнар, кулында җырлый дигән билге тора бит. Видеоларны җибәрдем, инструкциясе дә бар иде. Сәхнәдә каушап киткәннәрдерме? Курчакның җырламаганын сәхнәдән 1100 кешелек зал алдында әйттеләр. Антиреклама кебек булды ул. Соңрак курчакның батарейкасы беттеме соң, дип яздылар. Алай гына бетә алмый, кимендә 1 мең тапкыр җырлый торган курчаклар ул. 
Әнә шулай Гөлшат курчаклары халык арасында тарала башлый. Еш кына әти-әниләр балаларына туган көннәрендә махсус ясата икән.  Иң күбе балалар бакчасы өчен ясалган. Курчаклар җырына йокларга ятарга да, шәп итеп биеп китәргә дә була. 

– Иҗади кешесенең эчендә иҗат яши. Ул нәрсәдер булып туарга тиеш. Ниндидер мәкаләләр язумы, шигырьме? Миндә хәзер кул эше белән юану  процессы бара. Көндәлек мәшәкатьләр онытылып тора. Курчак тегә башлагач, күңел тынычлана. Курчак ясау – матурлык тудыру дип тә әйтер идем. Шушы дөньяны әз генә булса да,  матур төсмерләр белән бизәү ул. Акыл хезмәте белән кул хезмәтен чиратлаштырып барырга тырышам. Тәрҗемәләр эшлим, баш арый. Кул эше эшләп аргач, тагын бер төрле ял итеп киткән кебек буласың. Үзара чиратлаштырып бару рәхәт кебек. Аннан татар балаларына кирәк буласы килү теләге дә бар иде. Балаларга файдалы булсын дип ясадым. Милләтнең киләчәге балалар. Туган телне өйрәтүдә үз өлешемне кертәсем килде. Шуңа мин аларны тавышлы иттем, – дип татарча сөйли, җырлый торган курчакларын күрсәтә ул.

Әнә шундый 150 курчак ясарга да өлгергән. Алга таба курчакларны заказга гына тегәчәк икән. Шулай да бу көннәрдә Сабада мастер-класслар үткәрергә өлгерде ул. 

– Курчакларны ясарга була. Мастер-класс буенча Сабада күбрәк эшлим, миңа алар белән эшләү уңайлы. Аннары минем киләчәктә иҗатны, кул эшләрен ниндидер кәсепкә әйләндерү максатым юк. Аны мин күңел өчен эшлим. Хәзер иҗатның яңа төре белән кызыксына башладым. Ул турыда зурлап әйтергә бәлки иртәрәктер дә әле. Киез белән эшләү буенча кызыксынам. Бу – минем күптәнге хыял. Әтинең әтисе – дәү әтием гомер буе итекче булган. Еракларга китеп, итекләр сатып йөргәннәр. Дәү әтинең 6 баласы арасында аның эшен  белүче юк. Шул оныклар булса да, дәвам итсен дигән теләк зур. Мин дә шуңа күрә киез эшләнмәләр ясау, сарык йоныннан ни дә булса эшләү теләге бар. Хәзер бит йоннан аяк киемнәре, сумкалар, бияләйләр саталар бит, – дип уртаклаша Гөлшат үзенең уй-хыяллары белән. Нинди генә эшкә тотынса да, аның бөтен эше уң буласына шигем юк. Гөлшат тотынса, булдырмый калмас. Уңышлар сиңа, Гөлшат!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading