16+

Һәр унынчы кешедә шикәр чире

Республикада шикәр чире диагнозы куелган 133 меңнән артык кеше яши.

Һәр унынчы кешедә шикәр чире

Республикада шикәр чире диагнозы куелган 133 меңнән артык кеше яши.

Аларның 8 670ендә – 1 типтагы шикәр чире (уртача яшьләре – 39,57), 124 421 ендә – 2 типтагысы (урта яшьләре – 67,39). Бөтен дөнья буенча алып караганда, әлеге чир һәр кешенең унынчысында.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринолог-белгече Гөлнара Ваһапова шундый саннар китерде. Белгеч билгеләп үткәнчә, быелның 1 гыйнварыннан Россиядә шикәр чиренә каршы көрәшү өчен федераль программа эшли башлаган. Әлеге программага илнең 36 төбәге, шул исәптән Татарстан да кергән. Аның ярдәмендә диабеттан интегүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтү тагын да яхшырыр, дип көтелә.

–    Хәзерге вакытта республиканың бөтен эндокринология хезмәтен үзгәртеп кору эшләре бара. Шикәр авыруы булган пациентлар мәктәбе ачу өчен берничә район сайланып алынды. Шулай ук районара һәм республикаара эндокринология үзәкләре барлыкка киләчәк. Диабет  ретинопатиясе авыруын (күзнең челтәр катлавына зыян килү) булдырмау максатыннан томографлар, лазер операциясе ясау өчен җиһазлар сатып алыначак, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.    

Шикәр чире диагнозы куелган пациентларның саны тиз арта бару да борчый белгечләрне. Гөлнара Ваһапова әйтүенчә, 2011 елда ук аларның саны егерме елдан соң 552 миллионга җитәчәк дип фаразланган булган. Әмма бу сан инде хәзер үк, ун ел узуга ук теркәлгән. 2030 елга исә шикәр чире диагнозлы 600 миллион кеше булыр дип көтелә. 2045 елга 700 миллионнан артык булырга мөмкин ди. Бүгенге көндә исә планетада һәр унынчы кешедә шикәр чире ачыкланган. 

–    Моннан тыш диабет алды стадиясендәге кешеләр дә бар, ягъни аларның углеводлар алмашы бозылган һәм шикәр күләме нормадан арткан була. Шул ук вакытта әлеге шикәр күләменә карап кына диабет диагнозын куеп булмый. Мондый кешеләрнең саны да арта. Россиядә 6 миллион шикәр чирле кеше булса, диабет алды стадиясендәгеләр – 22 миллион. Вакытында дәваланмасалар, алар да беренчеләр исемлегенә керәчәк. Моны булдырмау өчен исә диспансеризация үтү мөһим. Республикада һәр кешенең бушка диспансеризация узу мөмкинлеге бар. Узган ел “Шикәр чире атналыгы” кысаларында “Шикәр диабеты диагностикасы – канда глюкоза күләме скринингы» акциясе үткәрелде. Глюкометр ярдәмендә Казан һәм Чаллы шәһәрләренең эре сәүдә үзәкләренә килүчеләрнең кандагы глюкоза күләмен билгеләп, шуларның 5 процентына шикәр чире диагнозы куелды, 20 процентының диабет алды стадиясендә булуы ачыкланды. Шунысын да әйтергә кирәк: диабет алды стадиясе 2 нче тип шикәр чиренә күчә дигән сүз түгел. Әгәр дә кеше дөрес тукланса һәм гәүдә авырлыгын киметә алса, – дип ассызыклап үтте белгеч.   


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading