16+

Һәркемнең күңелендә Лилия апа зәвыклы, тыйнак, чын белгеч буларак истә калды

Якын һәм кадерле кешеләрне озату һәрвакыт җиңел түгел.

Һәркемнең күңелендә Лилия апа зәвыклы, тыйнак, чын белгеч буларак истә калды

Якын һәм кадерле кешеләрне озату һәрвакыт җиңел түгел.

Лилия апа Гатауллина "Казан утлары" журналының алыштыргысыз хезмәткәре генә түгел, ә бик күп әдәбият һәм журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең бик якын дусты иде. 

Журналда, редакциядә чыккан бик күп әсәрләр һәм китаплар Лилия апаның күз нурлары аша дөньяга туды. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, ул һәрбер чыккан басманы чын күңелдән сөенеп каршы алган. Хушлашу мәрасимендә мәрхүмә турында җылы хисләре белән һәркем уртаклашырга ашыкты.

"Казан утлары"  журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Лилия Илгизәр кызы Гатауллинаның 1989 елдан башлап, журналда хезмәт итүен билгеләп үтте. Лилия апаның алыштырмас белгеч, һәркем өчен күңеле ачык булуын озату чарасында катнашучылар кире какмас. Татмедианың генераль директоры Шамил Садыйков билгеләвенчә, Лилия апаның хезмәте бәяләп бетергесез.

Әдәби әсәрләрнең укучы кулына килеп керерлек итеп укып бирүче кеше иде бит ул Лилия апа! Күпме язучылар, редакциядә эшләп киткән каләм әһелләре белән бәйләп торучы күпер иде бит ул! Хезмәттәшләре Рафис Корбан, Илфак Ибраһимов бу зур югалтуны бик авыр кабул ителерлек көтелмәгән хәбәр булуын әйтеп үттеләр. Курсташлары, университетта укыган дуслары исеменнән Нурсөя Шәйдуллина, Ркаил Зәйдулла сүз алды. Һәркемнең күңелендә Лилия апа Гатауллина зәвыклы, тыйнак, чын белгеч буларак истә калды. Урының җәннәт түрләрендә булсын.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading